Атналык күзәтү: президент яңа – милли сәясәт иске

Башкортстан башында егерме елдан артык утырган һәм, нигездә, башкортчылыкны өскә күтәреп, татарларны рухи кысу сәясәте алып барган Мортаза Рәхимовны яшь президент Рөстәм Хәмитов алыштыргач, татар җәмәгатьчелеге аңа зур өметләр багълаган иде. Әмма, чынбарлык икенчерәк булып чыкты.

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/12/atna1212.mp3|titles=atna1212]

Яңа президентның иске президент алып барган милли сәясәттән әллә ни читкә тибелмәве, аның кадрлар сәясәтендә дә ачык күренә. Шулай, соңгы көннәрдә республикада ике түрә урыннарын югалттылар. Икесе дә башкорт (башкорт булмаган түрәләрне Уфада табуы авыр булгангадыр инде).

Беренчесен – Башкортстанның мәгариф министры Зиннәт Аллаяровны республика президенты үзенең указы белән эшеннән бушатты. Указ дөнья күргәнче, республиканың хокук саклау органнары Зиннәт Аллаяровның һәм аның урынбасарының мәктәпләр салдырганда тендерлар үткәреп тормыйча гына, үзләренә якын төзелеш оешмасына заказны биреп яткалыкларын ачыкладылар һәм бу мутлыклар буенча җинаять эше ачтылар.

Икенчесе – Башкорт филармониясе директоры һәм бер үк вакытта радикал башкорт яшьләре союзы җитәкчеләренең берсе булган Данир Гайнуллинга каршы, аның башбаштаклыкларына чыдамнары калмаган артистлар, биючеләр баш күтәрде. Нәтиҗәдә, Данир Гайнуллин “үз теләге белән” эшеннән китәргә мәҗбүр булды.

Рөстәм Хәмитов, шундый шартларда урыннарыннан китәргә мәҗбүр булган шушы ике башкорт түрәсенә “кәҗә билеты” тоттырасы урынга. Аларның икесен дә яңа бюджет кәнәфие әзерли. “Аргументы недели” гәзитенең Башкортстаннан 10 декабрь кушымтасында әйтелгәнчә, җинаять эше кысаларында йөрүче Зиннәт Аллаяров Башкортстандагы педагогик училищелар берләшмәсе кураторы итеп билгеләнәчәк.

Җинаять эше кысаларында йөрүче икенче “җирле кадр” — Данир Гайнуллин мәдәният министрлыгының мәдәни һәйкәлләрне саклау үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде.

Иң мөһиме, дигәндәй, Уфадагы Ак йорттан саркылып чыккан мәгълүматларга караганда, бушаган ике урынга да янә башкорт түрәләрен билгеләү күзаллана. Мәгариф министры кәнәфиенә Сынтимер Баязитов дигән кешене, ә филармония башына, 90нчы еллар башында һәм уртасында Башкортстан татарлары мәнфәгатьләренә каршы актив көрәшкән, Башкорт яшьләре союзын төзүчеләрнең берсе булган, Ринат Баимовны куярга җыеналар.

Шулай итеп, Рөстәм Хәмитовның кадрлар сәясәте дә, гомумән, милли сәясәте, элекке президент Мортаза Рәхимовныкыннан бик аерылмый. Хәмитов та, Мортаза Рәхимов кебек, Башкортстанны күпмилләтле халыкларныкы дип түгел, ә башкорт республикасы сыйфатында кабул итә, ахры.

Кәрим Яуш, Башкортстан

4 комментария Атналык күзәтү: президент яңа – милли сәясәт иске

  • анонимно

    Узе татар булып та башкортка сатылгач Хамитовтан ни котэсэн инде. Бу алыштырулар «шило на мыло » гына инде. Нишлисен аларнын яки башкортларнын башка кешелере дэ юк бит. Аллаяровны Зугурага, Гайнуллинны Баимовка хэм янадан кирэгэ. Менэ барлык булган кадровая политтика!

  • Кадерле

    КичэРФ президенты Дмитрий Медведевнын Мэскэу низаглары турында чыгышын тынларга туры килде. Хэм ул миллэтлэрне аеру сэясэте белэн шогеллэнгэннэрне утка тотты. Нык итеп. Имеш, алар шушындый жинаяти эш белэн шогеллэнгэннэрне табачак хэм барын да суд аша хокемгэ тартачак. Ярар, шулай да булсын ди. Тик, минемчэ, алар коньяк республикалардан килгэн яшьусмерлэргэ кубрэк кагыладыр. Урыс жинаятчелэренэ кимрэктер, чонки, монда да билгелэнгэнчэ, аларнын кубесе шул ук «нашисты» тугелмени?! Турыга алай булмаган хэлдэ дэ, аларда рухи берлек эллэ кайдан кычкырып тора.
    Хэм бу проблемага икенче яклап карасак, шушындыйрак бер кызык нэрсэ ачыкланыр. Инде берничэ йоз ел дэвамында, хэм бигрэк тэ совет заманында, хэм тагы да ныграк сонгы 20 ел эчэндэ Башкыртстанда миллэтлэргэ аерып карау, берсен оскэ кутэреп, икенчесен батыру сэясэте алып барылды. Хэм шушы эшнен башында торып, 20 ел дэвамында бу жинаяти эшчэнлектэн гайре республика байлыгын талап киткэн жинэятчегэ шул ук Медведев тарафыннан зур орден булэк ителде. «Талагыз халык байлыгын, жинэятлэр кылыгыз, сезгэ дэ берни булмас, э киресенчэ, мактарбыз, орден белэн булэклэрбез!»- дигэн сыман…

  • Udacha

    Эй, халык! Нинэ башкорт, татар тип талашагыззыр инде!Урыс патриархынын телмэренэ тагы бер генэ игтибар итегез эле. Беззе талаштырыу уларга якшы, э хез язахыгыз- татар, башкорт. Башкорт, татар безгэ тиклем йэшэгэн, бездэн хун да йэшэр. Татыу йэшэйек эле был донъяла. Ошо гумер эсендэ бер-беребезгэ яхшылык эшлэп калырга тырышайык.Именлек барыбызга ла!!!!!!!

  • Зем

    Дорес тату яшик онотыйк ботен яузлыкларны берлэшергэ кирэк башкорт халкы белэн ике халыкка да файда булсын

Отправить комментарий