Юк белән маташырга кирәкми

Хәзерге вакытта Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә ял иткән Минтимер Шәймиев, Татарстанның беренче президенты, “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камал белән очрашып, аның сорауларына җавап бирде. Сезгә ул интервьюдан Башкортстанга кагылышлы өзекне тәкъдим итәбез.

Кәрим Камал: Менә халык санына килеп җиттек. Алда яңа җанисәп тора. Шушы елның октябрендә. Үткәненнән аңлашылганча, бу янә татар өчен чын мәгънәсендә көрәш булачак. Бигрәк тә Башкортстанда. Бу тагын күп сөйләнми торган, әмма ифрат әһәмиятле, күз йомып булмый торган бер проблема. Һәр якның да аргументлары бар. Уфадан да үзләренчә ничектер аклыйлар. Казан ягында да үз дәлилләре. Сезне гадәттә компромисслар остасы дип тә атыйлар. Бу уңайдан Сезнең менә Мортаза Рәхимов белән бер утырып, проблемага ике якны да канәгатьләндерерлек бер чишелеш табу теләге юкмы? Җанисәп якынлашкан саен, бу инде вакыт-вакыт бик күңелсез күренеш ала бара.

Минтимер Шәймиев: Мин шуны әйтер идем — бу мәсьәләдә Башкортстанның хәле гомумән авыррак. Минем бер вакытта да кемнедер гаепләп сүз сөйләгәнем юк, сөйләмим дә. Чөнки башта үзеңне шул урынга куеп карарга кирәк. Аларның хәле авыр. Башкортстан зур республика, шул ук вакытта бу республикада башкортлар саны кимрәк. Дөресен генә әйткәндә, чынбарлыкта, урыслар анда иң күп, аннан — татарлар, аннан — башкортлар. Бу минем үз күзәтүем буенча, язуга карап әйтмим, халык саны язылган документларга да нигезләнмим, әмма чыннан да анда татарлар күбрәк.

Шуңа күрә, Башкортостан дип аталгач, башкорт халкының саны күбрәк булсын иде дип, шуның турында хыялланып яши торган республика инде ул. Шуңа да бу катлаулы мәсьәлә дип әйтер идем. Шул ук вакытта, кайчагында Башкортстан идарә органнарының кайбер адымнары аңлашылып бетми. Алар ничектер онытып җибәрәләр: без бит барыбер дә демократик юлга баскан халык, җәмгыять. Кешене көчләп яздырып кына, аңа инде син төп милләт булып язылсаң, сиңа юллар тизрәк ачыла дип кенә, шуңа хисап тотып кына мәсьәләне хәл итеп булмый. Бүген башкорт булып язылса да, иртәгә ул барыбер татар була, татарлыгын югалтмый да, онытмый да. Андый очраклар булды бит инде. Шуңа күрә мин моны үз-үзеңне тынычландыру дип кенә атар идем. Иң мөһиме – татар халкы да, башкорт халкы да исән булсыннар, ишәйсеннәр, күбәйсеннәр, дус яшәсеннәр.

[audio:http://karim-yaushev.ru/wp-content/uploads/2010/04/news_TB3.mp3|titles=news_TB]

azatliq.org

Отправить комментарий