Татарстанның Суверенитет декларациясе көнен Уфада да билгеләделәр

Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеген игълан итүнең 23 еллыгын быел Уфада Татарстан әләмнәре белән машина йөреше үткәреп билгеләделәр

Башкортстанның Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге вәкилләре Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеген игълан итү көнен Уфада өч машинаны Татарстан, «Азатлык», Татар иҗтимагый үзәге байраклары белән бизәп Уфа урамнары буенча йөреп билгеләделәр. Бу машиналар туктап торган урыннарда байтак кеше бу чараның максаты белән кызыксынды. Кайберәүләрнең «Татарстан суверенитеты юк бит инде» диюләренә «Суверенитет кәгазьдә түгел, йөрәкләрдә, күңелебездә булырга тиеш, ул бар, яши, Аллаһ боерса гамәлдә дә булыр, дип җавап бирелде.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов әйтүенчә, әлеге чараның Татарстандагы милләттәшләргә юнәлтелгән өлеше дә бар. «Без Татарстандагы кардәшләребезне Башкортстандагы татарларга йөзләре белән борылырга чакырабыз. Чынбарлыкта бит татар милләте шушы ике төбәктә генә саклана ала. Ә моңа чаклы без Татарстан ягыннан теләктәшлек тә, ярдәм дә күргәнебез булмады», диде ул.

«Татарстан президенты да, кая гына бармасын, ул төбәктә яшәүче урыслашып бетә барган алтмышмы, алты йөзме татар вәкилләре белән очраша. Фәкать Башкортстан татарына гына андый очрашу тәтегәне юк. Шушыларны исәпкә алып та, ягъни, Татарстанның, Казанның Уфа татарларына карата мөнәсәбәтен уңай якка бору кирәклегенә игътибарны җәлеп итү өчен Уфа буйлап машиналарда йөрделәр татар милли хәрәкәте вәкилләре. Киләсе елда безнең кәрванга берничә дистә, бәлки йөзләгән машина килеп кушылыр», диде Рамил Хөсәенов.

Кәрим Яуш, Азатлык

Отправить комментарий