Шәймиев Уфа татарлары белән очрашты

Җомга көнне Казанда әле ике ай элек күз алдына да китереп була алмаган очрашу узды — Татарстанның элекке президенты, хәзер дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Уфадан килгән бер төркем татар белән очрашты. Моңа кадәр Татарстан җитәкчелеге хәзерге Башкортстан җирләрендә яшәгән татарлар белән алай югары дәрәҗәдә ачыктан-ачык күрешүне кирәк санамаган иде.

Очрашу үзенә күрә нейтрал җирдә — Идел суларында узды дияргә була, кунаклар Казанга Болгардан кайту юлында тукталган иде. Казанның елга портына Уфадан «Бөек Болгарга сәяхәт» дигән сәфәр белән махсус кораб килде. Хәзер Болгар хәрәбәләрен торгызу эшенә алынган Шәймиев белән очрашу да шунда үтте.

Бу да әлеге күрешүнең гади бер күрешү генә түгеллегенә, ә тирәннән уйланган бер адым булуына ишарә итә.
Андагы кунаклар Башкортстаннан гына түгел иде, Чиләбе, Свердлау, Төмәннән дә барлыгы 150-ләп кеше килде Казанга. Түбән Кама һәм Болгардан соң алар Казан аша Алабугага китә. Шушы сәяхәт 30 августта Уфада тәмамлана.

Җанисәп якынлашуы сүрәтендә, элекке президент Мортаза Рәхимов тирәлеге Уфа татарларының Казан белән аралашуын мөмкин кадәр киметергә тырышты, шуңа да Татарстан җитәкчеләре хәзерге Башкортстандагы татар проблемаларына ачыктан-ачык мөнәсәбәтен белдерүдән шүрләп торды. Моны хәтта татар мәнфәгатьләрен бар дөнья буйлап якларга алынган Татар конгрессы да эшли алмады.
Марат Шәрипов (с) Миңтимер Шәймиев (у) белән
Миңтимер Шәймиевнең Уфа татаралары белән очрашуы Башкортстанда яңа президент, Рөстәм Хәмитов билгеләнгәннән соң гына булды. Хәмитов әлегә татар-башкорт киеренкелеге турында үз карашын ачыктан-ачык белдермәде, әмма республикадагы иҗтимагый атмосфера чистарды, элекке куркулар, шул исәптән Казаннан куркулар да юкка чыгып бара.

Ел да уза торган бу сәфәрне Уфадагы «Рамазан» үзәге оештыра, аның җитәкчесе Марат Шәрипов, Уфадагы башка татар активистларыннан аермалы буларак, Рәхимов хакимияте белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра алды.

Миңтимер Шәймиев кунакларны Болгарны торгызу планнары белән таныштырды, инде әзер макетларны күрсәтте. Очрашуда Уфада яшәүче мәшһүр татар җырчысы Фәридә Кудашева, шулай ук Салават Фәтхетдинов та катнашты.

2002 елда узган җанисәп вакытында президент Рәхимов хакимияте Башкортстандагы татарлар санын киметеп яздыруга иреште, әмма татарлар тарафыннан бу хәрәмләшү буларак бәяләнеп килде. Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев «Башкортстан зур республика, шул ук вакытта бу республикада башкортлар саны кимрәк. Дөресен генә әйткәндә, чынбарлыкта, руслар анда иң күп, аннан — татарлар, аннан — башкортлар», дип, үзенең 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләрен танымавын белдергән иде.

«Бу минем үз күзәтүем буенча, язуга карап әйтмим, халык саны язылган документларга да нигезләнмим, әмма чыннан да анда татарлар күбрәк», дигән иде ул Азатлыкка. Аның шушы сүзләре Башкортстанның элекке җитәкчелегендә зур ризасызлык уятты, Рәхимов киңәшчесе Сергей Лаврентьев Шәймиевне тарихны белмәүдә гаепләде һәм Шәймиевнең туган якларында — Татарстанның Актаныш һәм Мөслим районнарында башкортлар яшәвенә ишарә итте.

azatliq.org

5 комментариев Шәймиев Уфа татарлары белән очрашты

  • гол

    ой,счастье то какое:типтяр из башкир соизволил поговорить с ним кучке шовиков,когда ушел на пенсию.надо что бы в календарях это указать не забыли.

  • Сююмбике

    Рәхмәт Марат абый Шәриповка һәм аның тормыш иптәше Венера ханымга Болгарга сәяхәт оештыруларына! дүрт ел үтте сәяхәттә булганыма, күңелле истәлекләр бүгенгедәй хәтердә

  • Хакимхан

    Марат энем! Прошу прокомментироваь, что мы, татары Башкортостана,получили полезного от встречи с Минтимиром Шариповичем? Встреча ради встречи? Я считаю,встреча имеет смысл тогда, когда интересы сторон удовлетворяются хотя бы частично. Итак, слово за Вами.

