УЛ БУЛМАСА

Мортаза Рәхимовка ода

Башкортостан гәзитләре көн-төн Бары Мортазаны мактыйлар. Ул булганга, имеш, башкорт халкы Бөлгенлеккә төшеп батмый ла.

Ансыз икән иген үсми кала, Төзелми, ди, хәтта мәктәпләр. Җиңүләрдән җиңүләргә имеш Башкорт илен йөртә җитәкләп.

Шәһәр саен гына түгел икән, Урам саен бәдрәф төзеткән, Үзе барып тасмаларын кискән Сүрәтләре төшми …

“Азатлык” радиосында Башкортстаннан атналык күзәтү (28.06 – 04.07)

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/07/atna04.07.2010.mp3|titles=atna04.07.2010]

azatliq.org

Гадәттә, фикер каршылыклары үсеш билгесе. Бу очракта нәрсәдер — билгесез

Башҡорт йәштәре лидерҙарының берләшеүе өсөн намыҫлылыҡ кәрәк

I Башҡорт йәштәре ҡоролтайы күптән үтте, әммә башҡорт йәштәре ойошмалары араһында унда үткән ваҡиғалар тураһындағы бәхәстәр әлегә тиклем тынмай.

Ярһыу бәхәстәрҙең төп темаһы булып ҡоролтай делегаттарының бер өлөшө, ҡайһы бер ойоштороусыларҙың үҙ тотоштарына ҡарата протест белдереп, залды ташлап китеүҙәрендә тора. Залды ташлап китеүсе …

“Азатлык” радиосында Башкортстаннан атналык күзәтү (21.06 – 27.06)

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/07/Atna.mp3|titles=Atna]

Уфадагы “Хәмзә” мәчетен җимерүләре ихтимал

Әлеге мәчет тирәсенә салынган хезмәтләндерү биналарын җимерү июльнең дүртләренә күчерелгән. Мәчет үзе канунсыз төзелгән дип игълан ителгән.

Уфаның Сипайлово бистәсендәге бердәнбер мәчетнең имамы һәм аны үз исәбенә салдыртучы Хәмзә хәзрәт әйтүенчә, хокук саклау органнары әлеге мәчет канунны бозып салынган дип баралар, ә мәчетне хезмәтләндерү өчен төзелгән өстәмә корылмаларны кичекмәстән җимереп …

“Азатлык” радиосында Башкортстаннан атналык күзәтү (14.06 – 20.06)

Бу тапшыруда күптән түгел генә үткән III Бөтендөнья башкортлары корылтаендагы кайбер чыгышларга анализ бирелә, Башкортстан җитәкчелегенең октябрь аенда үтәчәк җанисәпкә әзерлекне башкортчылык ягына каерып алып баруы турында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин белән әңгәмә тәкъдим ителә.

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/06/Karim0620-2010.mp3|titles=Karim0620-2010] …

Калыпка сыймаган башкортлар

11 июньдә Уфаның Конгресс-холл (Халыклар дуслыгы булырга тиешле булган) бинасында башкорт яшьләренең I Корылтае үткәрелде. Башкорт түрәләре оештырган бу чара үтә җәнҗаллы булып чыкты.

Җәмәгатьчелектә, барлык башкорт оешмалары да Башкортстан президенты тирәсенә тупланган башкорт элитасы кулындагы курчаклар, дигән фикер таралган. Яңа гына үткән III Бөтендөнья башкортлары корылтае да, аңа параллель …

Республика җитәкчелеге экстремизмы түгелме соң бу?

Татар түгел, башкорт сез

2010 елның октябрендә Русиякүләм халык исәбен алу кампаниясе узачак. Башкортстанда бу эшкә инде күптән тотындылар. Бурыч бер — республикадагы татарларга «башкорт тамырлары»н ышандыру һәм шул татарларны башкортлаштыру хисабына башкорт санын арттыру.

Күрше республикадан яу кырыннан төсле «сводкалар»ны яудыралар гына. Әле теге, әле бу районга башкорт телевидениесе, …

Бөек Болгар яңадан кайнап торачак

Болгарда зур форум үтәчәк

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында 19-21 июньдә халыкара фәнни форум узачак. Анда Болгарстан, Маҗарстан (Венгрия), Израил, Русия һәм Украина галимнәре катнашыр дип көтелә.Татарстан фәннәр академиясе белдерүенчә, болгар цивилизациясен тирәнрәк өйрәнү әлеге форумның төп максатларының берсе.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының археология үзәге мөдире Айрат Ситдыйков сүзләренчә, …

Мин Татармын!

Мин татармын, татар булып туып, Татар булып яшим дөньяда. Татар булып калам, тирә ягым Һич татарсыз төсле булса да.

Мин татармын, мин татардан туган, Димәк ки мин татар баласы. Татар баласына, татар булып, Уйлыйм, кирәктер дип каласы.

Йөрәгемнең соңгы тибешендә, Халкым белән һаман атлармын! Халкым татар, халкым белән бергә Мин …