Фикер алышу урынына – бәйрәм

1.“Заманалар авыр, еллар ябык”

2012 елның азагында, 8-9 декабрьләрдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) чираттагы, бишенче җыены үтте. Татар җәмәгатьчелеге әлеге җыенны татар милләтенең бик мөһим һәм һәлиткеч чарасы сыйфатында көтеп алды. Ни дисәң дә, соңгы елларда Русиянең эчендә ассимиляция процесслары кискен көчәйде, 90нчы еллар башында ирек җилләре исә башлаганда төрле шәһәрләрдә ачылган татар мәктәпләре ябылалар, татар авылларындагы мәктәпләре тамырына “укыту процессын оптимальләштерү” дигән федераль канун балтасы чаба. Тагын да һәвефлерәге – Мәскәү Кремленең милли республикаларны теге яисә бу юл белән юк итәргә ниятләве. Әгәр элегрәк бу турыда бер “либерал-демократ” Жириновский гына лыгырдаган булса, бүген инде андый риторикага Гражданнар платформасы партиясе җитәкчесе, миллиардер Михаил Прохоров һәм, хәтта, ил Президенты Владимир Путин да килеп кушылдылар.

Шулай итеп, татар дөньясы үзенең бүгенге көндә бердәнбер булган гомум оешмасының бишенче корылтаена бик хәвефле мәлдә җыелды һәм, табигый рәвештә, анда бу хәвефләрне ерып чыгу турында җитди фикер алышулар булыр дип көтелә иде. Бер караганда, шулай булыр төсле иде дә. Корылтай башлануга ай-ярым вакыт калыр алдыннан БТК башкарма комитеты исеменнән, алда торган җыенда «Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе» һәм аны тормышка ашыру программасы кабул ителәчәк, дип игълан ителде. Әмма, шулай да бер момент аптырата иде: нигә аны алдан халыкка, делегатларга җиткермәделәр? Корылтай алдыннан интернет киңлекләрендә башланган фикер алышуларга кушылып, “Фольклор җыю концепциясе”, дигән баш астындагы мәкаләдә шундый сораулар куйган идем: “Нинди концепция ул? Бармы анда татарның реаль, ә номиналь булмаган яртысы — Башкортстандагы татарны саклау, яклау, үстерү концепциясе? Тагын элеккечә: Курган татары, фин татары, Ерак Көнчыгыш татары, дип санаганда, өтер аша «Башкортстан татары» дип кенә искә алып китү караламы?

Бу — Башкортстан татарын күпертеп күрсәтергә тырышу түгел. Реалияләр бар бит, ассимиляция кануннары. Аларны татар үзгәртә алмый, Ньютон канунын үзгәртә алмаган кебек. Чынбарлык аяусыз, әмма шулай: ерак перспективада, бик акыллы эш иткәндә дә, фәкать Татарстан һәм Башкортстан җирлегендә укмашып яшәгән татар гына татар булып исән кала ала. Калганнары барысы да акрынлап юкка чыга — урыслаша, казаклаша, төрекләшә, финлаша… Әлбәттә, Татарстан белән Башкортстаннан читтә яшәүче татарларны да саклау турында да уйларга кирәк — Идел-Урал төбәгенә күчерү программасы кабул итеп булса да. Әмма, төп бурыч — Идел-Урал төбәгендәге татарның саклану программасын булдыру”.

Әйтелгәнчә, бу документның нидән гыйбарәт икәнлеген татар дөньясы алдан белмәде. Алай гына да түгел – корылтай башлануга ай-ярым вакыт кына калганда да, ул әзер булмаган икән әле. БТК башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин “Азатлык” радиосына биргән интервьюсында менә нәрсә диде:

“Бишенче корылтайда да алдагы җыеннардагы кебек үк резолюция дә кабул ителәчәк. Резолюциядә алдагы биш елга конгресс эшчәнлегендәге төп максатлар, эш юнәлешләре һәм нинди мәсьәләләргә күбрәк игътибар итәргә кирәклеге күрсәтеләчәк. Шушы резолюция белән бергә конгрессның яңа бик җитди программасын эшләп бетереп киләбез. Аны без корылтайга өлге (проект) буларак тәкъдим итәчәкбез. Мондый зур документ беренче тапкыр әзерләнә. Ул «Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе» («Сохранение этнической идентичности татарского народа») дип атала. Бу концепцияне тормышка ашыру програмы да эшләнеп бетеп килә. Бу програм биш елга каралган. Безнең корылтайлар биш елдан биш елга үтеп килгәнгә, бу документ та 2013 елдан 2017 елга кадәр вакытны үз эченә ала торган итеп эшләнде”.