  • Гражданин волжско-камской наружности

    Для башкира он чересчур умный, вы не находите, 3503-ий? Верх башкирского интеллекта — это голубые воришки МГР с сыночком) А вы будучи башкиром, — башкира от татарина не отличаете разве?)) Или вы думаете, что они не отличаются вовсе?

    Значит, всетки правда, что башкиры — это татары, только дикие.

  • Tuz

    Благодарственное письмо!

    Руководителю исполнительного комитета
    Набережных Челнов Шайхразиеву В.Г.

    Первые десять лет – с 1990 по 2000 год – Республика Татарстан праздновал День принятия Декларации о государственном суверенитете, по-другому День суверенитета. В последние годы татарстанцы празднуют этот день, как День Республики Татарстан. 30 августа — один из самых пышно отмечаемых праздников Татарстана. Это один из самых заметных дней Республики.
    Те годы большинство татарстанцев не считали нашу Республику субъектом Российской Федерации. С приходом Путина в московский Кремль, все, за что боролись татарстанцы ушло в прошлое. В 2009-ом году Конституционный суд РФ распространил постановление, в котором обязал убрать положения о независимости в конституциях нашей республики, Башкирии, Якутии и Тувы. Вопрос о суверенитете Татарстана возник еще в 2000-ом году. Прошло немало времени, но мы не должны забывать о тех годах, когда, рискуя своей жизнью, патриоты защищали суверенитет Татарстана, тем самым, подарили нам День принятия Декларации о государственном суверенитете.
    День Республики Татарстан до сих пор всенародный, общенациональный праздник. В этот день города и села республики приобретают торжественный, праздничный облик. Татарстанцы, независимо от своей национальной принадлежности, выходят на общенародные гуляния на улицах, где их встречают мастера культуры и искусств Республики Татарстан и самодеятельные артисты. На самых разных концертных площадках вдохновенно поют о чести, о долге и о Родине. Торжества в городах продолжаются с утра до вечера, и завершаются праздничным салютом. В столице Республики Татарстан в этому году например, прошла современная видеоинсталяция на площади Свободы, с помощью 3D-проекций на фасадах здания Татарского академического театра оперы и балета им. Мусы Джалиля.
    В последние дни августа, 28-30 числа возле здания мэрии Набережных Челнов, на площади Азатлык состоялся традиционный ежегодный праздник цветов, совпавший в этом году с Днем Республики Татарстан. Декоративные композиции из цветов составляли работники городских жилищно-коммунальных хозяйств, службы озеленения, коммерческие фирмы, специализирующиеся на ландшафтном дизайне под руководством Мэрии. В цветочных работах были чётко изображены исторические времена Волжской Булгарии, Казанского ханства, 90-летие образования ТАССР, эпизоды из татарских сказок, национальные орнаменты, символики татарского народа, а так же нынешние символики города и Республики. Подобные праздники, посвященные независимости республики, касающиеся не только Татарстана, но и других бывших союзных республик СССР раздражают Москву. Делегации из Москвы уже давно не посещают праздники Татарстана, так же они и не освещаются центральными телек***ами России.
    В течений трёх дней огромное количество челнинцев и гостей города посетило площадь Азатлык и приняли участие в празднике, впервые прошедшем на таком высоком уровне. Они увидели нашу культуру, традицию, историю, которые были выражены через цветы. Праздничные мероприятия воодушевили своим мастерством и шиком десятки тысяч горожан, и гостей праздника.
    Вы, Василь Гаязович, талантливый, трудолюбивый руководитель с духовными ценностями, многое сделали и делаете на благо жителей нашего города. За что, мы выражаем благодарность Вам, лично и организаторам праздника от имени челнинцев.
    Впереди у нас перепись населения — это важное государственное мероприятие и игнорирование его недопустимо. Необходимо защищать наши национальные интересы, наилучшим решением в ходе переписи 2010 года была бы фиксация всех этнических, конфессиональных групп татарского народа в рамках единой татарской нации. Опыт проведения переписи у нас имеется, уверены, что мы достойно справимся.
    Настоящее письмо принято на еженедельном общегородском собрании НЧО ТОЦ.

    Председатель собрания,
    председатель НЧО ТОЦ Рафис Кашапов
    Секретарь собрания Сания Вахитова

    Фоторепортаж
    Фестиваль цветов 2010
    http://nabchelny.ru/fotogalereia/fotoreportazh/2010-8-30/den_tsvetov

Отправить комментарий