Татарстан Республикасы Диния нәзаратенә,
Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы
Камил хәзрәт Сәмигуллинга,
Татарстан мөселманнарының Корылтаена
МӨРӘҖӘГАТЬ
Хөрмәтле мөселман кардәшләр, милләттәшләр!
Әгәр исегездә булса, Татарстан Диния нәзарәтен моннан 20 ел элек без – бер төркем дин әһелләре һәм татар милләтчеләре төзегән идек, бу вакыйга 1992 елның 21 августында Чаллы шәһәрендә булды. Моннан соң республикада да, мөселманнар тормышында да, Диния нәзарәтендә дә күп үзгәрешләр булды, яхшысын да, начарын да күрдек, күп нәрсәләргә халыкның күзе ачылды. Инде барыбыз да илдә дә, диндә дә зур үзгәрешләр алдында торабыз, шулардан чыгып, алга таба милләтебезнең дә язмышы хәл ителәчәк. Шуңа күрә без, татар милли хәрәкәте, бу вакыйгаларга битараф кала алмыйбыз һәм Татарстан мөселманнарының булачак Корылтаена, сайланачак яңа мөфтигә үз тәкъдим-киңәшләребез белән мөрәҗәгать итәргә булдык.
Соңгы елларда мөселманнарны төркемнәргә бүлеп, үзара бәрелештерү өммәткә дә, милләткә дә зур зыян китерде, диннең нигезләрен какшатты. Алга таба мөселманнарны ваһһабчыларга, суфыйларга, хисбуларга, нурсичыларга, дин дошманнары уйлап тапкан тагы әллә кемнәргә бүлеп, үзара бәрелештерүне туктатуны сорыйбыз, биш вакыт намазын укый икән – ул инде безнең мөселман кардәшебез булырга тиеш, гөнаһлары өчен үзе Аллаһ алдында җавап бирер. «Традицион ислам», дип, диндә булмаганны уйлап табып, милләтне яңадан мәҗүсилеккә этәрүне туктатуны сорыйбыз, без Аллаһ динен традицион һәм традицион булмаганнарга бүләргә тиеш түгел. Шулай ук күбрәк вакытны инде дингә килгән мөселманнарны тикшерүгә түгел, ә әле дингә килмәгән милләттәшләребез белән эшләүгә бирергә кирәк, дип уйлыйбыз, чөнки халкыбызның әле 80-90 проценты – намазсыз, бөтен көчне шуларны дингә өндәүгә бирергә кирәк.
Үзегез беләсез, халыкның тормышы бик авыр, илдә гаделлек юк, дәүләтнекен һәм халыкныкын талау, алдау дәвам итә, җинаятьчелек, эчкечелек, наркомания, зина «чәчәк ата». Татар тормышында да хәрәм күп. Халык сездән гадел сүз, яхшы үрнәк көтә, хөрмәтле дин әһелләре! Үксезләр, бәхетсезләр, эшсезләр, йорт-җирсезләр, акчасызлар, фәкыйрьләр сезнең ярдәмне, җылы сүзне көтә. Түрәләрдән түгел, Аллаһтан куркыгыз, байларны түгел, гади халыкны яклагыз! Сез хаклык өчен көрәшсәгез, халык та сезнең белән булыр, иншаАллаһ!
Соңгы ун-унике елда, бернинди гаепсезгә, нахак бәлаләр ягып, йөзләгән мөселман-татарны төрмәләргә утырттылар, мәчет-мәдрәсәләрне яптылар, меңләгән дини китапларны закон белән тыйдылар. Нахакка төрмәләрдә газап чиккән бу мөселман кардәшләрне, ишекләренә йозак салынган мәчет-мәдрәсәләрне, кара исемлеккә кертелгән изге китапларыбызны яклап сезнең үз сүзегезне әйтер вакыт җитте, хөрмәтле дин әһелләре, мөфти һәм муллалар, югыйсә, чират сезнең үзегезгә дә килеп җитәргә мөмкин. Узган елларда хаксызга эш урыннарыннан алынган муллаларны да яңадан имамлыкка кире кайтарырга тәкъдим итәбез, чөнки алар милләт өчен кирәкле кешеләр.
