Бәхәсле юл белән кергән акчаны шикле рәвештә тарату хәйриячелекме?

Яңа ел килде – иске елның проблемалары да яңа елга күчте. Шуларның иң мөһимнәре булып, әлбәттә, социаль проблемалар тора: эшсезлек, наркомания, коррупциянең котырып “чәчкә атуы”, социаль гаделсезлек…Шулай да Башкортстанда, башка төбәкләрдән аермалы буларак, милли проблемалар да җитәрлек: башкорт телен административ юл белән көчләп тагу, башкортларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен башка халыкныкылардан өстен кую һ.б.

Әмма, шулай да республиканың ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрен сатудан кергән гаять зур күләмдәге акчаларның бюджетка юнәлтелмичә, Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов карамагындагы ниндидер “хәйрия фондларына” күчерелүе, гомумән бер калыпка да сыймый. Моны тагын бер тапкыр Мортаза Рәхимов кул астындагы “Урал” хәйрия фонды мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Сергей Лаврентьевның 20 декабрьдә үткәргән матбугат конференциясе раслады дияргә була. Атналык күзәтү шул хакта.

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2011/01/20110109-190105-TB-clip.mp3|titles=20110109-190105-TB-clip]

Отправить комментарий