Мондый мөрәҗәгать ни пычагыма кирәк?

ТР Дәүләт Советы, Халык санын алу уңаеннан, республиканың күпмилләтле халкына, РФдә яшәүче татарларга мөрәҗәгать кабул итте

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советы, Халык санын алу уңаеннан, республиканың күпмилләтле халкына РФдә яшәүче татарларга мөрәҗәгать кабул итте. Бүген Дәүләт Советы утырышында әлеге мөрәҗәгать белән Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев таныштырды.

“2010 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу үткәрелә. Бу – хәзерге Россиядә икенче тапкыр үткәрелә торган кампания. Аның максаты, чыннан да, бик үзенчәлекле: халыкның саны, структурасы, милли-тел составы, гыйлем дәрәҗәсе һәм мәшгульлеге, аның Россия Федерациясе буйлап таралуы турында тулы һәм дөрес мәгълүмат алуның башка ысулы юк. Бу белешмәләр аннары барлык дәрәҗәдәге бюджетларны төзегәндә кулланыла. Алар нигезендә Россия Федерациясе һәм аның субъектларының социаль-икътисади үсеш параметрлары исәпләп чыгарыла, кешеләрнең белем, мәдәни һәм башка ихтыяҗлары финанслана.

Бөтенроссия халык санын алу “Россия өчен һәркем мөһим!” девизы белән уза. Шуны истә тотарга кирәк: Россия Федерациясе – күп мәдәниятле, күп милләтле, күп динле дәүләт. Һәркем үз иле өчен кадерле булган кебек, үз халкы, теле, мәдәнияты өчен кадерле.

Республикабызның тарихи территориясендә йөз еллар дәвамында аңлашып, дус яшәү тәҗрибәсе һәм төрле милли мәдәниятлар синтезы формалашкан. Гражданнар арасында тынычлык һәм милләтара хезмәттәшлек хәзерге Татарстанның социаль-сәяси тотрыклылыгы өчен гарант, алга таба үсеше өчен төп шарт булып тора.

Без, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – төрле милләт вәкилләре, республиканың күпмилләтле халкын җанисәптә актив катнашырга чакырабыз. Бу республика халкының гражданлыгы югары дәрәҗәдә булуын һәм иҗтимагый яктан өлгереп җиткәнлеген күрсәтәчәк.
Милли үзаңны саклап калу бүген аеруча әһәмиятле.

Күпмилләтле Россия Федерациясе бердәмлегенең һәм бөтенлегенең нигезе – андагы халыкларның бердәмлеге һәм бүленмәс булуы. Алда торган халык санын алу төрле тарихи сәбәпләр аркасында Россия буйлап һәм бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар халкы өчен аеруча мөһим. Татар халкының борынгы этник тамырлары күптөрле, шуңа күрә аерым төркемнәр үзләрен төрлечә атарга да мөмкин.

Табигый ки, төбәкләрнең тарихи, географик, социаль-икътисади үзенчәлекләре, күп гасырлык гореф-гадәтләр аларның тормыш рәвешенә, тел һәм мәдәни үзенчәлекләренә йогынты ясамый калмаган. Әмма бу күптөрлелек аларга беркайчан да үзләрен татар халкының бер өлеше итеп тоярга комачауламаган. Мондый бердәмлекне Бөтенроссия халык санын алу тагын бер кат раслар дип ышанабыз.

2007 елның 24 июлендә 199-ФЗ номерлы Федераль закон белән расланган Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамә, Татарстан Республикасы Конституциясенең Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар халкына милли мәдәниятын, телен үстерүдә, милли үзенчәлеген саклап калуда ярдәм күрсәтү турындагы 14 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бөтен татарларны 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуда бердәм халык булып катнашырга чакыра.
Аның нәтиҗәсе киләчәк буыннар, күпгасырлык тарихи һәм мәдәни традицияләр өчен аеруча мөһим булачак” , — диелә мөрәҗәгатьтә.

Разил Вәлиев бу нисбәттән үз чыгышында: “Татар халкы, рус халкы һәм башка зур халыклар кебек, төрле-төрле кавемнәрдән укмашып берләшкән олы һәм бай тарихлы халык. Безнең чая холыклы мишәрләребез дә, борынгы төрки чалымнарын саклаган керәшеннәребез дә, җырлы-моңлы, мәгърифәтле типтәрләребез дә, шәркый рухлы, шәркый кыяфәтле Себер һәм Әстерхан татарларыбыз да бар. Әмма бу төрлелек бергә туплангач, искиткеч зур рухи байлыкка, милли казанышка әверелә. Чөнки һәр кавемнең, һәр шивәнең аерым үзенчәлекләре булса да, безнең һәммәбез өчен уртак умыртка сөягебез — әдәби телебез, уртак олы тарихыбыз, уртак максатыбыз һәм милли аңыбыз бар.

