Хәтер көненә Казанга бөтен милли хәрәкәт җыелды (видео)

15 октябрь көнне Казанда Хәтер көнен зурлап билгеләп үттеләр. Моңа кадәр көннәр яңгырлы-җилле булса, җомга кояшлы, якты булды. Ирек мәйданында узган чарага 700ләп кеше җыелды. Башка төбәкләрдә яшәүче милли хәрәкәт активистлары да килде.

Хәтер көненә дип Казанга Уфадан да, Чаллыдан да 40тан артык кеше, Татарстанның башка шәһәрләреннән дә милли хәрәкәт активистлары җыелып килгән иде. Хәтта махсус Магнитогорскидан килүче дә булды. Бу чараны Татар иҗтимагый үзәге һәм милли хәрәкәттәге татар яшьләре оештырды.

Көндезге сәгать унда Хәтер көненә багышланган чара дога һәм вәгазь уку белән башланып китте. Ирек мәйданына җыелган халык Татарстан әләмнәре һәм “Без – бердәм, бүленмәс милләт, без – татарлар!”, “Максатыбыз – бәйсезлек”, “1552 ел Казанны яклаучыларга һәйкәл кая?”, “Татарстан суверенитеты мәңгелек”, “Бай Татарстанның инде 70 ел буе татар мәктәпләре, балалар бакчалары өчен акчасы юк, ә НКВД, КГБ, ФСБ өчен миллиардлар да әзер!” дигән шигарьләр күтәреп тора иде.

Милли хәрәкәт ветераннарына, узган елдагыча, яшьләр дә кушылды. Мәйданга чыгучылар, чыгыш ясаучылар арасында да яшьләр булды. Мәйданнан Кирмәнгә таба барган вакытта да алар беренче рәтләрне алып торды.

Резолюция кабул ителде

Хәтер көнен Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт ачып җибәрде. Ул шушы җыелышта резолюция кабул итәргә тәкъдим итте һәм аның төп бүлекләрен укыды:
“Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы декларациясен һәм 1992 елның бөтен халык референдумы нәтиҗәләрен тормышка ашырырга; Русия һәм Татарстан конституциясенә, халыкара хокукка таянып тулы кыйммәтле мәгариф системын торгызырга; милли хәрәкәт юлбашчыларын, дини оешма активистларын, бәйсез журналистларны эзәрлекләүдән туктарга; Хәтер көнен Татарстан һәм Русия җәдвәлләрендә рәсми ял көне итеп кертергә һәм бу көнне матәм чаралары уздырырга”, диде Галишан Нуриәхмәт.

Резолюция кул күтәреп тавыш бирү юлы белән кабул ителде.

Фәүзия Бәйрәмова вакытыннан алда азат ителгән

Казанга Хәтер көненә язучы, галимә, татар милли хәрәкәте юлбашчысы Фәүзия Бәйрәмова да килгән иде. Ул бу көнне билгеләп үтүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.
“Бүген Казанның яулап алынган, татар дәүләтчелегенең юкка чыккан көне. Бу көнне билгеләп үтү, иң беренче чиратта, безнең өчен кирәк. Чөнки без бу көнне билгеләп үтеп үзебезнең дәүләтчелегебез булганны дөньяга тагын бер хәбәр итәбез, аваз салабыз. Дәүләтен югалткан халык, яңадан үзенең дәүләтен торгызырга таләп итеп, 458 елдан соң яңадан урамга чыккан икән, ул милләт бар, ул халык бар, һәм ул үз хокуклары өчен көрәшә дигән сүз”, диде Бәйрәмова.

Фәүзия ханым җитәкчелектән нәрсәдер өмет итү һәм көтүнең ялгыш юл икәнен билгеләп үтте. Ул Алла ярдәме белән барысының да үз урынына кайтачагына ышануы белдерде.

