Кырымтатарларын Русиягә димләү тудырган сораулар

Кырымтатарлары белән элемтәләрне күптән ныгытырга кирәк иде. Ни дисәң дә, элек андый элемтәләр нык булган, кырымныкылар Казан тәхетендә дә утырган.

Бүген күреп торабыз, Мәскәү, Кырым республикасын Киевтан ныграк мөстәкыйль статуска күчерергә маташканда, татар факторын да эшкә җигәргә тырыша. Татарстан җитәкчелеге авызы аша Кырым республикасына Киев белән аерым шартнамә төзү идеясын яңгырата. Имеш, Русия ягына ныграк аусалар, кырымтатарлары ота гына.

Миңа калса, бу авыр мәсьәлә. Ни өчен дисәң, шул ук Мәскәү, Русиядәге милли республикалар белән шартнамәләр төзү практикасыннан читләште. Бик зур авырлыклар белән генә Татарстан, шактый дәрәҗәдә формаль рәвештә калган шартнамә төзүгә иреште. Аны яңадан озайтуга өмет юк дәрәҗәсендә.

Килеп туган шартларда Русия федерациясендә яшәүче татарларга Мәскәү алдында үз проблемаларын ныклап күтәрергә кирәк, минемчә.

Искә алыйк – Кырымны Русиягә кушу байрагы астына басучы Татарстандагы кайбер даирәләр, шундый ук илһам белән республикада татар телен укытуга каршы чыга. Республика статусын бетерергә чакыручылар да бар. Хәтта Татарстанда татар телен куллану даирәсе тарая бара. Кырымтатарлары моны күреп тора бит! Украинадан Русиягә авышырга чакырганда мондый фактларны, тенденцияләрне кая куярга?

Әйткәнемчә, Татарстан җитәкчелегенә, татар җәмәгатьчелегенә, бүген, Русия Кырымдагы татар факторын файдаланырга маташканда, Русиянең үзендәге татар проблемаларын тырпайтыбрак күтәрергә кирәк. Татарстан җитәкчелеге дә, Кырымдагы татарларның хәле белән генә кызыксынып калмыйча, андагы татарлардан да авыррак хәлгә кала баручы Башкортстан татарлары проблемасын Мәскәү алдында күтәрсә дөрес булыр иде.

Ни дисәң дә, Кырым татарларының үз телевизион каналлары бар, ана телендә белем бирүче мәктәпләре бар. Ә миллионнан артык татарлы Башкортстанда соңгы татар мәктәпләре ябылу алдында тора. Хәлләр шулай торганда, кырымтатарлары ни өчен Русия ягына аварга тиеш соң? Бәлки, башта Русиядәге татарларның хокукларын аякка бастырырга кирәктер? Русиядәге татарларның киләчәге булса, бәлки кырымтатарларын үгетләп йөрергә дә кирәкмәс? Ә болай…

Кәрим Яуш, Азатлык радиосы

Күтәрелгән проблеманы бераз гына булса да “Татарстан – Яңа гасыр” телевизион каналы да яктыртты

Отправить комментарий