Чит илләрдә, шулай ук гарәп илләрендә һәм Төркиядә белем алып кайткан мөселман кардәшләребезне этеп-төртеп йөртүдән дә туктарга кирәк. Алар зур гыйлемгә ия татар яшьләре иде, әмма хакимиятнең кырын каравы аркасында, милләт тормышында үз урыннарын таба алмадылар, нәтиҗәдә, аларның кайберләре төрмәдә, кайберләре кабердә, кайберләре яңадан чит илләргә китте, күпчелеге базарда чалбар сатып тамагын туйдыра. Гыйлемле бу ир-егетләрне яңадан милләт тормышына, мәчет-мәдрәсәләргә кайтару – Татарстан Диния нәзарәте алдында торган зур бурыч. Шулай ук мәчетләрдә яшьләргә-картларга бүленеп тарткалашуны да туктатырга кирәк, намазын дөрес укымый, дип, органнарга әләк белән чабуны бетерергә кирәк, мәчет-мәдрәсәләрне басып киткән күзәтү камераларыннан котылырга кирәк, барыбызны да һәрдаим Аллаһ камерасы күзәтеп торганын бер мизгелгә дә онытмаска кирәк!
Без шулай ук Татарстан мәчет-мәдрәсәләрендә үз ана телебезнең – татар теленең өстенлек итүен дә таләп итәбез, мәчетләрдә җомга вәгазьләре, эш һәм аралашу теле татарча булырга тиеш. Безнең милләтебез Аллаһны «Бог» дип кабул итмәячәк, үз телен белмәгән һәм аңа түбәнәйтеп караган имамнар артыннан бармаячак. Безнең телебез дә, милләт булып яшәвебез дә – Аллаһның бүләге һәм әманәте, һәм шушы изге төшенчәләрне без заман ахырына кадәр сакларга тиешбез.
Татарстандагы һәм Русиядәге күпчелек мәчетләр милли хәрәкәтнең башлап йөрүе һәм ярдәме белән төзелсә дә, рәсми мөфтиятләрнең татар милли хәрәкәте белән элемтәләре бик аз. Югыйсә, без барыбыз да бер юлда хезмәт итәбез бит – төп максатыбыз милләтебезне саклап калу, аны ислам диненә өндәү, җәмгыятьтә гаделлек урнаштыру.
Алга таба эшләребезне тәңгәлләштереп алып бару өчен, Татарстан Диния нәзарәтендә татар милли хәрәкәтеннән вәкилләр булырга тиеш, дип уйлыйбыз һәм шушы уңайдан, татар милли хәрәкәте имамы Гомәр хәзрәт Батыршаны (Айрат Шакиров, Биектау мәчетенең элеккеге имамын) мөфтинең ярдәмчесе, урынбасары яки киңәшчесе сыйфатында тәкъдим итәбез. Шулай ук Татарстан Диния нәзарәте бинасының заманында татар милли оешмалары бинасы икәнен искә төшереп, анда хәзер дә татар милли хәрәкәте вәкилләренең үз урыны булырга тиеш, дип уйлыйбыз.
(Исегезгә төшерәбез – бу бинаны 1991-1992 елларда Татарстан халык депутатлары Фәүзия Бәйрәмова һәм Марат Мөлеков озак вакытлар артыннан йөреп алганнар иде, анда Татар иҗтимагый үзәге, «Иттифак» партиясе, Милли Мәҗлес, «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм тагы дистәгә якын милли оешмаларның офисы булды. Бинаны 1996 елның сентябрендә, бина өчен түләмәделәр, дигән сылтау белән, суд ясап милли хәрәкәттән тартып алдылар һәм Диния нәзарәтенә бирделәр.)
Күзәтүләрдән күренгәнчә, Татарстан Диния нәзарәтенә җитәкчелеккә яшь мөселман-татарлар командасы килә. Илдә бик болганчык чорда, халыкның җәмгыятьтәге гаделсезлеккә карата кискен ризасызлык белдергән заманда, инкыйлаб-революция давыллары алдыннан дин башына килә бу яшьләр. Дөньяның асты-өскә килгәндә, динне, милләтне, республиканы саклап калырга көчләре җитәрме аларның? Бер Аллаһка таянсалар һәм тәвәккәллек кылсалар, ахыргача милләт белән, халык белән бергә булсалар, нинди шартларда да хаклык өчен көрәшсәләр һәм гаделлек яклы булсалар, Раббыбыз аларны ярдәменнән ташламас, иншаАллаһ! Олылар белән киңәшеп, яшьләр белән берләшеп, кода-кодагыйлыкка, көнчелеккә, әләккә, куркаклыкка, куштанлыкка, үч алуга урын калдырмыйча, шәхси байлык артыннан кумыйча, гамәлләренә рия кертмичә, Аллаһ ризалыгы өчен эшләсәләр, милләтебезгә дә, өммәтебезгә дә файда китерерләр, дип өметләник.
Фәүзия БӘЙРӘМОВА, Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе. 16.04.2013
Отправить комментарий