“Аллаһы Тәгалә безне каты җәзалады, ул безнең дәүләтебезне алды, әмма ул безне зур бүләк белән бүләкләде. Ул безгә иман бирде, ислам бирде, милләтебезне бирде һәм мин чын күңелемнән ышанам, ышанмасам көрәшеп тә тормас идем, Аллаһы Тәгалә татар милләтен саклап калачак һәм без, иншаллаһ, бәйсезлек алачакбыз”, дип сөйләде милли хәрәкәт ветераны.

Фәүзия Бәйрәмова шушы көннәрдә Чаллыда мәхкәмә утырышы булып, аны вакытыннан алда азат итүләре турында хәбәр итте.
“Мин азат, мин ирекле һәм милләтем дә вакытыннан элек азат булсын иде!”, диде ул.

Татар милли хәрәкәтенең тагын бер ветераны, җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйков мәйданга җыелган халыкны көрәшен туктатмаска чакырды.

“Татар яшьләре, татарның батыр уллары-кызлары, көрәштән туктамагыз! Чөнки көрәштән туктасак, безне инкыйраз көтә!” диде Садыйков.

“Татар мәдрәсәләрен аякка бастырырга тиешбез ”

Хәтер көненә Чаллыдан тагын бер кунак — Айдар Хәлим килгән иде. Ул Болгар белән Зөяне төзекләндерүгә каршы булын белдерде.

Айдар Хәлим мәгариф системын яңадан төзергә кирәк булуын әйтте.

“Совет мәгариф системы җимерелде һәм җимерелергә тиеш. Без бүгеннән башлап татарның, үзебезнең мәгариф системын кайтару өчен, татардан ниндидер мөселман салымнары уйлап табып, татар мәдрәсәләрен аякка бастырып, үзебезнең милли системны кайтарырга тиешбез. Урыс мәктәбендә балалар укытырга тиеш түгелбез. Без урыс армиясенә үтерергә үз балаларыбызны җибәрергә тиеш түгелбез”, диде Айдар Хәлим.

«Без үзебез гаепле»

Камал театрының танылган артисты Әзһәр Шакиров татар халкының бер-берсен кисмсетүе, кыерсытуына әрнүе турында әйтте. Ул быел Хәтер көнендә һава торышы аяз, кояшлы булып та, халыкның килмәвенә аптыравын белдерде.
“Шушындый матур көнне килмәгән кешегә аптырыйм. Шуңа да кешенең рухы җитмәгәч, мондый милләт кирәкме соң ул?”, диде Шакиров. Татарның милли җанлы актеры гаепне үзебездән дә эзләргә чакырды.

“Әгәр дә без акыллы халык булсак, инде әллә кайчан дәүләтебезне торгызган булыр идек. Мөмкинлегебез булды, әмма дәүләт торгызырга әзер халык түгел идек. Әле яңа гына татарның милли аңы, фикере туып килә иде, ләкин урыс дәүләте, урыс хөкүмәте аны өзде.

Без үзебез балаларыбызны карамаганга гаепле. Безнең үзебезнең милли аңыбыз булмаган иде әле. Без сөйләргә генә оста, ә эш белән күрсәтә белмибез. “Үз телеңнән баш тартырга Алла сиңа язмасын” дигән фикерне өйдәгеләреңә, гаиләңә, күршеләреңә аңлатырга кирәк”, дип сөйләде Әзһәр Шакиров.

Хәтер көнендә шагыйрә Нәҗибә Сафина да чыгыш ясады. Ул мәйданга күбрәк халык җыелыр, дип көтүе турында әйтте.

“Мин бирегә Язучылар берлеген, туган телдә иҗат итүчеләрнең колоннасын, татар газет-журналларының зурайтылган форматтагы газетларын күтәреп, плакатлар тоткан татар матбугаты әһелләрен, “Ватаным Татарстанны”, “Шәһри Казанны”, “Мәгариф”не, “Мәгърифәт”не, “Казан утлары”н һәм башкаларын күрергә теләп килә идем. Мин биредә студентларны, татар теле һәм әдәбияты бүлеген күрергә теләр идем. Алар гына килгән очракта да, мәйданга сыеп булмас иде”, диде Нәҗибә Сафина.

