Рәхимов-Шәймиев: бер бәхәснең чагылышы

2002 елның 28-30 августында Казанда Өченче Бөтендөнья татар конгрессы узды. Әлеге форумда Русия президенты Владимир Путин да катнашты. Һәм нәкъ Путинның Татарстан белән Башкортстан башлыклары катнашлыгында татар делегатлары белән очрашуы вакытында, Мортаза Рәхимовка ачуыннан кызарырга туры килгән иде.

Башкортстандагы Бәләбәй татар гимназиясе директоры Нурмөхәммәд Хөсәенов Путинга Башкортстанда татарлаоны кысу, …

2010 елның иң мөһим вакыйгасы – Мортаза Рәхимовның урыныннан китүе

2010 ел татар-башкорт дөньясы өчен бик мөһим ел булды. Җәй урталарында Мәскәүне башкорт болганышы белән куркытып, Рәхимовны урынында саклауны, һич булмаса аның урынына янә Рәхимов командасы башкортын китерүне максат итеп куйган Бөтендөнья башкортлары корылтае уздырылды. Чара фәкать тискәре нәтиҗә бирде.

2010 елда янә татар исәбенә башкорт санын артттыруга юнәлтелгән җанисәп …

Ренат Ибраһимов – “Ай былбылым”

Илһам Шакиров –“Чулпан”

Татар җырлары гөлләмәсе

Башкортстан татары һаман Татарстан-Башкортстан дуслыгы күпере астында кала

22 декабрдә Уфага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур делегация килде. Әлеге визит барышында ике республика арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Шулай итеп, элекке Башкортстан җитәкчесе Мортаза Рәхимов заманында бозга каткан элемтәләр яңадан аякка бастырыла башлады.

Әмма, әлеге визитның Башкортстандагы татар милли оешмалары җитәкчеләрен …

Атналык күзәтү: президент яңа – милли сәясәт иске

Башкортстан башында егерме елдан артык утырган һәм, нигездә, башкортчылыкны өскә күтәреп, татарларны рухи кысу сәясәте алып барган Мортаза Рәхимовны яшь президент Рөстәм Хәмитов алыштыргач, татар җәмәгатьчелеге аңа зур өметләр багълаган иде. Әмма, чынбарлык икенчерәк булып чыкты.

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/12/atna1212.mp3|titles=atna1212]

Яңа президентның иске президент алып барган милли сәясәттән әллә ни читкә тибелмәве, …

Урыс патриархы: Русиянең күпмилләтле булуы – бәла

Сишәмбе көнне ясаган белдерүендә урыс патриархы Кирил максат итеп, Русиядәге милли татулыкны саклап калуны куйса да, аның әйткәннәре киресенчә вәзгыятьне какшатуга гына китерә ала дигән шикләр уяна.

Патриарх Кирил (Гундяев) теләпме, әллә инде ялгыш кынамы, шушы белдерүендә татарлар өчен дә гыйбрәтле булган ике фикер яңгыратты. Һәм чиркәүне рекламалауга кереп китеп, …

Башкортстаннан «Атналык күзәтү” (08.11.2010-14.11.2010)

Башкортстанның татар милли оешмалары тагын бер “берләшү” җыены уздырдылар. Укмашуның максаты – республика җитәкчелеге белән конструктив хезмәттәшлекне нәтиҗәлерәк итү.

“Башкортстан татарлары” дип аталган бу берлекне билгеле бизнесмен һәм җәмәгать эшлеклесе Рамил Бигнов җитәкләде, аның беренче урынбасары итеп Көнбатыш башкортлары корылтае рәисе урынбасары, фән кандидаты Илдар Габдрафиков билгеләнде.

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/11/atnaa.mp3|titles=atnaa] …

Татарстан суверенитетсыз һәм президентсыз калыр, мөгаен. Әмма, бер-ике елдан.

«Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү берничә ел дәвам итәчәк һәм 2012 елдан да иртәрәк төгәлләнмәячәк. Бу бик җаваплы эш, сүз Татарстаннаң иң Төп кануны турында бара», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин «Интерфакс» агентлыгына. Ә Татарстан Президенты вазыйфасы ким дигәндә 2012 елга кадәр сакланачак һәм бу федераль законнарга туры килә.

Ул парламент …