“Азатлык” радиосында Башкортстаннан атналык күзәтү (23.08 – 29.08)

Республиканың яңа президенты Рөстәм Хәмитов 40 көннән артык президент кәнәфиендә утыруына карамастан, аның милли сәясәтен аңлавы әлегә шактый катлаулы. Шушы президентлык чоры эчендә аның авызыннан әлегә бер тапкыр да “татар” яисә “милли тигезлек” дигән сүзләрнең чыкканы юк. Гел башкорт, башкортка, Урал арты районнары һ.б. Бу атнада ул Сибай Баймак якларында булып, башкорт телендә сөйләшә алуын күрсәтте.

Җанисәпкә бер айдан чак кына артык вакыт калды. Мортаза Рәхимов президент чорында район җитәкчеләренә үзләрендә күпме башкорт булдырырга әмер бирелгән дигән хәбәрләр бар. Баксаң – мондый этлекләр электән килә икән. Бу турыда Дүртөйле хакимиятенең элекке башлыгы Рухылбаян Янгиров белән әңгәмә бирелә.

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/08/Atna-0829.mp3|titles=Atna 0829]

Отправить комментарий