Шушы ук интервьюсында, ул, шушы «Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясен» тормышка аштыру программасы да төзелүе һәм аның нидән торганлыгын бераз ачып сала:

“Бу безнең өчен иң мөһим әйберләрнең берсе иде, чөнки шушы ук концепцияне тормышка ашыру программасынын эшләгәндә ул барлык үзенчәлекләрне дә күз алдында тотып әзерләнде. Монда татар халкының этник төркемнәре турында китаплар булдыру, фольклор әсәрләрен җыю, ул якларга экспедицияләр оештыру, фото һәм рәсем күргәзмәләре үткәрү, төбәкләрдә төрле түгәрәкләрне эшләтеп җибәрү һәм башка бик күпләгән чаралар каралган. Бу програм бик зур күләмле һәм әйтергә кирәк, барлык милли үзенчәлекләрне дә исәпкә алган.

Шулай ук төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезнең һәрберсенең дә мәнфәгатьләрен кайгыртуны истә тотып эшләнде бу документ. Бу җиңел генә, бары тик хисап бирү өчен генә эшләнә торган әйбер түгел. Моның безнең милләтебезгә кирәклеген аңлап коллегиаль рәвештә фикер алышып әзерләдек. Әйткәнемчә, аны әзерләгәндә бик күп кеше катнашты”.

Кызганычка каршы, бу документ, тумышыннан ук, татар милләтен саклау-яклау программасы буларак түгел, ә “китаплар булдыру, фольклор әсәрләрен җыю, ул якларга экспедицияләр оештыру, фото һәм рәсем күргәзмәләре үткәрү, төбәкләрдә төрле түгәрәкләрне эшләтеп җибәрү” программасы рәвешендә уйланылган булган. Эш шуңа барып җитте, әлеге «Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе» дип аталган хәрефләр өемен, хәтта урыс журналисты Глеб Постнов “Независимая газетада” — “Сүнүнең милли концепциясе» дип атады һәм төрле декларацияләр һәм программалар белән генә татарның үзенчәлеген саклап булмаячак, дип язып чыкты.

Кайбер язмаларда Ринат Закиров җитәкләгән БТК башкарма комитетының, гомумән, татар файдасына нидер эшли алуына шик белдерелде. Шулай, “Конгресс алдыннан: Сабантуй алдыннан шикләр”, дигән аналитик язмада башкарма комитет җитәкчелегенең, нигездә, шәхси проблемаларын чишү белән маташуларына төртеп күрсәтелә.

Интернетта чыккан “Веселая похоронная команда”, дигән материалда да бу “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты” дигән берләшмәнең үткән егерме ел эчендә татарны саклау, үстерү турында хәстәрлек күрәсе урынга, теге яисә бу төбәккә барып, урындагы түрәләр белән кочаклашып, тостлар әйтешеп, юкка чыгып барган милләттәшлере өчен концертлар куеп, сабантуйлар оештырып кына йөрүләре билгеләнә.

2.Корылтай башланды. Башкортстан татарлары шәүләсе астында.

БТКның бишенче корылтаена төрле илләрдән, Русиянең төрле төбәкләреннән 800ләп делегат һәм 300 кунак килгән булып чыкты. Иң зур делегация Башкортстаннан – 75 кеше. Әмма, бер нәрсәгә игътибар итми булмый иде – әгәр элекке корылтайларга Мәскәүдән дәрәҗәле шәхесләр, хәтта, Русия Президенты үзе килгән булса, әлеге чарага федераль үзәктән бер генә эре түрә дә килмәгән.