Ул мәйданга килүчеләрнең күпчелеге ир-атлар булуына сөенүен дә белдерде:

“Көрәшкә дигәндә алдан ир-атлар күкрәкләрен куя. Гадәттә, башка вакытларда, җыеннарда хатын-кызлар күп булса, бүген ир-атлар килгән”, диде шагыйрә.

Чаллының татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов үзенә интернеттан чуаш егете мөрәҗәгать итүен әйтте һәм аның тәкъдимен чынга ашырырга чакырды.

“Без бу көнне татарның хәсрәт көне генә итеп түгел, бөтен Идел-Урал халыкларының матәм көне итеп эшләтеп җибәрик. Мари, чуаш, удмурт, башкорт халкының милли оешмалары белән сөйләшеп эшләсәк, Хәтер көненең эчтәлеге дә булыр иде, дәрәҗәсе дә булыр иде”, диде Кашапов.

Муллалар каршы алмады

Ирек мәйданында милли рухлы җырлар, шигырьләр дә яңгырады. Аннары, халык рәт-рәткә тезелеп, әләмнәрен һәм шигарьләрен күтәреп Казанның үзәге буйлап Кирмәнгә таба атлады. Башка еллардан аермалы буларак, быел халыкны Кирмәндә муллалар каршы алмады.

Тәкбир әйтеп, “Азатлык”, “Татарлар берләшегез, ил өчен көрәшегез” кебек шигарьләр кычкырып баручы татарлар Сөембикә манарасы янында тукталып ата-бабалар рухына намаз укыды.

Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы вакытында Хәтер көненә багышлап вәгазь сөйләнде. Рөстәм хәзрәт Зиннуров таш белән атканга аш белән атарга һәм Тукайның “Шүрәле”сендәге кебек былтыр кысканга быел кычкырмаска һәм балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирергә чакыды.

Ләйсән Фәтхетдинова, «Азатлык» радиосы

4 комментария Хәтер көненә Казанга бөтен милли хәрәкәт җыелды (видео)

  • татарофил

    дорогу осилит идущий….дорогу ,ведущую к независимому Татарстану!Молодцы собравшиеся ….Следующую годовщину необходимо встретить с наконец установленным памятником защитникам Казани

  • Карга

    Кемгэ кирэк инде болар хэзер? Зам***ар икенче бит. Урамда акырып йори торган чорлар утте. Азатлык очен корэш астан, милли бизнесменнар ярдэмендэ, акча юлы белэн астыртын рэвештэ алып барылырга тиеш. Милли рухлы байлар кирэк. Яшьлэр кирэк! Сонгы елларда милли хэрэкэткэ кем килде? Эт тэ юк! Э «былтыр кысканга быел кычкырып», Иван Явызны сугеп йорудэн бер нэрсэ дэ узгэрми. Грозныйга барыбер. Ул 450 ел кабердэ инде…

  • Кадерле

    И-иии, мескен карга! Син уйлаганча эшлэнсэ, Мэскэу Кремле инде эллэ кайчан республикаларны бетереп, уз уй-ниятен жиренэ житкергэн булыр иде. Милли рух шушы Казанда гына булса да кайнап тормагач, кайдан уссен ди ул милли йэшлэр, дэ милли байлар?! Киресенчэ, килэчэктэ Хэтер конен бер Казанда гына тугел, татар йэшэгэн хэр тобэктэ билгелэргэ кирэк. Аны Татарстан чиновниклары белэн килештереп, Русия буенча шушындый кайгы коне итеп уздыра башларга вакыт!…
    Дорес, милли корэшкэ йэшлэребезне куплэп йакынайту очен, милли йорэкле байларыбыз булуы зарур. Алар берсеннэн-берсе коннэшеп шэхси мэктэплэр ачсын иде. Менэ инде шушындый мэктэплэрдэ йэшлэребезне милли рухта тэрбиялэр дэ идек.
    Хэм боларга остэп, татар арасында миллилек модасы кутэрэ башларга вакыттыр. Шул исэптэн кием буенча да… Куренеп торыр иде, шундый итеп киенгэн акыллы эфэнде, бигрэк тэ ханымнар, эчэр-тартыр-сугенер дип башка кешелэрнен башына да килмэс иде…

