Мортаза Рәхимов: “Акчалар монда, аларны беркем дә урламады, беркая да чыгармады”

Акчалар – хәйриядә, хәйрия – Рәхимовта!

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов республиканың нефть тармагы предприятиеләрен сатудан кергән 2 млрд. долларның үз карамагында икәнлеген белдерде. Әмма, Русиянең сәяси җитәкчелеге дә, хокук саклау органнары да моңа әлегә битараф калдылар.

25 октябрьдә Интерфакс агентлыгына биргән интервьюсында Мортаза Рәхимов ачыктан-ачык, үз авызы белән Башкортстан җәмәгатьчелеген борчыган үтә җитди бер сорауга җавап бирде: республиканың ягулык-энергетика комплексының нефть тармагы предприятиеләрен сатудан кергән 2 млрд. долларның үз карамагында икәнлеген белдерде.

Рәхимов әйтүенчә, ул акчалар, әлеге вакытта чит илдә яшәүче улы Урал Рәхимов катнашлыгында булдырылган, дүрт хәйрия фондына – “Агидел”, “Урал”, “Инҗәр” һәм “Юрүзән” исемле фондларга кертелгән. Һәм ул акчаларны кая, ничек тоту мәсьәләсен Мортаза Рәхимов бер үзе генә хәл итә икән.

— Кем ул акчаларны алды, кайда алар, кем ул акчалар белән файдалана? – дигән туры соруга Мортаза Рәхимов большевикларча туры җавап бирә:

— “Сатудан кергән акчалар оффшорлардагы яисә Русиядән читтәге шәхси счетларга күчерелгән дип шикләнүләр, гаепләүләр гадел дә, дөрес тә түгел. Башкортстан ягулык-энергетика комплексын саткандагы акчалар “Агидел”, “Урал”, “Инҗәр” һәм “Юрүзән” хәйрия фондларына күчерелде.
Янә кабатлыйм: акчалар монда, аларны беркем дә урламады, беркая да чыгармады. Моны теләсә нинди тикшерә раслаячак”.

Шуннан соң Рәхимовка иң мөһим сорау бирелә: “Ул хәйрия фондларын кем җитәкли?” Рәхимов балалар самимилеге белән шик калдырмаслык итеп җавап бирә: “Моның белән рәис буларак әле мин шөгыльләнәм”.

Шулай итеп, Башкортстан башында 20 ел буена җитәкче булып утырган Мортаза Рәхимов, республика заводларын саткан акчаларның бюджетка кертелмичә, берүзе җитәкләгән һәм хөкүмәткә буйсынмый торган ниндидер “хәйрия” фондларында ятуын таныды. Алай гына да түгел – әлеге интервьюсында Мортаза Рәхимов ул акчаларны үз белдеге белән генә теге яисә бу якка юнәлтүен таныды.

Аңлашыла ки, теләсә кайсы мәдәни, демократик илдә бу интервью бомба шартлавын хәтерләтер иде. Әмма, хакимият вертикальләре арасында адашып калган “суверен демократияле” Русиядә хәлләр башкачарак тора. Исегезгә төшерәм: президентлыктан киткән вакытында Русия Президенты Мортаза Рәхимовның түшенә Русиянең иң абруйлы исәпләнгән орденын – I дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын кадады.

Ә бит әлеге вакытта Башкортстанның бюджеты дистәләгән миллиард сумлык дефицит белән төзелде. Рәхимов карамагындагы акчаларның биштән бер өлеше генә дә республика бюджетының бар тишекләрен ямарга җитәр иде.

Кәрим Яуш, “Азатлык” радиосы

Комментарии: 1 - Мортаза Рәхимов: “Акчалар монда, аларны беркем дә урламады, беркая да чыгармады”

  • Татарин навсегда

    Хоть и все наши деяния записываются Всевышним на правильные и неправильные, а Он решает куда нам попасть на небесах, появляется желание что бы некоторые люди ответили за свои поступки в этой земной жизни, и пусть их страданием было бы суммарное страдание, которое они причинили другим, естественно это не определяется только денежно-суммовым критерием.

Отправить комментарий