Башкортстан татарларына карата оппозициядә торучы БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Башкортстан татарларының бердәм реакциясеннән куркып, аларның авызын томалау хәстәрлеген алдан күргән булып чыкты. Башкортстан татарлары делегатлары корылтай баручы залның төрле почмакларына, төрле катларга таралып утырырга мәҗбүр ителгән иделәр. Иң мөһиме ул да түгел. Бишенче бөтендөнья татарлары форумында да, моңа хәтле үткән дүртесендәге кебек, Башкортстан татарларының иҗтимагый тавышы яңгырый алмады. Бишенче корылтайда да, моңа хәтле булган дүртесендәге кебек, фәкать рәсми Башкортстан вәкиленә генә сүз бирелде. Дөрес, формаль күзлектән караганда, корылтайда татар җәмәгатьчелеге вәкиле – Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева чыгыш ясады.

Әмма, бер үк вакытта, Башкортстан Корылтае депутаты сыйфатында Башкортстан парламентында даими нигездә эшләүче Римма ханым, татар җәмәгатьчелеге тәкъдим иткән чыгышны түгел, ә Башкортстан президенты хакимияте әзерләп тоттырган текстны урыс телендә укыды. Шулай итеп, янә Башкортстан татарлары проблемалары турында Башкортстан делегациясе үз сүзен әйтә алмады.

БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та, татар дөньясының реаль яртысын тәшкил иткән һәм башкорт түрәләре тарафыннан башкортлаштыруга-урыслаштыруга дучар ителгән миллионнан артык Башкортстан татары проблемаларын искә алмады. Алай гына да түгел, үзен БТК башкарма комитеты рәисе дип йөрүче бу кеше, үзенең чыгышында, гомумән, “Башкортстан татары” дигән сүзне кулланмады. Аның урынына: Төркия, Кытай, Австралия, Әзербайдҗан, Казахстан, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе, Ульян, Оренбург, Саратов татарларын искә алды. Һәм, әлбәттә инде, тегендә җиңү, монда уңыш икән.

Сер түгел, татар теле катастрофик масштабларда, иң беренче чиратта, яшьләребездә югала. Ә Закиров чыгышында нәрсә ишетәбез: “ Быел, август аенда узган V Бөтендөнья татар яшьләре форумында 900 дән артык делегат катнашты. Алар үзләрен милли рухлы, әзерлекле, белемле, итеп күрсәттеләр. Мондый яшьләр булганда милләтнең киләчәге ышанычлы кулларга күчәчәгенә шик юк. Бүген һәр төбәктә татар яшьләре зур активлык күрсәтәләр. Яшьләр оешмаларының саны инде 100 дән артты. Һәрберсе ел дәвамында яшьләрне төрле чараларга җәлеп итә. Шулар арасында киң таралганнары: “Мин татарча сөйләшәм”, “чәк-чәк пати” акцияләре, төрле спорт ярышлары, чит илләрдәге татар балаларының милли мәдәни бәйгеләре. һ.б. “ , — диде ул көр тавыш белән.

Шулай да, ничек кенә тырышсалар да, Башкортстан татарлары темасын тулысынча яба алмадылар. Милләтпәрвар, ялкынлы трибун ханым Фәүзия Бәйрәмова, Корылтайның секция утырышында сүз алып, без, Татарстан татарлары, Башкортстандагы милләттәшләребездән гафү үтенергә тиешбез, без аларны тегеләрнең авызына ыргыттык, аларга бернинди дә ярдәм кулы сузмадык, дип белдерде. Фәүзия ханым, миңа калса, элеге корылтай тулысынча, Башкортстан татарларына багышланырга тиеш иде, диде. Ул, БТК башкарма комитетында Башкортстан татарлары белән шөгыльләнүче махсус бүлек булдырырга, башкарма комитетның бер урынбасарына фәкать Башкортстан татарлары проблемалары белән шөгыльләнү йөкләтергә тиеш, дигән тәкъдим яңгыратты. Бу тәкъдимен ул, 9 декабрьдә үткән пленар утырышның икенче яртысында да әйтә алды.

“Мин Башкортстан татарлары турында аерым программа кабул итүне сорыйм. Чөнки бер миллионлык Башкортстан татарын башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән чагыштырып булмый. Шуның өчен Конгрессның Башкарма комитетында Башкортстан белән эшләүче махсус бүлек ачылырга тиеш”, — диде ул.