Мин әле генә санап киткән үзенчәлекләр республикабызга исем биргән милләткә генә түгел, барча халыкларга, барча милләтләргә дә хас. Шуңа күрә дә безнең бүгенге Мөрәҗәгатебез күпмилләтле Татарстан халкына һәм бөтен Россиядә сибелеп яшәүче татар халкына адресланган. Чөнки без республикабыздагы һәммә милләтнең, шулай ук Россиядәге татарларның төгәл санын, аларның яшәү шартларын, белем дәрәҗәләрен, туган телгә, рус теленә һәм башка телләргә мөнәсәбәтләрен ачык белергә тиешбез.

Халык санын алган вакытта милләтләрне урта гасырдагыча кавемнәргә бүлгәләп яңа вак милләтләр ясарга тырышу, сәер һәм шикле политтехнологияләр куллану һич кенә дә безнең файдага – күпмилләтле халкыбыз һәм республикабыз файдасына, гомумән, Россия Федерациясе файдасына булмаячак. Безнең якларда халык санын алуны икенче төрле итеп, “җан исәбе алу” дип тә атыйлар.

Ныклап уйласаң, бик тә мәгънәле сүзләр бит! Бу инде, “тәнендә җаны булган һәр кеше җан исәбен алуга барырга тиеш” дигәнне аңлата. Әмма җан исәбе алу милләтнең җанын алуга гына әйләнә күрмәсен иде”, — дип белдерде.

Татар-информ

8 комментариев Мондый мөрәҗәгать ни пычагыма кирәк?

  • Кадерле

    Әйе, Разил әфәнде, сезнең Конституөиядә 14 матдә дә бар әле. Һәм шушы матдә буенча сез, Татарстан чиновниклары, Русиянең төрле почмакларына сибелгән (дөресрәге, төрле почмакларында яшәргә дучар ителгән) татарга ниндидер булышу күрсәтергә бурычлысыз. Һәм, минемчә, бигрәк тә Башкыртстанда яшәүче татарга. Чөнки, әгәр Чиләбе, Екатеринбур татарларына Башкыртстан чиновниклары күптән түгел генә тотына алсалар, безне инде «үз итеп» 30 еллап үзләштереп киләләр (талпан сымак кадалганнар). Шуңа да җанисәп алу буенча татарга бүгенге көнне кайдадыр авыр икән, ул барыбер бездәге сыман авыр була алмый. Чөнки бездә, татарга каршы беркайда күрелмәгән яу оештырдылар(моның өчен «Башкортостан» гәзитенең 24 синтәбер санын уку да җитәдер)…
    Икенче яклап караганда, болар, биредәге яучылар, ничектер мәсәләнең төбенә төшеп тормыйчы гына, ул яуларны «спортивный азарт» белән башкарып, киләчәктә ни булырын күз алларына да китерергә сәләтсезләр, күрәсең. Чөнки, Татар җыенында Кәрим әфәнде Яушев сүзен колакларына да элмәгәннәр. Чынлап та, без соңгы 100 ел эчендә авыр шартларда яшәп, соңрак төрле тизлек белән башкыртлашу юлына кереп китеп, һәм аннан чыгарга бер әмәл таба алмый аптырап калган халыкка «Уфимская губерния» идеясе эт эченә сары май булып ятыр иде…

  • антишовик

    кадерле сымактар талпан кебек башкорт канын аз эчмаделар,ихтилалдарда аз башкортны кырмадылар.хазер явап бирерга вакыт житте-узларе хэм ата-бабалары очон.иншалла,перепись уткач карарбыз ни эшларга:мишар хэм типтарлар менан был татшовиклар белан.кача башласагыз узегезга айбатерак булыр.

  • Зем

    Антишовику. Какой фашист однако. Люди подумайте вскоре столкновения начнутся?

  • турак

    столкновений не будет,башкиры народ простой и дружелюбный,а слово татар исчезнет,как и шовики-там одни маразматики-ветераны куликовской,

  • Зем

    Турак ты за чем за всех башкир отвечаешь.Те кто на этом форуме очень злые башкиры. Если их воля они нас точно выселят если шажара или мажара не подойдет. С работы вышвырнули

  • привет

    жили до революции муслимы дружно-кроме холопов конечно и сейчас то же самое.кучке шовиков не раздуть вражду.

  • ТАТАР БАЛАСЫ

    разил валеев это Геббельс эрефии+манкурт.

  • Ирек

    Татар-Башкорт бер милләт-турк.Аерылганны-аю ашай,бүленгәнне-бүре ашай!!

Отправить комментарий