Татарның бер генә терәге бар – икенче татар

4 декабрьдә “Татар заманы” гәзите сайтында “Татар заманы”ның яңа блогеры Римзил Вәлиевтән инкыйлап сабаклары” дигән аналитик язма пәйда булды.

Бик мәгънәле язма, программ фикерләр. Образлы итеп әйткәндә, болар барысы да елый-елый чаң кагуны хәтерләтә. Әмма, чаң кагучыны ишетүче бар микән? Ни дисәң дә, ТНВдагы телетапшыруларда төрле төбәктәге татарлар бәхетле, имин, киләчәкле итеп күрсәтелә. Бер генә нәрсә уйландыра: андый тапшыруларда татарча сөйләшүче бала күренми, гомумән, яшьләр күренми. Әмма, картлар бии, җырлый…һәм ТНВдан тыш акрынлап теге дөньяга китә бара. Алмаш юк.

Башкортстанга килгәндә…Мондагы татар проблемасын тасвирлаганда һәм, иң мөһиме, аларны чишү юллары турында уйланганда, Римзил әфәнде дә, кызганычка каршы, татарстандагыларга, гомумән, Башкортстаннан читтә яшәүче татарларга хас «саклык» күрсәтә. Ягъни, Башкортстандагы татарны ничек тә булса коткарырга кирәк, әмма, башкорт элитасын ачуландырмыйча гына. Бүре дә тук булсын, сарык та исән булсын.

Егерме елдан артык вакыт күрсәтте: алай булмый. Әгәр бөтен кануни юлларны-ысулларны кулланып Башкортстандагы татарларны яклау-саклау механизмнарын булдырмыйбыз икән, һаман “бүре дә тук булсын, сарык та исән булсын” дип кыланабыз икән – нәтиҗәдә бүре генә тук булачак.
Кемдер әйтер: иң беренче чиратта Башкортстан татары үзен-үзе саклау өчен көрәшә белергә тиеш дип.

Дөрес. Әмма бит: бер якта акчасыз милли оешмалар, икенче якта – бөтен административ һәм репрессия ресурсына һәм финанс куәткә ия булган рәсми хакимият! Мондый шартларда, көрәш азмы-күпме тигез булсын өчен, йә Башкортстандагы татар оешмаларына көчле финанс ярдәме оештырырга кирәк, йә булмаса (монысы, бәлки, отышлырактыр да) Татартстандагы рәсми хакимият факторын эшкә җигәргә кирәк.

Югыйсә, ни пычагыма Татарстан белән федераль үзәк арасындагы Шартнамәдәге “Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтү” турындагы мәддә? Табутлар өләшү “ярдәме” турында сүз бармыйдыр бит. Ә башка төр ярдәм күрсәтү турында авыз ачучы күренми. Рәсми даирәләрдә. Моңа хәтле киң пропагандаланган төрле төбәкләргә барып концерт-сабантуйлар оештыру – әнә шул бушка табут өләшү сыман гына кабул ителә.

Кәрим Яушев

2 комментария Татарның бер генә терәге бар – икенче татар

  • уаян

    кит кутакка!

  • Уфадан берәү

    Уфа татарларының милли трагедиясе турында ачы һәм хакъ cүзләр болар… Безнең халыкны шулай йоклаган һәм мәрткә киткән килеш гүргә илтеп тыгарлар ахры… Ай-һай йокың каты татар кешесе! Уянырга вакыт түгелме?

Отправить комментарий