“Азатлык” радиосында Башкортстаннан атналык күзәтү (12.07 – 18.07)

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/07/Atna1.mp3|titles=Atna]

Татарстанда Башкортстанга зур өметләр баглыйлар

Татарстандагы сәясәт белгечләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре Башкортстанда хакимият алмашынганнан соң җанисәптә татарларга басым кимер, үзара мөнәсәбәтләр яхшырыр дип өметләнә.

Башкортстан президентының вазыйфадан китү хәбәренә Татарстандагы рәсми хакимият даирәләре әлегә мөнәсәбәтен белдермәде. Матбугатта берничә сәясәтче һәм эшмәкәрнең генә фикере күренде. «Азатлык» радиосы Казандагы билгелеге кешеләргә күрше республика җитәкчесе Мортаза Рәхимовның урыннан …