Марсель Әхмәтҗан: “Татар милләте чүп савыты түгел”

Тарихчы галим Марсель Әхмәтҗанның күптән түгел тагын бер китабы чыкты. Китап “Дәшми калмам – Газраилне күргәндә дә…” дип атала. Ул нибары 300 данәдә һәм сатуда булмаячак.

Узган майда гына галим “Турай – Миякә арасы: бар да меңнәр баласы” дигән кечкенә китап чыгарган иде. Әле яңа гына табадан төшкән китабына ул, нигездә, милли бердәмлеккә өндәү һәм мәдәни мирасыбызга сак караш тәрбияләүне күздә тоткан мәкаләләрен сайлап алган. Алар соңгы 20 елда татар һәм урыс телле матбугатта дөнья күргән.

Ул бу китабын да, “Турай-Миякә арасы: бар да меңнәр баласы” китапчыгы кебек үк үз акчасына чыгарган. Китапның исемен Тукай сүзләре белән атавының да эчке мәгънәсе бар, ди ул.

“Эш шунда ки, мин монда кайбер кешеләрнең дәрәҗәсенә карап тормадым, туры әйттем. Шуңа күрә Тукай сүзләре белән атадым да. Соңгы вакытта ялган тарих язып халыкның башын бутаучылар бар. Узган гасырның күренекле шәхесләребезнең фаҗигале хәлләре турында да халык белми. Башкортстан татарларына кагылышлы мәкаләләрем дә керде.

Мәсәлән, соңгы вакытта Рәхимовның дәүләт киңәшчесе Лаврентьев татарларга каршы пычрак интервью биргән иде. Аңа мәкалә белән каршы чыгарга туры килгән иде. Бу китап әзерләнә генә иде әле, шуңа да ул мәкаләне дә җыентыкка керттем.

Бу китапка кергән мәкаләләр, нигездә, татар телендә. Урыс телендә чыккан мәкаләләрне дә бирдем, аларны тәрҗемә итеп тормадым. Чөнки бу китап белән кызыксынган кешеләр аның мәгънәсен аңлыйлар, беләләр”, ди Марсель Әхмәтҗан.

“Дәшми калмам – Газраилне күргәндә дә…” китабында Марсель Әхмәтҗанның татар тарихы турындагы “Татарга татарның үзе хакында хакыйкать кирәк”, “Күзгә кереп торган хата”, “Татарлар борынгы Кытайда да булган” дигән мәкаләләре кергән.

Марсель Әхмәтҗан татар халкы тарихына икенче яссылыктан карыйм, дип белдерә. “Чөнки моңа кадәр тарих рәсми, бер дә хакыйкатькә туры килмәгән рәвештә бара. Бер халыкның тарихын кимсетеп, мәсхәрәләп, түбәнсетеп язуга мин беркайчан да риза булмадым.

Мәсәлән, Алтын Урда тарихын бик түбән дәрәҗәләргә төшереп яздылар. Ә бит Европада булмаган суүткәргечләр, Алтын Урданың бөтен шәһәрләрендә була. Европада чуен коймаганда, Алтын Урдада 140лап мөселман шәһәрләрендә чуен койганнар, кирпеч яндырганнар. Зәркән сәнгате нык үскән булган. Татар сәнгатен төрле юнәлешләрдә кимсетергә тырышулар булды. Бу китапта шуларга каршы әйтелгән фикерләр тупланды”, ди галим.

Матбугат бер төрле, тарихи документлар икенче төрле сөйли

Җыентыкның байтак өлешен Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәтенә каршы язылган мәкаләләр алып тора. “Башкортлаштыру”, “Башкорт шовинизмы чагылышы”, “Меңнәр шәҗәрәсенең Миякә тармагы” кебек мәкаләләрдә Марсель Әхмәтҗан тарихчы буларак үз фикерен әйтә.

Ул бу сәясәт дәвам итсә, татар халкына зур куркыныч яный, ди. “Чөнки бүген, бигрәк тә быел, шулкадәр ярсулы агитация барды. Телевидениедә, радиода, матбугатта, хәтта татар телле газетларда Башкортстандагы татарларга “сез борынгыда башкорт булгансыз, телегезне оныткансыз”, дип кабатладылар. Ә бит карасаң, документлар бөтенләй башканы сөйли. Мәсәлән, 1761 елгы “Ревизийская сказка” документы бар. Анда Казан белән Уфа арасындагы чама белән ике меңләп авылның исеме язылган. Шушы Казан белән Уфа арасында җиде генә башкорт авылы бар. 900ләп татар авылы, 360ка якын мари авылы, 60 тирәсе удмурт, 20ләп чуваш авылы күрсәтелә. Бер мордва авылы, бер мишәр авылы да бар. Ул документ минем кулымда.

Аннан соң ул вакытта бу җирләрдә “башкорт” дигән сүз була да алмый. Уралның көнбатышындагы җирләр барысы да әүвәлге Ногай Урдасы, аннан да элек Алтын Урда, аңа кадәр Болгар дәүләтенең җирләре була. Анда башкортлар турында сүз бармый.

Башкортлар турында асыл хәбәрләр 1552 елда барлыкка килә. Курбский әйтүенчә, Каманың югары ягында Сердынь тирәсендә “Башкирская земля” дигән бер җир була. Ул җир Казан ханлыгына буйсынган. Ул җир өчен 1467нче елларда Ибраһим хан сугышлар алып барган. Казан алынгач, Ногай Урдасы хакимнәре шул җиргә яңадан дәгъва белдерәләр. Шуңа чыдый алмый, башкортлар Мәскәүгә үз теләкләре белән кушылырга баралар. XVII гасыр ахырына башкортларның 888 йорт була. 1626 елда башкортларның саны 5000 кеше дип саналган. Болар хакында 1916 елда Уфада чыккан “Башкиры” дигән китапта урыс этнографы яза.

