Яшерен концепция

6-9 декабрьдә Казанда булачак Дөнья татар конгрессы корылтаенда «Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе» һәм аны тормышка ашыру программасы кабул ителәчәк, дип игълан ителде.

Кирәк эш. Тик нигә аны алдан берәү дә күрмәде? Исеменнән күренүенчә, үтә мөһим булырга тиешле мондый документ Конгресста, алдан укымый-тикшермичә генә, “урра” кычкырып, кул чабып кына кабул ителерме?
Нинди концепция ул? Кайда анда татарның реаль, ә номиналь булмаган яртысы — Башкортстандагы татарны саклау, яклау, үстерү концепциясе? Тагын элеккечә: Курган татары, фин татары, Ерак Көнчыгыш татары, дип санаганда, өтер аша «Башкортстан татары» дип кенә искә алып китү караламы?

Бу — минем Башкортстан татарын күпертеп күрсәтергә тырышуым түгел. Реалияләр бар бит, ассимиляция кануннары. Аларны татар үзгәртә алмый, Ньютон канунын үзгәртә алмаган кебек. Реалия аяусыз, әмма шулай: ерак перспективада, бик акыллы эш иткәндә дә, фәкать Татарстан һәм Башкортстан җирлегендә укмашып яшәгән татар гына татар булып исән кала ала. Калганнары барысы да акрынлап юкка чыга — урыслаша, казаклаша, төрекләшә, финлаша…

Әлбәттә, Татарстан белән Башкортстаннан читтә яшәүче татарларны да саклау турында да уйларга кирәк — Идел-Урал төбәгенә күчерү программасы кабул итеп булса да. Әмма, төп бурыч — Идел-Урал төбәгендәге татарның саклану программасын булдыру. Ә моны бүгенге татар конгрессы тудыра алуга бик шикләнәм. Һәрхәлдә, аны кабул итәргә җыену ысулы шуңа төртеп күрсәтә. Ышанам — концепцияне бик алыллы кешеләр язгандыр, әмма кем әйтмешли, бер баш яхшы…Хәер, кайбер мәгълүматларгв караганда бу корылтайда бернинди дә милләтне саклау программасы кабул ителмәячәк, ә бары тик милли идентификация концепциясе, ягъни, тегесе татар, монысы юк, дигәндәй бирка тагу концепциясе сыман нәрсәкәй генә. Кызганыч.

Кәрим Яушев, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте советы әгъзасы

Отправить комментарий