Русияле ислам шәкертләренә ярдәм җәмгыяте медале

1918 елның 11 ноябре иртәнге сәгать 11дә Беренче дөнья сугышы кораллары тынып кала. Дүрт елдан артык дәвам иткән һәм 16 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән сугыштан соң солых килешүе гамәлгә керә. Әмма, миллионлаган русияле Германиядә әсирлектә җан асрый.

Әсирләрнең байтагын мөселманнар тәшкил итә. Германия императоры Вильгельм II әмере буенча Берлиннан …

Милли тигезлеккә омтылу провокация була алмый

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы бер мәкаләсендә, Башкортстан татарлары хәле турында фикер йөртеп фундаменталь нәтиҗә ясый: «Еш кына мондый сорау бирәләр: янәсе, ни өчен 100 ел элек, ТАССР белән Башкортстан АССР төзелгәндә, хәзерге Башкортстан территориясендәге татар районнары ТАССРга керми калган? Кемдер теге авылны яки районны …

Путинның «мәңгелек» хакимлек сере нәрсәдә?

18 март Русиядә президент сайлау уза. Мәзәге шунда – сайлаулар әле үтмәгән, ә җиңүче инде билгеле, моны Русиянең үзәк мәгълүмат чаралары 100% ышаныч белән фаразлый. Алдан җиңүче – Русия башында инде 17 ел утырган 65 яшьлек Владимир Путин.

Русияне «акыл белән аңлап булмый»

Табигый сорау туа: халык нәкъ Путинны дәррәү …

Кырымтатарларын Русиягә димләү тудырган сораулар

Кырымтатарлары белән элемтәләрне күптән ныгытырга кирәк иде. Ни дисәң дә, элек андый элемтәләр нык булган, кырымныкылар Казан тәхетендә дә утырган.

Бүген күреп торабыз, Мәскәү, Кырым республикасын Киевтан ныграк мөстәкыйль статуска күчерергә маташканда, татар факторын да эшкә җигәргә тырыша. Татарстан җитәкчелеге авызы аша Кырым республикасына Киев белән аерым шартнамә төзү идеясын …

Эшне үзебездән башларга кирәк

Истанбулдагы күренекле милләттәшебез Надир Дәүләт әфәнде минем үткән елга татар карашын ташлау сымаграк кыска гына язмадагы (https://www.facebook.com/karim.yaushev/posts/413957385403851) фикерләргә карата үз фикерләрен яңгырата (комментарий рәвешендә). Мин бу уңайдан өстәмә аңлатма бирергә мәҗбүрмен (нигездә Надир әфәнденең бар фикерләренә кушылып). Мин анда татар дөньясының бүгенге хәленә тирән анализ бирмәдем. Минем язганнар проблемага «ялт» …

Заманалар авыр, еллар ябык…Әмма, өметсез түгел

Мөхтәрәм дуслар!

Григорий календаре буенча яңа ел килә. Мөселман-татарлар өчен бу, чын мәгънәсендә, яңа ел булмаса да, безнең өчен дә ул яшәештәге бер чор чиге. Шуңа күрә дә бу көнне үткән көннәргә күз салу табигый күренеш, минемчә.

Кызганычка каршы, татарчылык идеялары өчен авыр ел булды, үткән 2013 ел. Һаман булса …

Милләт яшәсә дәүләт булыр

12 октябрьдә Казанда чираттагы тапкыр 1552 елның октябрендә үз дәүләтләренең башкаласы Казанны Мәскәү кенәзлегенең башлыгы Иван IV басып алучыларына каршы аяусыз сугышта шәһид киткән ата-бабаларның рухына багышланган Хәтер көне үткәрелде. Суык яңгыр астында үткән бу чарада Мари-Эл, Чуашстан һәм, әлбәттә инде, Уфа татарлары вәкилләре дә катнашты.

Үткән еллардагы Хәтер көннәреннән …

ТАТАР ЙОРТЫ бина гына түгел

Казаннан килгән хәбәрләргә караганда, 20 сентябрьдә, җомга көнне, моңа хәтле Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә һәм башка татар милли оешмаларына караган, алар анда фидакяр нигездә, сукыр бер тиен акча да алмыйча эшләгән бинаны, калын кесәле кешеләргәме, татарны өнәмәгән затларгамы сатарга җыеналар икән.

Әгәр Татарстан җитәкчелеге, шушы ТАТАР ЙОРТЫН саттыра икән, бу бик …

Татарстанның Суверенитет декларациясе көнен Уфада да билгеләделәр

Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеген игълан итүнең 23 еллыгын быел Уфада Татарстан әләмнәре белән машина йөреше үткәреп билгеләделәр

Башкортстанның Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге вәкилләре Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеген игълан итү көнен Уфада өч машинаны Татарстан, «Азатлык», Татар иҗтимагый үзәге байраклары белән бизәп Уфа урамнары буенча йөреп билгеләделәр. Бу машиналар …

«Алтын урда» татар патриотик фронты исемле Троя аты

Ни өчен “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Башкортстандагы милләттәшләренә теләктәшлек белән сугарылган Белдерүе, Башкортстандагы хәлләрне тикшерүгә түгел, ә “Азатлык”ның җитәкчесе Наил Нәбиуллин шәхесен чәйнәүгә китерде. Әлеге тапшыруда шушы сорауга да җавап эзләнә.

Atna17