|
|
![]() Хәдис: “Берәү, хаклыкны кире кагып, бер залимның ялганына ярдәм итсә, Аллаһ Тәгалә һәм аның рәсүле зиммәте аңардан бизгән булыр” Мәкаль: “Кем дә кем халкын хурлаганны дус тотса, ул үзе хур булыр” * * * Башкортстан башлыгы булып Мортаза Рәхимов утырган 20 ел дәверендә хакимият дилбегәсен кулында тоткан башкорт элитасы шактый … ![]() 23 апрельдә Казанда Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтариятенең 5нче конференциясе узды. Анда милли-мәдәни мохтариятләрнең гражданлык җәмгыятен төзүдә роле һәм 2010 елгы халык санын алуда җәмәгатьчелекнең бурычлары турында сөйләшү булды. Сезнең игътибарга шундагы кайбер чыгышларның “Азатлык” радиосы аша яңгыраганнарын тәкъдим итәбез. [audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/05/rimzil1.mp3|titles=rimzil] … ![]() Башкортстандагы башкорт элитасының заказы буенча республиканың барлык мәгълүмат чаралары аша республикада яшәүче татарларны җанисәпкә хәтле үк башкортлар дип игълан итү, Татарстандагы сәясәтчеләрне дә сагайта башлаган. Алар Башкортстан җитәкчелегенең мондый юнәлештә эшләвенә моңа хәтле җавап бирмәгәннәр иде. Сезнең игътибарга Татарстан Дәүләт Шурасының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның … ![]() Интернет-сайтларда чыккан материаллар буенча язылган комментарийлар, еш кына очракта, үзләре мөстәкыйль материалны хәтерләтә. Әлбәттә, анда язучылар арасында фикерләре салулабрак киткәннәре дә, кызып китүчеләр дә бар. Әмма, гомумән алганда, комментарийлар төп мәкаләдә күтәрелгән тема буенча үзенчәлекле социологик референдумны хәтерләтәләр. Сезнең игътибарга “Азатлык” радиосы сайтында чыккан “Сез татарлар түгел, сез башкортлар” дигән … ![]() Башкортстанда нинди генә җәнҗаллар котырса да, бер нәрсә элеккечә дәвам итә: җанисәпкә әзерләнү. Башкортстанның барлык мәгълүмат чаралары аша көне-төне, дигәндәй, республиканың Көнбатышында күпләп һәм укмашып яшәгән татарларның татар түгел, ә башкорт булуларын “исбатлау” бара. Мәгълүм булуынча, 2002 елда үткән җанисәптә татар милләте нәкъ Башкортстанда 300 меңләп татарны югалтты. Нәтиҗәдә, татарларның … ![]() Хәзерге вакытта Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә ял иткән Минтимер Шәймиев, Татарстанның беренче президенты, “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камал белән очрашып, аның сорауларына җавап бирде. Сезгә ул интервьюдан Башкортстанга кагылышлы өзекне тәкъдим итәбез. Кәрим Камал: Менә халык санына килеп җиттек. Алда яңа җанисәп тора. Шушы елның октябрендә. Үткәненнән … ![]() Җанисәп якынлашкан саен, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче халыкны башкорт булып язылырга өндәүләр системалы төс ала. Бу эшкә матбугат чаралары җигелә, аларга азыкны галимнәрнең соңгы елларда чыккан хезмәтләре бирә. Кайбер башкорт галимнәре Башкортстанның төньяк-көнбатышында гына түгел, Татарстанның төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш районнарында яшәүче халыкларның башкорт булуын раслап тарихи мәкаләләр бастыра, китаплар чыгара. … |
|
|