Дини җитәкчеләр милләтебезгә хезмәт итәргә тиеш

Татарстан Республикасы Диния нәзаратенә, Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Татарстан мөселманнарының Корылтаена

МӨРӘҖӘГАТЬ

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, милләттәшләр!

Әгәр исегездә булса, Татарстан Диния нәзарәтен моннан 20 ел элек без – бер төркем дин әһелләре һәм татар милләтчеләре төзегән идек, бу вакыйга 1992 елның 21 августында Чаллы шәһәрендә булды. Моннан …

Татарстанда яңа мөфти сайланды

17 апрель «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш корылтаенда 28 яшьлек Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтие булып сайланды.

Корылтайга 263 делегат катнашырга тиеш булса да, анда 257 делегат килде дип әйтелде. Шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика түрәләре, кайбер район башлыклары да корылтай эшендә катнашты. Ачык …