“Азатлык” радиосында Башкортстаннан атналык күзәтү (09.08 – 15.08)

Бу тапшыруда Башкортстанның яңа президенты Рөстәм Хәмитов республика гәзитләре мөхәррирләре белән 4 августтагы очрашуы вакытында яңгыраткан милли өлкәгә кагылышлы кайбер фикерләре бәян ителә. Яңа президентның “татар” дигән сүзне әйтергә тартынуына да игътибар ителә.

Быел октябрь аенда үтәчәк җанисәпне башкорт ягы һаман булса татар исәбенә башкортларның санын арттыруга файдаланмакчы икән. Башкортстанның Көнбатыш өлешендәге татарларны гына түгел, Татарстанның Көнчыгышындагы татарларны да башкортка өндәүгә зур әзерлек алып барыла. Тапшыруның икенче өлеше шул хакта.

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/08/atna0815.mp3|titles=atna0815]

5 комментариев “Азатлык” радиосында Башкортстаннан атналык күзәтү (09.08 – 15.08)

  • Кадерле

    Президент Хамитовка кагылышлы бер материалда, имеш, бары да эйтелгэн, бары да билгелэнгэн, стереотипларны гына алыштырасы калды, диелэ. Минемчэ, стереотиплар алышынырга уйламый да: Хамитов узен, шул ук Нуриев-Шакировлар сыман, башкырт миллэтеннэн дип раслый, куп санлы башкырт «галимнэре» мондый «ачыштан» файдаланып, дэулэт акчасына (безнен акчаны да кушып) республиканын конбатыш хэм тоняк-конбатыш татарларын башкырт дип исбатлаган китаплар чыгара хэм халыкка тарата…
    Республика халыкларын, беренче чиратта башкырт белэн татарны, бер-берсенэ каршы куйган стереотиплар кайчан алышыныр сон?! Кайчан без бу кочле милли басымнан арчаланып, иркен яши башларбыз?! Исегезгэ тошерим: элеге конгэ республикада жэмгысе 503 татар авылы башкырт авылы итеп кучерелгэн! Билгеле, анда укыту да тик башкырт телендэ генэ… Татар халкы бу конне куп котте. Ягъни Рэхимовнын алышынуын. Тик президент алышыну белэн республикада милли буталчыктан чыгу ягына караган бернинди селкену дэ сизелми. Эгэр халык узен чираттагы тапкыр алдаганнарын шэйлэсэ, минемчэ, бу юлы аны тыныч кына кабул итмэс. Хэм республикада ярыйсы куркыныч хэл туарга да момкин…

  • турак

    шэжеренды ойран,анан яз,казан етеме булсан,шунда кач.

  • тәре типкән

    Блог-блог дия-дия кычкырыналар, анда кереп укысаң нәрсә генә юк. Башкырт теленә каршы урысязычнийлар куркмыйча язалар, главаларның, министрларның тетмәсен тетәләр. Татарга караган шикаятләр юк. Аларны шиксез кемдер бетереп бара. Үзем берничә кат БСТ, телләр кануны турында яздым — ул язмалар чыкмады. Кызык бит,
    башкыртның иманын өшкерәләр рәхәтләнеп, ансы үтә, ә татар диюгә цензура салалар. Нигә кирәк яңа президенткә бу тел качырулдар? Минемчә татар белән яңадан сәясәт уйныйлар. Башкырт телен киләсе елда укытуны туктаячаклар, урысның риза булсын өченгә, ә башкыртызасияне дәвам итәчәкләр. Хәмитов халыкка якын булып күренмәкче, имеш демократ, ә чыннындагы гамәлләре киресен раслый түгелме?

  • ***

    3189, тәреңне кая куярга белмәсәң, тишегеңә тыгып куй

  • турак

    президент не любить клички произносить,поэтому и не произнес позорное кличку-тартар.

Отправить комментарий