“Бүгенге башкорт татармын дисә, ул әтиенә-әниенә хыянәт итә”

Быел үтәчәк җанисәпкә әзерләнү Башкортстанда ниндидер гайре табигый масштаблар алды. Республикадагы рәсми мәгълүмат чараларының бу юнәлештәге активлыгы, элекке вакытларда булган президент сайлауларын хәтерләтә башлады.

Шулай, атнага биш тапкыр Башкортстанның дәүләт телевидениясы иң отышлы кичке вакытта татар районнарыннан “Минем кече ватаным” дигән тапшырулар оештыра. Башкортлар күпләп яшәгән Урал арты районнары мондый тапшырулардан читтә кала. Телевидение, республиканың гәзитләре бер фикерне тәкърарлый: нигездә татарлар яшәгән Башкортстанның көнбатыш районнарындагы татарлар, чынбарлыкта татар түгел, ә фәлән башкорт кабиләсенә карыйлар икән.

Башкорт телендә чыгучы “Башкортостан” газетының 29 гыйнвар санында, хәтта, Бакалы районы керәшеннәрен дә башкортка әйләндерәләр. Игътибарны шул да җәлеп итә — әлеге җанисәпкә әзерләнү бизгәге Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларында Казанны гаепләүнең көчәюенә китерде. Искә алган гәзиттәге мәкаләдә бер авыл карты авызыннан шундый фикер әйттерелә:

“Бына безнең тамырзарыбыз башкортка барып тоташа, аулдаштарымда башкорт рухы көслө. Һөйләш үзгәргән, эйе, з, с өндәрен йомшартып әйтәбез. Бында гәйеп бездә түгел, касандыр бүтән миләт файзаһына астыртын гына сәйәсәт алып барылган, быны вакыт үткән һайын тәрәнерәк аңлай барабыз”. Мәкәләдә, соңрак, “бүтән милләтнең” татарлар икәнлеге ачып салына.

Башкортстанның дәүләт телевидениесен бу атнада Караидел, Аскын районнары халкын башкортлар дип игълан итте. Бу юлы да, баш ватып тормыйча элекке идеологик кысаларда эш иттеләр: экран артындагы диктор “Караидел районының башкорт авыллары”, дип сөрән сала, ә экранда район авылларының исемлеге озын тасма булып ага. Шуннан соң, әлеге җанисәпне үткәрүне тулысынча контрольдә тотарга тиешле район башлыкларына күрсәтмә рәвешендә: “Караидел районы халкының 70 процентка якыны башкортлар”, дип белдерелә.

Караидел районының бер-ике кешесеннән, элекке клишеләргә ярашлы рәвештә, саф татар телендә үзләрен башкорт дип әйттерәләр. Ә телләренең татарлыгында Казан һәм ниндидер яман ниятле көчләр гаепле икән. Башкорт телендә дәреслекләр булмау сәбәпле, ди берсе, без Казан дәреслекләре буенча укыдык. Ә анда: Казан безнең башкала, диелгән икән. Кызык килеп чыга: бөрҗән-баймаклар кебек сөйләшүче башкортлар Казан дәреслекләре буенча белем алалар да, тиз генә телләрен алыштыралар. Ә инде дәреслектән: “Безнең башкала Казан”, дигән сүзләрне укыгач, милләтләре турында да шикләнә башлыйлар, имеш.

Тапшыруны алып баручы Казанны һәм татарны турыдан-туры гаепләмәсә дә, аңлашырлык итеп әйтеп куя: “Совет чорында бу як башкортларының диалекты тиешле күләмдә өйрәнелмәве, нәтиҗәдә туган телләре дип татар теле укытылуы, халыкның үз телен берникадәр онытуына китерде. Бу кемгә кирәк булган соң? Караидел якларында кыю рухлы һун башкортлары яшәгән һәм әле дә яши. Төрле сәяси вакыйгалар аларны телләреннән яздырырга тырышкан. Әмма, үз милләтен яраткан халык, теленнән язса да, рухына хыянәт итми”.

Әлеге тапшыруларда бер яңа бер тезис та кулланылды. Үзен башкорт дип танымаучылар, хыянәтчеләр икән. Тапшыруда катнаштырылучыларның берсе: “Башкорт дигән сүз — ул тел генә түгел. Урысча әйткәндә, “есть зов предков”. Алар минем артта торалар, алар сорыйлар: син нигә алай дип әйттең? Мин даже телемне белмәсәм дә — мин башкорт дип әйтәм”, ди. Икенчесе конкретрак, ихласрак булып чыкты : “Бүгенге башкорт мин татармын дисә, ул үзенең әтиенә-әниенә хыянәт итә дигән сүз. Менә шул хыянәт… беркем дә, бер ул да, бер кыз да әти-әнисенә, үзенең ыруына, үзенең картәтәсенә, картәнисенә андый хыянәт ясарга тиеш түгелдер дип уйлыйм”, дип белдерде ул.

Шулай итеп, башкорт идеологлары, бернинди җанисәпсез дә кайсы районда күпме башкорт булырга тиешлеген билгеләгәннәр булып чыга. Караидел районында, мәсәлән, башкортлар җитмеш проценттан да ким булырга тиеш түгел. Аңлашыла ки, әгәр Башкортстандагы хакимият дилбегәсе җанисәпкә хәтле башкорт элитасы кулында калса, ул санның сиксәнгә дә, туксанга да җиткерелүе бар. Әлбәттә инде – татарның нисбәте киметелүе исәбенә.

Кәрим Яуш, Азатлык радиосы

4 комментария “Бүгенге башкорт татармын дисә, ул әтиенә-әниенә хыянәт итә”

  • татарин

    рәхмәт, бик уңышлы магбуат!

  • татар башкорто

    и я смотрю эти передачи.и солидарен с ними

  • башкорт

    и я смотрю эти передачи.и солидарен с ними

  • Татар баласы

    Кызык икән, мин үзем Казакстанда торам, әммә ел саен туган якка Бирсккә, Байкига, Байкибашка барып торам, ләкин бер генә башкортны күргәнем юктер, барысы мишәр-татарлары. )))))

Отправить комментарий