Фәрит ага Габдрәхимгә 80 яшь!

Шушы елның гыйнварында олуг шәхес, күренекле шагыйрь, намус эталоны, көрәштәшебез Фәрит ага Габдрәхимгә 80 яшь тулды.

Фәрит Ибраһим улы Габдрәхим 1933 елда Бүздәк районы Арслан тавылында туган. Октябрьский шәһәрендәге нефть техникумын, Башкортстан дәүләт университеты филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган.
Озак еллар ул “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшләде.

Шигърият яланына Фәрит әфәнде алтмышынчы еллар башында килеп керә. Озак еллар республикада татар телендә китап чыгару мөмкин булмаганга күрә, ул үзенең шигырь җыентыкларын башкорт телендә генә бастырырга мәҗбүр була. Шулай, Башкортстан китап нәшриятында “Йөрәк уты”, “Җирдәге йолдызлар”, “Анкетага кермәгән юллар”, “Алтын туй”, “Күңел күзе”, “Гашыйклар — сезгә генә” дигән шигырь һәм поэма китаплары дөнья күрде. Һәм, ниһаять, туксанынчы еллар башында, илдә исә башлаган ирек җилләрен җилкәннәренә тоткан Башкортстан татар милли хәрәкәтенең бер көрәш җимеше буларак, Башкортстанда да, бик аз күләмдә булса да, татарча китаплар бастырыла башлый.

1995 елда, 60 яше тулганнан соң гына Фәрит аганың да “Кичер мине!..” дигән баш астында татар телендә басылган китабы дөнья күрә. Аның бу уңайдан китап тышына үз куллары белән язып куйган сүзләре тетрәндерә:

Туган телдә тәүге китабым бу! –
Куанычтан җырларга микән?!
Туган телдә тәүге китабым бу –
Фаҗигадән җыларга микән…

80 яше тулар алдыннан татар телендә “Шигырьләрем синең хакта” дигән икенче китабы дөнья күрде. Бу китабына ул күбрәк элек төрле сәбәпләр аркасында башкаларга җиткерә алмаган шигырьләрен керткән. Аларда туган халкының киләчәге өчен борчылу, яшь буынның ата-аналар мирасын саклавына шик-көяләнүләр… Әйтерсең лә Фәрит ага шигырьләрен кара белән түгел, ә йөрәк каны белән язган.

Әмма, Фәрит ага беркайчан да татарның язмышын ельязмачы кебек читтән карап теркәп баручы булмады. Гомумән, Тукай сүзләре белән әйтсәк, ул “коеп куйган шагыйрь генә түгел”. Аның күпчелек шигыре – зиннәтле сәхнәләрдән түгел, ә гөрләп торган залдагы трибуна артыннан укырлык. Көрәш шигырьләре. Табигый рәвештә, Фәрит ага Башкортстан татарының хокуклары өчен көрәшнең гел алгы сафларында бара ул. 2012 елның апрелендә үткән Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте конференциясендә төрле түрәләрнең татар проблемаларын инкярь итүенә түзә алмыйча, ул трибунага чыгып үз хакыйкатен, татар хакыйкатен яңгыратты. Менә аның ул чыгышыннан бер өзек:

“Башкортстан татарларының милли-мәдәни тормышындагы гаделсезлек күп еллардан бирле дәвам итә, татарлар кимсенеп яшәргә мәҗбүр ителгән. Татар балаларының күбесе туган телдә укый алмый, татар гимназияләре юк дәрәҗәсендә. Дәүләт телевидениесендә татар тапшырулары юк диярлек, ә дәүләт радиосында татар тапшырулары бөтенләй юк…Әнә бит башкорт кардәшләрнең милли-мәдәни ихтыяҗларын үтәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Без башкортлардан кай ягыбыз белән ким? Менә шундый сорау куйсаң, сез башкортлар белән ярышмагыз, алар төп халык, республикага исем биргән халык, асабалар, титульный халык һ.б. диләр. Ләкин мондый төшенчәләр, атамалар Конституциядә юк. Анда барлык гражданнар да тигез хокуклы диелгән…

Гаделсезлекнең иң зурысы – республикада татар теленең үгисетелүе. Татарларның һәр корылтаенда телебезгә дәүләт теле статусы бирү таләбе куела һәм ул резолюцияләргә кертелә. Ләкин Башкортстан парламенты бу мәсьәләне көн тәртибенә куймый. Бу мәсьәләне Хәмитов та хәл итә алмый. Димәк, без халыкка мөрәҗәгать итәргә, култамга җыярга, аны депутатлар алдына китереп салырга тиешбез. Алай да булмый икән – тел статусы турында референдум үткәрергә кирәк”.

Үзенең “Милләт туфрагы” дигән шигырендә Фәрит ага барыбер, бернигә карамыйча без күтәрелербез, татар бәхете килер дигән ышаныч белдерә:

Туфрагыбыз – әче,
Сугарганга
Әче күз яшьләре гел генә.
Өстәвенә үткәннәрдән калган
Мирас булып бары көл генә.

Каян килгән көл бу?
Каян килсен, —
Баскынчылар таган асканнар.
Газапланып янган Коръәнебез,
Бөгәрләнеп – кыйсса, дастаннар.

Фидакярлар янган. Калганнарның
Аяк-кулы каерып бәйләнгән.
Иманыбыз булып җилфердәгән
Әләмебез көлгә әйләнгән.

Үткәнебез гел янгыннан тора,
Хәтта хәтер баткан корымга.
Хыялларга безнең ут төртүче
Шушы утта безне куырган…

Әче туфрак калган мирас булып,
Мирас булып калган тау-тау көл.
Шул тауларның түбәсенә менеп,
Аунап җыла яки аунап көл.

Көләрбез дә әле, җыларбыз да:
Өр-яңадан язмыш башлана.
Туфрагыбыз – әче…Көл таулары…
Көл тауларын итик ашлама.

Шул туфракта – милләт туфрагында
Үсәр безнең бәхет-котыбыз.
Монда балкыр янмас әләмебез.
Монда калкыр янмас Йортыбыз!

Хөрмәтле Фәрит ага!
Сезне олугъ юбилеегез белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Барча үткән гомерегезне татар халкына хезмәт итүгә багышладыгыз, киләчәктә дә бер сафларда булырбыз, иншалла.

Сезгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, имин тормыш, күңел тынычлыгы телибез! Юбилеегез белән!

“Башкортстан татарлары” җәмәгать оешмалары берлеге

Отправить комментарий