Бәйрәмегез котлы булсын!

Кадерле хатын-кызларыбыз, безнең белән җан бүлешкән газиз әниләребез, сеңелләребез-апаларыбыз, яраткан хатыннарыбыз, яшерен сөйгән гүзәл затларыбыз! Барыгызны да Яз бәйрәме, яңарыш бәйрәме белән котлыйм!

Кайсы гына ирдән сорама: бай буласың киләме, бәхетлеме? – бәхетле, дип җавап бирәчәк. Кайсы гына хатын-кыздан сорама: чибәр, данлыклы буласың киләме, бәхетлеме? – бәхетле, диячәк. Ә бит кешене затлы автомобиль да, күп катлы йорт та бәхетле итә алмый. Кешене фәкать икенче кеше генә бәхетле итә ала.

Гүзәл затларыбыз! Яннарыгызда һәрвакыт күрәсегез килгән, җылысын тоясыгыз, назлы сүзен ишетәсегез килгән кешегез – сезне бәхетле итүче кешегез булсын. Бәхетле булыгыз!

Кәрим Яушев

Отправить комментарий