Дини җитәкчеләр милләтебезгә хезмәт итәргә тиеш

Татарстан Республикасы Диния нәзаратенә, Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Татарстан мөселманнарының Корылтаена

МӨРӘҖӘГАТЬ

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, милләттәшләр!

Әгәр исегездә булса, Татарстан Диния нәзарәтен моннан 20 ел элек без – бер төркем дин әһелләре һәм татар милләтчеләре төзегән идек, бу вакыйга 1992 елның 21 августында Чаллы шәһәрендә булды. Моннан …

Татарстанда яңа мөфти сайланды

17 апрель «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш корылтаенда 28 яшьлек Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтие булып сайланды.

Корылтайга 263 делегат катнашырга тиеш булса да, анда 257 делегат килде дип әйтелде. Шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика түрәләре, кайбер район башлыклары да корылтай эшендә катнашты. Ачык …

«Сез кайларда, татар угланнары?»

ТАТАР МОРЗАЛАРЫНА АЧЫК ХАТ

Борын-борыннан татар дәүләтендә зур сәяси көчкә ия булган катлам — татар морзалары. Билгеле булуынча, 1552 нче елда Казан дәүләте явыз Иван баскынчылары тарафыннан җимерелгәч, Сезгә дә шул ук афәтне кичерергә туры килде. Сезнең Мәскәү кенәзенә баш игәннәрегез чукындырлды, исем-атын алмаштырды, газиз теленнән яздырылды. Ә баш имәгән, …

Ибн Фадлан янә Идел буенда

Ибн Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе татар телендәге фәнни хезмәткә тиңләнде

Бәйрәмегез котлы булсын!

Кадерле хатын-кызларыбыз, безнең белән җан бүлешкән газиз әниләребез, сеңелләребез-апаларыбыз, яраткан хатыннарыбыз, яшерен сөйгән гүзәл затларыбыз! Барыгызны да Яз бәйрәме, яңарыш бәйрәме белән котлыйм!

Кайсы гына ирдән сорама: бай буласың киләме, бәхетлеме? – бәхетле, дип җавап бирәчәк. Кайсы гына хатын-кыздан сорама: чибәр, данлыклы буласың киләме, бәхетлеме? – бәхетле, диячәк. Ә бит …

Татарстан гимнының сүзләре дә булды

21 февральдә Татарстан парламенты депутатлары республиканың сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә язылган.

Татар телендәгесе 33, урыс телендәгесе 39 сүздән тора. Гимн сүзләренең һәр ике телдәгесе дә 8-әр юлга сыйдырылган. Гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. Гимнның ике телдәгесендә дә соңгы ике юл ике тапкыр …

Матвиенко Казанга унитаризм җиле алып килде

Русия Федерациясе советы рәисе Валентина Матвиенко 13 февральдә Казанда Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары белән очрашты. Очрашу барышында ул Русия җитәкчелегенең берничә мөһим тезисын яңгыратты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң Валентина Матвиенко Дәүләт шурасы депутатларының сорауларына җавап бирде. Аралашу барышында депутат Валентин Кострин Матвиенконың төбәкләрне эреләндерү сәясәтенә ничек каравы …

Фәрит ага Габдрәхимгә 80 яшь!

Шушы елның гыйнварында олуг шәхес, күренекле шагыйрь, намус эталоны, көрәштәшебез Фәрит ага Габдрәхимгә 80 яшь тулды.

Фәрит Ибраһим улы Габдрәхим 1933 елда Бүздәк районы Арслан тавылында туган. Октябрьский шәһәрендәге нефть техникумын, Башкортстан дәүләт университеты филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Озак еллар ул “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият-сәнгать бүлеге …

Фикер алышу урынына – бәйрәм

1.“Заманалар авыр, еллар ябык”

2012 елның азагында, 8-9 декабрьләрдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) чираттагы, бишенче җыены үтте. Татар җәмәгатьчелеге әлеге җыенны татар милләтенең бик мөһим һәм һәлиткеч чарасы сыйфатында көтеп алды. Ни дисәң дә, соңгы елларда Русиянең эчендә ассимиляция процесслары кискен көчәйде, 90нчы еллар башында ирек җилләре исә башлаганда …

Татарның бер генә терәге бар – икенче татар

4 декабрьдә “Татар заманы” гәзите сайтында “Татар заманы”ның яңа блогеры Римзил Вәлиевтән инкыйлап сабаклары” дигән аналитик язма пәйда булды.

Бик мәгънәле язма, программ фикерләр. Образлы итеп әйткәндә, болар барысы да елый-елый чаң кагуны хәтерләтә. Әмма, чаң кагучыны ишетүче бар микән? Ни дисәң дә, ТНВдагы телетапшыруларда төрле төбәктәге татарлар бәхетле, имин, …