Милләт яшәсә дәүләт булыр

12 октябрьдә Казанда чираттагы тапкыр 1552 елның октябрендә үз дәүләтләренең башкаласы Казанны Мәскәү кенәзлегенең башлыгы Иван IV басып алучыларына каршы аяусыз сугышта шәһид киткән ата-бабаларның рухына багышланган Хәтер көне үткәрелде. Суык яңгыр астында үткән бу чарада Мари-Эл, Чуашстан һәм, әлбәттә инде, Уфа татарлары вәкилләре дә катнашты.

Үткән еллардагы Хәтер көннәреннән аермалы буларак, бу елны күбрәк урысны-Мәскәүне түгел, ә шәхси мәнфәгатьләреннән чыгып, Мәскәүдәге унитар көчләргә ярарга тырышып, татар милләте саклансын-үссен өчен кыл да кыймылдытмаучы татар түрәләрен сүктеләр. Әйтик, татар милләтен саклау өчен дип төзелгән Бөтендөнья татар конгрессы, аны Ринат Закиров җитәкләгәннән башлап, фәкать, татарлар юкка чыгып барган Русия төбәкләренә барып, анда сабантуйлар-концертлар оештыру белән генә маташа. Татарстан телевидениесы аша да, төрле төбәктәге татарларның милли фаҗигагә дучар булганлыгы, юкка чыгып барганлыгы түгел, ә күз буяп, бар җирдә дә татарларның “чәчкә атуы” күрсәтелә. Ә инде бар җирдә дә барысы да яхшы икән – сабантуйлар үткәрергә генә кала…

Башкортстан татарлары вәкиле Кәрим Яушевның Хәтер көнендәге чыгышындагы төп фикер – дәүләтебез киләчәктә аякка бассын өчен бүген милләтне сакларга кирәк. Ә моның өчен – бер-берсенә терәлеп торган Татарстан һәм Башкортстан татарларын рухи һәм башка төр берләштерү кирәк, иҗтимагый тормышта бүгенге заманның Камай морзаларыннан, Шаһ-Галиләреннән арыну кирәк.

MZ000544

Комментарии: 1 - Милләт яшәсә дәүләт булыр

  • Кәрим Яушев

    Дулкынланып китү аркасында, Башкортстан татарларына теләктәшлек белдереп, аларның хокукларын яклауда Башкортстан татарына аркадаш булуларын яңгыраткан «Азатлык» татар яшьләренә, аның җитәкчесе Наил Нәбиуллинга Башкортстан татарлары милли оешмаларының рәхмәте белдерелми калды. Әле әйтәм: зур рәхмәт Сезгә, ялган «туганнар» эзләмичә, үз туганы, чын туганы хәленә кергән өчен!

Отправить комментарий