“Азатлык” радиосында Башкортстаннан атналык күзәтү (02.08 – 08.08)

Бу тапшыруда Башкортстанның яңа президенты Рөстәм Хәмитов оештырган республиканың яңа хөкүмәте составына анализ ясала. Татар җәмәгатьчелегенең нигездә башкорт-урыслардан торган бу хөкүмәтне ничек кабул итүләре дә бәян ителә.

Тапшыруда, шулай ук, 1 августта Күк бүре башкорт оешмасы тарафыннан үткәрелгән “бөтенбашкорт җыенына” да туктап үтелә. Анда катнашучыларның уй-фикерләре яңгыратыла.

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/08/atna-0808.mp3|titles=atna 0808] …