Фәүзия ханымның бу фикерләрен хуплап, “Азатлык” радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, социология фәннәре докторы, Башкорт аграр университеты профессоры Рушан Галләмов шулай дип әйтте: “Гафу үтенәм, әмма 2-3 мең татар яшәгән төбәкләргә бик нык игътибар бирелә, ә менә Башкортстан татарларына игътибар аз. Башкортстан һәм Финляндия татарларын чагыштырып булмый. Шуңа күрә тәкъдим шундый: Башкортстан татарлары проблемнары белән шөгыльләнгән рәис урынбасары булырга тиеш. Кем икәне мөһим түгел. Икенчедән, Татарстан белән Русия арасындагы килешү Башкортстанда татар милли проблемнарын чишәргә, татарлыкны үстерергә мөмкинлек бирә. Әгәр Татарстан безгә ярдәм итмәсә, ул үзенең тамырларын кисеп ташлый”.

Оныта язганмын, дигәндәй: пленар утырышта Римма ханымнан тыш Башкортстаннан тагын бер кеше – вице-премьер Лилия Гомәрова чыгыш ясады. Башкорт булса да, ул да урыс телендә сөйләүне өстен күрде. Моңа хәтле үткән дүрт корылтайда чыгыш ясаган башкорт түрәләреннән аермалы буларак, Лилия ханым, Башкортстанда татарлар өчен барысы да эшләнә, алар балда-майда йөзә дип алдашып маташмады. Гомумән, «Башкортстан татары» дигән сүзне кулланмады да. Аның сүзләренә караганда, мәдәният, мәгариф, тел программаларын үстерү өлкәсендә Башкортстан белән Татарстан тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итә башлаганнар икән. “Без фикер алышырга тиешле мәсьәләләр бүген бик күп һәм без шул юнәлештә эшләргә тиешбез”, — диде ул ул мәсьәләләрнең нидән гыйбарәт икәнлеген ачмыйча гына.

3.Бишенче корылтай нәрсәгә иреште?

Башта, Башкортстан татарлары проблемаларында кайнаган язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең фикерләренә күз салыйк. Элекке дүрт корылтайда ул делегат буларак катнашкан, бишенчесенә кунак буларак чакырылган. Пленар утырышта аңа сүз бирелмәде. Корылтайда Башкортстан татарлары хакында зур сөйләшү булыр дип көткән. Өметләре акланмаган. Менә аның “Азатлык” радиосына биргән интервьюсыннан өзек:

“Башта оештыру ягына тукталыйм. Монда милләт бергә җыелып, бергә була алмады. Чөнки делегатларны, кунакларны 20-30лап кунакханәгә таратканнар иде. Гадәттә, конгресс эшеннән соң эт булып арып кайткач, кич белән кунакханәдә очрашасың, танышасың, фикер алышасың. Нәкъ менә шул күренеш булмасын дигәндәй, халыкны аерып, бүлеп яшәттеләр. Шулай да Татарстан хөкүмәте оештыруны югары дәрәҗәгә куйган. Әйткәнемчә, корылтайның мәгьнәви ягыннан канәгать калмадым. Минем чыгыш пленар утырышта булмый калды. Фәүзия Бәйрәмовага да сүз бирмәделәр. Без секция утырышында гына чыгыш ясый алдык. Инде зур утырышта сүз бирмәүне һаман шул татарлык, һаман уңга-сулга карау, астыбызга су кереп, басып торыр урын калмаса да, куркудан килә дип уйлыйм.

Беренче көн котлаулар, бүләк бирешүләр белән үтте. Мин моны “чапанизация” дип атадым. Яртышар сәгать чапан тапшырулар, ул чапан белән биеп күрсәтүләр… оят.

Корылтайда Башкортстан татарлары хакында зур сөйләшү булыр дип көткән идем. Булмады. Моңа алдан уйлап ирек бирмәделәр. Биредә иң борчулы, пошынган, уйчан йөзле кешеләр йә Башкортстаннан, йә Татарстаннан иде. Кемнең йөзе шома, рухлы, матур, иманлы – алар читтән һәм күбесе мишәр халкы иде. Рәхмәт бу халык вәкилләренә. Алар безгә Такташларны, Камалларны биреп кенә түгел, телебезне саклауда да зур үрнәк күрсәттеләр. Ә менә Башкортстандагы миллион ярым татарны суга салдык һәм берни булмагандай президиумнарда матур гына утырабыз. Ә нигә Башкортстаннан президиумда бер көрәшче кеше юк иде? Анда Фәүзиягә дә, миңа да утырырга ярагандыр”.

