Эшне үзебездән башларга кирәк

Истанбулдагы күренекле милләттәшебез Надир Дәүләт әфәнде минем үткән елга татар карашын ташлау сымаграк кыска гына язмадагы (https://www.facebook.com/karim.yaushev/posts/413957385403851) фикерләргә карата үз фикерләрен яңгырата (комментарий рәвешендә). Мин бу уңайдан өстәмә аңлатма бирергә мәҗбүрмен (нигездә Надир әфәнденең бар фикерләренә кушылып).

Мин анда татар дөньясының бүгенге хәленә тирән анализ бирмәдем. Минем язганнар проблемага «ялт» итеп карау гына. Кызганычка каршы, хәлебез турында сөйләү «зар-моңсыз» килеп чыкмый шул. Әлбәттә, татарлык учагының сүнә баруының сәбәпләре төрле, тирән, катлаулы. Әмма, миңа калса, безгә иң беренче чиратта үзебезнең хаталарны, гаепләрне күрергә кирәк. Гаепне гел читләрдән эзләсәк, хаталанудан туктамабыз. Шуңа күрә дә Бөтендөнья татар конгрессының бүгенге җитәкчелегенең татар милләтенең бүгенге хәле, иртәгәсе турында чаң кагасы урынына, бар эшне җыр-биюләр, сабантуйларга әйләндерүе, милләтне җырлап-биеп зыяратка алып баруы, дип бәһалыйм.

Милләтнең киләчәге турында уйлаучыларга, бүген иң беренче чиратта, хет шушының ише гамәлләргә чик куярга кирәк. Иң башта. Югисә, ТЯГ-ТНВ аша алар әзерләгән тапшыруларга карасаң, тегендә татар әбиләре җырлый-бии, монда 50 мең татар яшәгән урында, ниһаять, 7 бала өчен якшәмбе мәктәбе эшли башлаган…Бар урында да җыр-бию, шат чырайлар…Бер генә урында булса да шомлану, борчылу белдерелсә икән.

Ә бит милләт, чынбарлыкта, юкка чыгуга бара. Татарстан-Башкортстаннан читтә балалар татар телендә сөйләшми диярлек. Безнең күрше республикаларда да эшләр акрынлап шуңа бара. Ә закировлар конторасы сабантуйлар, концертлар кую, тостлар әйтешү белән мәшгуль. Шуңа күрә дә аларның “эшчәнлегенә” багышланган бер материалны “Веселая похоронная команда” дигән баш астында чыгарырга мәҗбүр булдым (http://karim-yaushev.ru/2012/11/25/2472/).
Әлбәттә, закировларны сүгүдән генә хәлебез җайланмас. Әмма, иң башта үз арабыздагы кимчелекләрне бетермичә торып, алга да баруы авыр булачак.

Кәрим Яушев

Отправить комментарий