  • Кадерле

    Хәтер көне
    Мөхтәрәм җәмәгәт! Бу көнне безнең изге бабаларыбыз дошманга бирелмиче башларын салган. Шушы көннән башлап халкыбыз үзен-үзе саклап калу өчен бертуктаусыз көрәш алып бара. Көрәш гел авыр шартларда барган. Совет чорында ул шартлар коточкычка әйләнгән. Нәк совет заманының баштагы елларында татарның бераз өлеше яшәгән кечек кенә җирне Татарстан дип, икенче зур өлешен (Уфа губирнасының төп халкы, сан буенча татар республикасына тиң) Башкортстан белән кушып, калган өлешләрен Татарстан белән Башкортстанга чик булган өлкәләргә кертеп, безне пыран-заран китерделәр… Соңгы 20 ел эчендә дә Русия җитәкчеләре татар халкын дошмани халык диеп күрә.

    Шуңа да әкрен-әкрен барган басым астында Татарстан курчак суверенитетын да югалтырга өлгерде инде. Республика президенты халык тарафыннан сайланмый. Булдыклы халыкка бөтенләй кирәкмәгән ниндидер «компонента»ны да бүген татардан тартып алалар!…

    Гомүмән без, татар халкы, статуссыз халык булып яшибез. Без кем?! Русиягә нигез салган халыкларның берсеме, яисә 1552 елны кол хәлендә калган халык статуслымы?! Беренче очрагы булса, нишләп безнең милли үсешкә бернинди дә хокукыбыз юк?! Кол хәлендәбез икән, безгә кол статусы бирелсен! Без чит илләр, Берләшкән милләтләр оешмасы ярдәмендә коллыктан арчаланырга тырышырбыз.

    Бу сүзләр бигрәк тә Башкортстанда яшәгән татарларга нык кагыла. Халык санын алганда безне урыс язарга да, башкорт язарга да мөмкин; мәктәпсез, радио-телевидениесез тотарга да мөмкин!. Мең еллар яшәгән үз туган илендә ул бүгенге мескен хәле белән килешеп яшәргә тиеш. Шул ук вакытны безнең президентыбыз да, Конгрессыбыз да бар кебек. Тик мескен хәлгә төшерелгән Башкортстан татары өчен Татарстан президенты да, Татар конгрессы да терәк булырга теләмәде. Киресенчә, Конгресс җитәкчеләре безне изеп килгән режим белән хезмәттәшлек итеп, Татар Конгресыннан Рәхимов Конгресы ясады.

    Ни өчен соң үзәк хакимийәт безне гел кыса?! Чөнки империйәчел көчләр татардан курка. Безне күпме кысалар, без шул тиклем үк көрәшебезне көчәйтергә тиешбез. Бүгенге шартларга туры килерлек чаралар кулланып, мәсәлән, Русия Конститутсиясен бозучыларны бертуктаусыз судка тартып…

    Бу көрәштә халкыбызның һәр катламына урын бар: укымышлы катламы теоретик сикереш йасап, безгэ иң кулай көрәш юлы сызарга тиеш; урта катламы көрәшчеләргә матди йәрдәм күрсәтә ала; зыйалыларыбыз исә халкыбыз бәхете өчен көрәшүчеләрне (борыңгы заманнардан бүгенге көннәргә кадәр) поэма, роман, пьесса, кино, музыка геройлары итеп тасфирларга тиеш…

    Татар иҗтимагый үзәгенә халкыбыз көрәшендә алдынгы төркемдә булырга йазган. Бу бөек йазмыш. Без аны горурлык белән кабул итеп, көрәшебезне нык активлаштырырга тиешбез. Бәйсез дәүләтебезне саклап башларын салган бабайларыбызны бер мизгелгә дә йөрәктән чыгармыйчы. Амин!…

    Татар иҗтимагый үзәге (Башкортстан) исеменнән

    Кадерле Имаметдин, 11 үктәбер 2009ел, Казан.

Отправить комментарий