8 декабрь шимбә көнне, корылтайның икенче көнендә узган пленар утырышта резолюциягә өстәмәләр, конгресс уставына үзгәрешләр, Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул ителде. Секция өчен җаваплылар эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте. Әлеге документка өстәмәләр арасында конгрессның Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) идеяләрен хуплавы һәм аларны таратуы, тынычлыкка һәм татулыкка омтылуы турында да юллар бар, шуңа күрә Конгресс БМОга үзен хөкүмәттән тыш оешма буларак тәкъдим итәчәк.

Корылтай азагында 77 кешедән торган башкарма комитет, аның рәисе итеп янә, әлеге дә баягы, Ринат Закиров сайланды. Димәк, алда тагын президиумнарда кукыраеп утырулар, сабантуйлар, тостлар, концертлар…

4. “Башка моның ише чарада катнашмыйм”

Билгеле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, үткән корылтайга бәһа биргәндә, күпләр күзенә бик ташланмаган бер фактка игътибар итә. “Татар заманы” дигән интернет-гәзиттә чыккан “Корылтай тәмам: Мәгълүмат кытлыгы һәм дегет тамчысы” дигән язмасында ул болай ди:

“Пленар утырыш, элекке заманнардан аермалы буларак, ТВ аша күрсәтелмәде, интернетка ышандылар бугай. Ә интернет трансляциясе Президент Рөстәм Миңнеханов сөйли башлагач өзелде һәм соңрак ниндидер сайтларда трансляция ачылса да, бер генә каналда да тотырыклы тавышлы, даими сүрәтле тамаша булмады. Мәгълүмат агентлыклары, интернет гәзитләр дә мондый чакларда әллә ни җентекле хәбәр юлламый. Әйтик, башкарма комитетка сайланучылар исемлеге, бюро, Президиум составы эле дөньяга чыкмаган. Резолюция, мөрәҗәгать хатлары текстлары да хәзергә бимәгълүм. Хәбәрне таратырга техник мөмкинлекләр хәзер зур булса да. Хәтта facebook, vkontakte социаль челтәрләренә бу вакыйга турындагы карашларын, сурәтләрен чыгарып куючылар да аз булды. Россия һәм Татарстан интернет сайтлары, агентлыклар рәсми хәбәр бирсә дә, алар гомумирәк информация инде: ачылды, ябылды, сайланды, фәлән илдән төгән делегат…”

Иң мөһиме: элеге корылтай ачык кына татар милләтенең бүгенге хәленә объектив бәһа бирә алмады һәм, табигый рәвештә, милләтне саклау, үстерү юлларын да билгеләмәде. Корылтайның барышын, үтү рәвешен “дежавю” дип атар идем. Ничәнче тапкыр бер үк сүзләр әйтелә, хәтта, бер үк кешеләр авызыннан. Сәгатьләр буена бүләкләр тапшыру, чапаннар, түбәтәйләр кидерү – әлбәттә инде бу форумның татар милләте язмышында ниндидер уңай роль уйнаячагына өметне сүндерә. Башкортстанннан килгән делегатларның беразы: без башка моның ише милли сабантуйга килмибез дип белдерделәр.

Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Яңа гомумтатар оешмасы төзү зур финанс чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә монысына җан, мәгънә бирергә тырышу урынлы булырдыр. Бу уңайдан, бер төркем татар зыялыларының үзара фикер алышып, киләсе, алтынчы корылтайны Уфада үткәрү зарур дип чыгулары зур игътибарга лаектыр, мөгаен. Аннан соң, шунысын да онытмаска кирәк: нәкъ биш елдан, Уфада урнашкан татар парламенты — Милләт Мәҗлесенең Русия татарларының җирле автономиясен төзү турында резолюция кабул итүенә 100 ел тула.

Кәрим Яушев

Отправить комментарий