Казанда татар морзаларына багышланган конференция узачак

9 апрель Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында татар морзаларына багышланган фәнни-гамәли конференция узачак. Аны Тарих институты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, республиканың татар морзалары Мәҗлесе оештыра.

Конференцияне оештыруның максаты — татар кнәзләре, морзаларының шәҗәрәләрен, аларның татар һәм урыс дәүләтчелеген үстерүдәге ролен өйрәнү һәм халыкка таныту, татар халкының социомәдәни үсешенең тарихын һәм бүгенгесен барлау. Әлеге фәнни җыенда катнашучы галимнәр, татар морзалары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре татар морзаларының урта гасырдагы төрки-татар һәм Русия дәүләтләрендәге социаль һәм хокукый хәлен, аларның шәҗәрәләрен, бүгенге шартларда морзалыкны үстерү проблемалары хакында фикерләшәчәк.

Конференция пленар утырыш белән башланып китәчәк. Анда Тимур Акулов, Рафаил Хәкимов, тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госманов, Татарстанның татар морзалары Мәҗлесе башлыгы Айрат Терегулов катнашыр, дип планлаштыра оештыручылар. Пленар утырышта җыенда катнашучылар Башкортстаннан Гөлназ Азаматованың татар морзаларының мәдәни үзбилгеләнүе, Яков Гришинның поляк-литва татарларында дворян (шляхет) сословиясенең барлыкка килүе, Тоболдан Зәйтүнә Тичинскихның Касыйм һәм Себер татарларының этник багланышлары, Фәридә Шәрифуллинаның Русия дәүләтен торгызуда Касыйм морзаларының роле хакында чыгышлар ишетә алачак.

Аннан соң конференциянең эше секцияләрдә дәвам итәчәк. Беренче секция татар морзалары барлыкка килүнең тарихи аспектларына багышланачак. Анда Русиядә һәм Алтын Урдадан соңгы дәүләтләрдә тарханлык институты, «служилый» татарлар, XVII гасырдагы Смута вакытында татар кнәзләре һәм башкалар хакында сүз барачак.

Икенче секциядә исә төрле татар морзалары нәселләре, аларның шәҗәрәләре турында фикерләшәчәкләр. Аерым алганда анда Арзамастагы һәм Алатырдагы татар кнәзләре, Еникеевлар, Апаковлар нәселе, Кудашев кнәзләре турында мәгълүмат биреләчәк.

Өченче секция татар морзаларының бүгенге хәле, хәзерге шартларда морзалыкны торгызу проблемаларына багышланачак. Утырышта татар морзаларының тарихын өйрәнү мәсьәләләре каралачак, шәҗәрә ясау тәҗрибәсе белән уртаклашу да планлаштырыла.

Гүзәл Камалова, intertat.ru

2 комментария Казанда татар морзаларына багышланган конференция узачак

Отправить комментарий