Башкортстаннан «Атналык күзәтү” (08.11.2010-14.11.2010)

Башкортстанның татар милли оешмалары тагын бер “берләшү” җыены уздырдылар. Укмашуның максаты – республика җитәкчелеге белән конструктив хезмәттәшлекне нәтиҗәлерәк итү.

“Башкортстан татарлары” дип аталган бу берлекне билгеле бизнесмен һәм җәмәгать эшлеклесе Рамил Бигнов җитәкләде, аның беренче урынбасары итеп Көнбатыш башкортлары корылтае рәисе урынбасары, фән кандидаты Илдар Габдрафиков билгеләнде.

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/11/atnaa.mp3|titles=atnaa]

Комментарии: 1 - Башкортстаннан «Атналык күзәтү” (08.11.2010-14.11.2010)

  • Кадерле

    Кэрим эфэнде Яушев материалынын элегэ икенче олеше турында бер-ике суз эйтэсе килэ.
    Республика халкы бу урланган акчалар турында пошына. Хэттэ ул акчаларны эзлэу хэм табу максатында Рэмил Бигнов житэкчелегендэ ниндидер ижтимагый оешма да тозелде шикелле. Карасан, бары да гади гына килеп чыга икэн: акчалар урланмаган, алар махсус урыннарда-Рэхимов карамагында кон курэ, ягъни кубэя тора.
    Ин кызыгы шунда, дэулэт структураларынын берсенен дэ мона исе китми. Хэттэ, алар бу жинаятне бары да алдан белэлэр сыман. Алай гына да тугел, бу зур жинаятне, ботенлэй дэ жинаят итеп санамыйчы, узлэре бергэлэшеп оештырган сыман куренэ. Чонки алай булмаган хэлдэ, бу урланган акчалар язмышы турындагы хэбэр шартлаган бомба бэрабэренэ тин тавыш чыгарыр иде.
    Башкыртстан белэн бэйлэнгэн андый «эшлэр»- 2003 елгы сайлаулар вакытында ялган булитеннэр бастыру (800 мен данэ), президент сакчылары утырган автомобильне шартлату, Дуртойле татарларын «кыйнау», Благовещен яшьлэрен кыйнау… Бу жинаятлэр бары да дэулэт структураларынын берсен дэ аптыратмады. Аларнын беразы буенча гына суд эшлэре ачылса да (Благовещен эше буенча…), Гитлер Германиясендэге сымак яшлэрне куплэп кызганусыз кыйнау очен дэ гаеплелэрнен кубесе курку белэн генэ чиклэнде шикелле.
    Мондый куренешлэр нэрсэне анлата сон?! Минемчэ, алар бары да, бердэн, бездэ «диктатура закона» урнына «диктатура вертикали власти» икэнне анлатса, икенчедэн, алар бары да остэге хэкимият белэн килешенеп, халыкны, шул исэптэн хэм беренче чиратта, кочле сэяси басымга дучар ителгэн татар халкын куркыту очен уздырыла.

Отправить комментарий