Яшерен концепция

6-9 декабрьдә Казанда булачак Дөнья татар конгрессы корылтаенда «Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе» һәм аны тормышка ашыру программасы кабул ителәчәк, дип игълан ителде. Кирәк эш. Тик нигә аны алдан берәү дә күрмәде? Исеменнән күренүенчә, үтә мөһим булырга тиешле мондый документ Конгресста, алдан укымый-тикшермичә генә, “урра” кычкырып, кул чабып …

Сайлаулар үтте, сораулар калды

Шулай итеп 4 мартта, Русиянең башка төбәкләре белән бергә, Башкортстанда да “Русия президентын сайлау” дип аталган үзенчәлекле чара үтте. Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе игълан иткән мәгълүматларга караганда, Русиянең гамәли хакимияте нәмзәте булган, инде моңа чаклы ике тапкыр рәттән президент булып утырган, шуннан соң премьерлык кәнәфиендә президентлык кәнәфие бушаганын көтеп утырган …

Ерактагы якын кешебез вафат булды

14 ноябрьдә Мюнхенда, тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак белән Мәләвез калалары арасындагы Җиргәннән булган, “Азатлык” радиосының татар-башкорт тапшыруларын оештыруда катнашкан, озак еллар шунда хезмәт иткән, милләт өчен зур эшләр башкарган Гариф Солтан 88 яшендә вафат булды. Ул бүген, 18 ноябрьдә Мюнхенның Нордфридһоф зиратында хатыны Мәдинә янына җирләнәчәк.

Ике ел чамасы элек …

Себер татарлары Татарстан буйлап концерт куя

Рәхимовчылар «Урал» фондына таянып Хәмитовка каршы һөҗүмгә күчтеләр (аудио)

17-24 октябрьләр арасында Башкортстанда ниләр булды

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2011/10/Atna17-24-oktyabr.mp3|titles=Atna17-24 oktyabr]

Татар иҗтимагый үзәге корылтайга әзерләнә

14 октябрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең X корылтае узачак.

Mилли хәрәкәт җыенының көн тәртибенә милли мәгарифне һәм телне саклап калу, милли мәктәпләрнең ябылу мәсьәләсе, Татарстанның мөстәкыйльлеген саклау юнәлешендә башкарала торган эш хакында чыгышлар кертелгән. Корылтайда башкарган эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар хакында сөйләшү күздә тотыла.

Алар арасында мәгариф …

Халкың белән бергә бул!

Татар иҗтимагый үзәге 15 октябрьдә Казанда узачак Хәтер көненә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка чакыру җибәргән. Милли хәрәкәт президенттан Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә рәсмиләштерүне сорый. 1552 елда Казанның Мәскәү гаскәре тарафыннан яулап алынуын искә төшереп, 15 октябрь көнне Казанның Ирек мәйданында Хәтер көне уздырыла. Матәм чарасына әзерлек ничек алып барыла? Бу …

Башкортстан Африка түгел. Апартеидны кем туктатыр?

Башкортстандагы хәлне Көньяк Африкада апартеид дип атыйлар иде – аерым халыкка яхшырак тормыш оештыру, ә кайберәүләргә – начаррак. Менә шушы апартеид системасы Башкортстанда рәсми рәвештә тормышка ашырыла. Җәмәгать эшлеклесе, журналист, karim-yaushev.ru порталы хуҗасы “Татар заманы” сорауларына җавап бирде.

ТЗ: Кәрим әфәнде, соңгы елларда Башкортстанда иң кискен милли мәсьәләләрнең берсе – …

Президент Рөстәм Хәмитов башкортчылыкта Мортаза Рәхимовны узып бара сыман

Башкортстан районнарын субсидияләү нәрсәгә нигезләнә?

Элекке президент Мортаза Рәхимов Уфадагы һәм күпчелек районнардагы түрә урыннарына нигездә башкортларны гына куйган булса, Рөстәм Хәмитов башкортлар укмашып яшәгән районнарга муллап бюджет акчаларын озата.

Сәясәт белгечләре һәм Башкортстандагы татар милли оешмалары җитәкчеләре билгеләвенчә, Башкортстанда башкортларны башка милләт вәкилләреннән өстен хокуклырак итеп карау 1919 елда …

Бәхәсле юл белән кергән акчаны шикле рәвештә тарату хәйриячелекме?

Яңа ел килде – иске елның проблемалары да яңа елга күчте. Шуларның иң мөһимнәре булып, әлбәттә, социаль проблемалар тора: эшсезлек, наркомания, коррупциянең котырып “чәчкә атуы”, социаль гаделсезлек…Шулай да Башкортстанда, башка төбәкләрдән аермалы буларак, милли проблемалар да җитәрлек: башкорт телен административ юл белән көчләп тагу, башкортларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен башка халыкныкылардан өстен …