Калыпка сыймаган башкортлар

11 июньдә Уфаның Конгресс-холл (Халыклар дуслыгы булырга тиешле булган) бинасында башкорт яшьләренең I Корылтае үткәрелде. Башкорт түрәләре оештырган бу чара үтә җәнҗаллы булып чыкты.

Җәмәгатьчелектә, барлык башкорт оешмалары да Башкортстан президенты тирәсенә тупланган башкорт элитасы кулындагы курчаклар, дигән фикер таралган. Яңа гына үткән III Бөтендөнья башкортлары корылтае да, аңа параллель рәвештә үткәрелгән башкорт яшьләренең I Корылтае да, моның бик алай түгеллеген күрсәтте.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башланыр алдыннан ун башкорт оешмасы Русия Президентына ачык хат белән мөрәҗәгать итеп, әлеге чара фәкать Мортаза Рәхимов режимын саклап калу өчен оештырыла дип белдерделәр һәм Русия Президентыннан Башкортстандагы ягулык-энергетика предприятиеләрен сатканнан кергән 2 млрд$ акчаның кемнәр кесәсенә кергәнен ачыклауны таләп иттеләр.

Ә башкорт яшьләренең I Корылтае эшен башлаганда, башкорт яшьләренең радикаль һәм сүздә булса да, татарлар белән туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк, дип чыккан “Күк бүре” оешмасы вәкилләренең икенче сортлы буларак бәһалануы ачыкланды. Түбәндәге видеоязмада башкорт яшьләренең I Корылтае ничек эшли башлаганы тасвирлана.

Кәрим Яушев

2 комментария Калыпка сыймаган башкортлар

  • рим

    яуш ты же проклинал кук буре,а теперь что,хозяин не велит?

  • Аноним

    Яушев тут не показал своего отношения к Кук буре. Он просто дал информацию.

Отправить комментарий