Милли тигезлеккә омтылу провокация була алмый

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы бер мәкаләсендә, Башкортстан татарлары хәле турында фикер йөртеп фундаменталь нәтиҗә ясый: «Еш кына мондый сорау бирәләр: янәсе, ни өчен 100 ел элек, ТАССР белән Башкортстан АССР төзелгәндә, хәзерге Башкортстан территориясендәге татар районнары ТАССРга керми калган? Кемдер теге авылны яки районны монда күчерергә кирәк, дәүләт чикләрен үзгәртергә кирәк, ди. Бу, әлбәттә, я провокация була, я наданлыктан килә. Чикләр турында сөйләшү кирәкми».

Ни өчен чикләр турында сөйләшү кирәкми – Римзил әфәнде аны аңлатып та бирә. Аның раславынча, Башкортстанда республика законнары буенча милләтләрнең (шул исәптән татарларның да) яшәргә һәм мәдәниятләрен, телләрен үстерергә хокуклары бар. Хокуклар үтәлешенең Башкортстанда дәлилләре байтак, ди ул. Әйтик, шуларның берсе — Башкортстанда татар дәүләт матбугаты булу: биредә «Кызыл таң» зур татар газетасы, «Тулпар» яшьләр журналы, «Әллүки» балалар басмасы чыгып килә. Инде әйтеп үтелгән Туймазы татар дәүләт театрыннан тыш, Уфада «Нур» татар дәүләт театры бар. Күрегез, ул нинди матур урында урнашкан. Быел аның каршысында Тукай һәйкәле ачылды. Башкортстан клубларында, авылларда, район үзәкләрендә татар халык театрлары эшләп килә. Башкорт дәүләт университетында татар бүлеге бар. Мәктәпләрендә гариза нигезендә татар телен өйрәнеп була, андый хокук бар.

Шулай итеп, хокуклар һәм шартларның икесе ике нәрсә икәнлегенә аңлатма биреп тормыйча гына, Римзил Вәлиев, Башкортстанда татарга милли үсеш өчен барысы да бар ди. Хәтта, мәктәпләрдә гариза бирәсең дә, балаңны татар теленә өйрәтә башлыйлар, имеш. Бу ялганны Башкортстанда татар телендә укытучы бер генә мәктәп тә калмаганын, соңгы ике дистә елда йөзләгән татар мәктәбенең башкортчага күчерелгәнен яхшы белүче адәми зат яза. Бу сүзләрне Башкортстанның дәүләт телевидениесында грамм да даими татарча тапшырулар калмаганлыгын белүче яза. Бу сүзләрне һәр җанисәп барышында йөзләрчә мең татарның башкорт итеп язылуын (соңгы җанисәптә генә республикада хакимият алмашу сәбәпле татарны башкортка әйләндерү дәвам ителмәде, әмма, элекке хәрәмләшүләр көчендә калдырылды) белүче яза. Бу уңайдан гади генә бер сорау туа: ни өчен менә 35 ел инде Башкортстандагы татар милли оешмалары милли тигезлек, татар теленә дәүләт теле статусы таләп итәләр? Һәм вакыты-вакыты белән элекке Уфа губернасының Бөре һәм Бәләбәй өязләренә кергән районнарны референдум юлы белән Татарстанга кушу мәсьәләсен күтәрәләр. Наданлыктан микән? Әллә инде ниндидер яман нияттән чыгып бертуктаусыз провокация белән шөгыльләнәләрме?

Башкортстан белән Татарстанның чикләре ничек сызылганлыгы турында, аларны үзгәртү ихтималлыгы барлыгы турында фикер йөртүнең наданлыкка катнашы бармы-юкмы икәнлеген карыйк.

Мәгълүм булуынча, 1919 елның 20 мартындагы Башкортстан республикасын булдыру турындагы Килешүдә, республика Кече Башкортстан чикләрендә төзелә диелгән. Ягъни, бүгенге Көнбатыш Башкортстан җирләре ул республикага керми. Ә менә Татарстан республикасын төзү турындагы Декретта, Уфа губернасының Бөре һәм Бәләбәй өязләрен (ә ул өязләргә күпчелекне татарлар тәшкил иткән бүгенге 26 район кергән була) Татарстан республикасына кушу мәсьәләсе, ул өязләрдәге халыкның фикерен ачыклагач хәл ителәчәк диелгән. Ягъни, андый референдум үткәрү кирәклеге дәүләт документында беркетелгән. Әмма, Татарстан республикасы, Бәләбәй һәм Бөре өязләре хакимиятләре Мәскәүгә барып референдум үткәрү турында килешергә тырышсалар да, Мәскәү ашыкмый. Алай гына да түгел, 1922 елның 14 июнендә ул өязләр бернинди референдумсыз Башкортстанга кушыла. Мәскәүнең бу гамәлен Башкортстанга нигез салучы Зәки Вәлиди дә тәнкыйтьләп чыга. 1923 елның 20 февралендә авырып яткан Ленинга язган хатында ул шулай ди: «Сезнең ул карарыгыздагы: Уфа губернасы Башкортстанга кушыла дигән алдак фраза, чынбарлыкта Башкортстанның Уфа губернасына кушылуын аңлата». Элегрәк, 1920 елның 17 гыйнварында, Зәки Вәлиди һәм Кече Башкортстанның башка җитәкчеләре бүгенге «Көнбатыш Башкортстан» җирләренең Татарстанга кушылуына каршы түгелбез, дип белдерәләр ((ЦГА БАССР, ф. 629, оп. 1, д. 14, л. 10.Подлинник). Димәк, хәтта Зәки Вәлиди Бөре һәм Бәләбәй өязләренең Башкортстанга кушылуына каршы булган. Ягъни, Вәлиди дә Татарстан белән барлыкка килгән ул чикләрне танымаган.

Аннан соң. Русия Конституциясенең 67 статьясында каралганча: Русия Федерациясе субъектлары арасындагы чикләр аларның үзара килешүе нигезендә үзгәртелә ала. Шулай, соңгы вакытларда гына да Русия субъектлары арасындагы чикләр үзгәртелде. 2003 елның 7 декабрендә Пермь өлкәсе һәм Коми-Пермяк автономияле округы референдум үткәреп Пермь краена берләштеләр. Шундый ук ысул белән янә дүрт яңа чик барлыкка килде.

Шулай итеп, субъектлар арасындагы чикләрне референдум аша үзгәртү провокация дә түгел, наданлык та түгел. Ә менә милли тигезлеккә омтылучы Башкортстан татарларының республикалар төзелгәндә үткәрелми калган референдумны үткәрү кирәклеге турындагы тезисларын наданлык һәм провокация дип бәһалауны ничек дип атарга?

Кәрим Яушев

Отправить комментарий