«Сез кайларда, татар угланнары?»

ТАТАР МОРЗАЛАРЫНА АЧЫК ХАТ

Борын-борыннан татар дәүләтендә зур сәяси көчкә ия булган катлам — татар морзалары. Билгеле булуынча, 1552 нче елда Казан дәүләте явыз Иван баскынчылары тарафыннан җимерелгәч, Сезгә дә шул ук афәтне кичерергә туры килде. Сезнең Мәскәү кенәзенә баш игәннәрегез чукындырлды, исем-атын алмаштырды, газиз теленнән яздырылды.
Ә баш имәгән, тез чүкмәгән, горурлыгын байлыкка алмаштырмаган өлеше физик яктан юк ителде, иле-малы тартып алынды, фәкыйрьлектә калдырылды. Әмма, алар милли рухын бервакытта да җуймады, түбәнлеккә төшмәде.

1917 нче еллардагы вакыйгалардан соң, Сез яңадан татар халкының дәүләтен тергезү юлына бастыгыз. Бу юлы Сезне гади халык, аңламады, большевикларның мәкерле тозагына эләкте, тасма теленә ышанды. Ә коммунистлар, халыкның зыялы катламы булган морзаларны бөтенләй юк итәргә тотынды. Ләкин татар морзаларның канында,җанында булган илаhи көчне җиңә алмадылар. Сталин режимының зинданнары да, ГУЛАГ лагерлары да Сезнең рухны сындырмады.

Дәүләт белән идарә итү hәм халыкны җитәкләү тәҗрибәсе булган морзалардан бүгенге авторитар режим да курка, аларның кайчандыр бөек Татар Дәүләтен кабат тергезүләреннән шүрли. Шуңа да, ике миллион халкы булган морзаларны «Башкортстан» дип аталган ясалма администрация калыбына салып, телсез калдырып, татар рухын сындырырга омтыла.

Гади татар халкы Сезне бу җирдә Аллаhы тарафыннан җибәрелгән затлар дип таный hәм үзенең трагик хәлен, аңлаган хәлдә, күз яшьләре вә йөрәк яралары, күңел сыкравы белән Гали Татар Морзаларына мөрәҗәгать итә:

1. Урал буйларында яшәгән милләттәшләрегезнең язмышын үз кулыгызга алсагыз иде.
2. Булган белемегез, дөньяви тәҗрибәгезгә таянып, олы фаҗигагә дучар булган
(башкортлаштыру сәясәте нәтиҗәсендә юкка чыгарга торган) татар халкын туплау hәм инкыйраздан йолып калу эшенә җиң сызганып тотынсагыз иде.
3. Дингә — сәяси уен, милләткә hәм аның мәдәниятенә — чикләнгәнлек, шәхес hәм вөҗдан ирегенә — авторитар күзлектән караган бүгенге этнократик режим тырнакларыннан котылу юлын күрсәтсәгез иде.
4. Казна исәбенә баеган, коррупция сазлыгыгына чумган, күләгәле икьтисад hәм мафия кануннары белән яшәгән номенклатураның шовинистик сөременнән исергән хәбәрдарлак чараларыннан коткарыгыз.

ТАТАР морзалары! Үзегезнең сәяси миссиягезне, аңларсыз hәм татар халкының рухи азатлагы, милли тигезлеге өчен көрәшкә күтәрелерсез дип өмет баглап, күз теркәп калабыз.

Радик Нуретдин, «Алтын Урда» җәмгыятенең Башкортстандагы җитәкчесе. 7 апрель 2013 ел.

Отправить комментарий