УЛ БУЛМАСА

    Мортаза Рәхимовка ода

Башкортостан гәзитләре көн-төн
Бары Мортазаны мактыйлар.
Ул булганга, имеш, башкорт халкы
Бөлгенлеккә төшеп батмый ла.

Ансыз икән иген үсми кала,
Төзелми, ди, хәтта мәктәпләр.
Җиңүләрдән җиңүләргә имеш
Башкорт илен йөртә җитәкләп.

Шәһәр саен гына түгел икән,
Урам саен бәдрәф төзеткән,
Үзе барып тасмаларын кискән
Сүрәтләре төшми гәзиттән.

Бары Рәхимов аркасында
Күпләп бала таба аналар.
Рәхмәтләргә күмеп, Үз кулыннан
Медаль алып, ди, куаналар.

Язлар саен яңгыр яумас иде
Рәхимов президент булмаса,
Яңгыр түгел, яз да килмәс иде,
Ярый Мортазабыз бар ласа.

Ансыз хәтта кояш чыкмый, диләр,
Мортазасыз сыер савылмый.
Ул булмаса, имеш, кар-бураннар
Кышын түгел, җәен давыллый.

Авыллардан авылларга йөреп
Җитешә ул тасма кисәргә.
Эх!
Шуңа микән килә тизрәк үзен
Пенсия иясе итәргә!

Венер Фаттахов

Комментарии: 1 - УЛ БУЛМАСА

Отправить комментарий