Ногай Урдасы 1620 елларга кадәр башкортларны бу якка кертми. Чөнки үзенең куәте була. Шушы елларда Оренбур янында Сакмар елгасы тирәсендә Ногай Урдасы татарлары арасында каты сугышлар була. Шунда татарлар бик күп кырыла. Ногай Урдасы территориясе яклаучысыз йомшап кала. Аларның бер өлеше Казакъстан ягына китә, бер өлеше Кырымга күчә, шулай таралалар.

Шулай итеп, Ногай Урдасыннан бушап калган җирләрне үзләштерү өчен Мәскәү хөкүмәте, урыс воеводалары килә, алар теге 888 йорттагы башкорт гаиләләренә “верные башкирцы” дип бу җирләрне бүлеп бирә башлый. Боларны күреп, калган татарлар да ярлыклар алып, җир ала. Ул сословиегә керү була инде. Аның баштарак этник мәгънәсе булса да соңга таба калмый”, дип сөйләде Марсель Әхмәтҗан.

“СССР тарихы, урыс тарихы татарны сүгү белән тулган. Мин татарны теләсә нәрсә ыргыта торган чүп савытына тиңләүгә каршы чыгам. Халкымның зур тарихы бар һәм аны фәнни әзерлекле итеп өйрәнергә кирәк”, ди китап авторы.

Ул бу китапны сатуга куймаячагын да әйтте. Тарих белән кызыксынган, милләт тарихына битараф калмаган кешеләр үземә мөрәҗәгать итсеннәр, ди ул.

Ландыш Әбүдәрова, Азатлык радиосы

3 комментария Марсель Әхмәтҗан: “Татар милләте чүп савыты түгел”

  • алик

    татар-базхар,300 китабынды узен менан гурга ал-яуап бирерга тура килер.

  • мишар

    маразматик свои опусы отдай в 6-ю палату.

  • Рафис Кашапов

    Чакыру.

    Бөтентатар форумының “Ана телен саклау һәм үстерү” программасы.

    27 август.

    9.00-21.00 – Килгән делегатларны каршы алу, теркәү. Адресы: Казан, Карл Марс урамы, 41/13, БТИҮ бинасы.
    Тел. (843) 292-48-73
    19.00 – Делегатларны форум оештыручылары, комитет әгзалары белән очрашуы.
    Адресы: Карл Маркс урамы 41/13 (почмак йорт).

    28 Август.
    Казан милли мәдәният үзәге.

    8.00 – Делегатларны, кунакларны теркәү.
    10.05 – Бөтентатар форумын ачу. Илдус Фаиз хәзрәт җыелган җәмәгәтнең изге ана телен саклап калуда, теләкләр теләп дога кыла.
    10.10 — Бөтентатар форумын форумының яшь оешмаларын сайлау.
    10.35 — Лотфуллин М. доклады.
    10.55 – Камалетдинов Ю. доклады: “Татар телен юкка чыгудан татар мөхитләре генә саклап кала ала”.
    11.10 – Төхватуллин Р. чыгышы: “Татарның телен, санын, бердәмлеген саклау – милләтен саклау”.
    11.15-11.30 — Тәнәфес.
    11.30 – Хисаплар һәм докладлар буенча фикер алышу.
    13.00-14.00 Төшке аш.
    14.00 – Фикер алышуның дәвамы.
    16.00 – Тәнәфес.
    16.20 – Фикер алышу һәм татар халкына, башка халыкларга мөрәҗәгатьне укып чыгу, карар кабул итү.
    17.00 – Ана теленә багышланган яшьләр концерты.
    19.00 – Бөтентатар форумы ябыла.

    Оештыру комитеты.

    Приглашение.

    Программа Всетатарского форума
    по сохранению и развитию татарского языка.

    27 августа.

    9.00-21.00 — Встреча и регистрация прибывших делегатов по адресу: ул. К.Маркса 41/13 здание ВТОЦ.
    Тел. (843) 292-48-73
    19.00 – Встреча с руководителями и членами делегаций: Казань, ул. К. Маркса, 41/13 (угловой дом).

    28 августа
    Национальный культурный центр Казани (НКЦ).

    8.00 – Регистрация делегатов и гостей форума.
    10.05 – Открытие Всетатарского форума. Ильдус Фаиз хазрат читает молитву о достижении целей по сохранению родного языка и успехов в этом святом деле.
    10.15 – Избранное рабочих комитетов форума и их расположение.
    10.35 – Доклад Лутфуллина М.В. (ст. научн. Сотудник Академии наук РТ).
    10.55 – Доклад Камалутдинова Ю. (сопредс. «Ассамблеи народов Поволжья и Урала», Почетный председатель ВТОЦ им. М.Мулюкова.) «Только среда сохранит татарский язык от полного исчезновения».
    11.10 – Выступление Тухватуллина Р.Г. «Защита татарского языка, его численности – сохранение нации».
    11.00-11.30 – Перерыв.
    11.30-13.00 – Обмен мнениями по докладам и выступлению.
    13.00-14.00 – Обед.
    14.00 — Продолжение обсуждения докладов и выступления.
    16.00 – Перерыв.
    16.20 – Выступления. Принятие Обращения Всетатарского форума к другим народам Россию. Принятие Резолюции форума.
    17.00 – Концерт татарской молодежи, посвященный татарскому языку.
    19.00 — Закрытие Всетатарского форума.

    Орг. Комитет.
    http://tatar-centr.blogspot.com/

Отправить комментарий