Мин Татармын!

Мин татармын, татар булып туып,
Татар булып яшим дөньяда.
Татар булып калам, тирә ягым
Һич татарсыз төсле булса да.

Мин татармын, мин татардан туган,
Димәк ки мин татар баласы.
Татар баласына, татар булып,
Уйлыйм, кирәктер дип каласы.

Йөрәгемнең соңгы тибешендә,
Халкым белән һаман атлармын!
Халкым татар, халкым белән бергә
Мин дә әле һаман татармын!

Татар Тюрк

9 комментариев Мин Татармын!

  • Аноним

    осталось историю придумать.

  • Алмаз Cултан

    Миндә! )))))))))))))

  • ясәви Рөстәм Илдар улы

    күңелгә тия торган шигырь…

  • Ал

    замечательный стих

  • Радик Нуретдин

    Татар төрек,бик матур язгансың! Менә минеке, «көе» шул ук.)))
    *******
    Кранны борып сулар алдың,
    Никтер күзләрең сагышлы.
    Сагындыңмы әллә,җаным,
    Балачактагы тавышны?

    Дәшмәсәң дә, яхшы аңлыйм,
    Мин дә бит-авыл баласы.
    Киләдер йөгереп төшеп,
    Чишмәләрдән сулар аласын.
    Шулай ул-татар баласы…
    12.03.2002 ел.

  • Татар Басмачы

    Татар Тюрк, бик дөрес яздыгыз, һәр татар баласы үз үзеңне татар булып сизелеп торырга тиеш, татар телен белсә дә, белмәсә дә, керәшен мә, мишәр мә я башка татар булса да, барыбыз бер халык булырга тиеш.

  • чингис

    только те народы могут гордиться,кто может защитить себя. когда татары имели свое войско?называть башкиро-мещерякское войско татарским или монгол татарами?у татар два занятия-служивый и торговый.перепись покажет рост самосознания нашего мишарского народа.мы служили у чингиса,мы воевали в составе россии.

  • Татар баласы

    Аңламадым бу нәрсә булган? Нәрсә язасын килә, фикерләрен дөресләп яз.

  • Роза с шипами

    Илишев әйткәнчә, ике аяк арасында асылынып тора ул (чингис),баш түбән озак торгач, ботала башлаган, шуңа үзе дә нәрсә язганын аңлый алмый, матур итеп язучылардан көнләшү дә бар үзендә.
    Татар Тюрк, Радик Нуретдин! Рәхмәт Сезгә! Үзебезнең татарда шундый егетләр булуына горурланам!

Отправить комментарий