 1, Апрель, 2010  Просмотры:  Комментарии:
Быел үтәчәк җанисәпкә әзерләнү Башкортстанда ниндидер гайре табигый масштаблар алды. Республикадагы рәсми мәгълүмат чараларының бу юнәлештәге активлыгы, элекке вакытларда булган президент сайлауларын хәтерләтә башлады.
Шулай, атнага биш тапкыр Башкортстанның дәүләт телевидениясы иң отышлы кичке вакытта татар районнарыннан “Минем кече ватаным” дигән тапшырулар оештыра. Башкортлар күпләп яшәгән Урал арты районнары мондый …
 31, Март, 2010  Просмотры:  Комментарии:
9 апрель Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында татар морзаларына багышланган фәнни-гамәли конференция узачак. Аны Тарих институты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, республиканың татар морзалары Мәҗлесе оештыра.
Конференцияне оештыруның максаты — татар кнәзләре, морзаларының шәҗәрәләрен, аларның татар һәм урыс дәүләтчелеген үстерүдәге ролен өйрәнү һәм халыкка таныту, татар халкының социомәдәни үсешенең тарихын …
 31, Март, 2010  Просмотры:  Комментарии:
27 мартта Башкортстанның Бүздәк районы үзәге Бүздәктә район хакимияте башлыгы Радик Хаҗиевның башбаштаклыкларына түзә алмый башлаган халык митингка чыкты. Сезнең игътибарга әлеге митингка Богады авылыннан килгән Рәдиф Гыйззәтуллинның чыгышын тәкъдим итәбез.
[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/03/buzdek.mp3|titles=buzdek]
 31, Март, 2010  Просмотры:  Комментарии:
Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларында татар телендә сөйләшүче халыкны быел үтәчәк җанисәптә башкорт булып язылырга өндәүләр кызганнан кыза бара.
Җанисәпне “тиешле” итеп үткәрү мәсьәләсе башкорт элитасы өчен шул хәтле мөһимгә әйләнә бара ки, моңа багышлап, хәтта, республика хөкүмәтенең махсус утырышы үткәрелде. Бу утырышны Башкортстанда дәүләт телләрен гамәлгә кую комиссиясе рәисе, республика …
 30, Март, 2010  Просмотры:  Комментарии:
25 мартта Казанда республиканың яңа президенты Рөстәм Миңнехановны “тәхеткә утырту” чарасы – инаугурация үткәрелде. Сезнең игътибарга шушы чарадагы бер чыгышны, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның чыгышын тәкъдим итәбез.
[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/03/robert.mp3|titles=robert]
 28, Март, 2010  Просмотры:  Комментарии:
Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Азамат Галин беренче тапкыр “Азатлык” радиосы хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде. Ул өченче Бөтендөнья башкортлары корылтаена әзерлек, башкорт халкы алдында торган максатлар турында сөйләде.
Азамат әфәнде, сез Бөтендөнья башкортлары корылтаен Башкортстан җитәкчелеге өчен шактый катлаулы чорда җитәкләдегез. Сезнең алда бүген нинди мөһим мәсьәләләр тора, шуларның …
|
|