Халык авазы: комментарийлар

Интернет-сайтларда чыккан материаллар буенча язылган комментарийлар, еш кына очракта, үзләре мөстәкыйль материалны хәтерләтә. Әлбәттә, анда язучылар арасында фикерләре салулабрак киткәннәре дә, кызып китүчеләр дә бар. Әмма, гомумән алганда, комментарийлар төп мәкаләдә күтәрелгән тема буенча үзенчәлекле социологик референдумны хәтерләтәләр. Сезнең игътибарга “Азатлык” радиосы сайтында чыккан “Сез татарлар түгел, сез башкортлар” дигән мәкалә уңаеннан язылган комментарийлар өеме тәкъдим ителә.

Кәрим Яушев

**************************************************

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
җавап бир
03.02.2010 20:18
18 гасырда язылган ревизия сказкаларына нигезләнеп кенә бу авыл башта башкортныкы булган дип, ялгыш фикер таратмагыз. Билгеле бит инде, шушы елларны (17-18 гасырлар, һәм 19 гасырның беренче чиреге) татарларга патша хөкүмәте тарафыннан бик көчле басым булганга күрә, күп кенә татарлар. үз авылларын ташлап, Урал якларына килеп буш җирләрдә авыллар торгызалар, ә ревизия вакытында яшеренер өчен үзләрен башкортлар дип яздыралар. Урыс хөкүмәте татарларны көчсезәйтү нияте белән, һәм сан ягыннан азрак күрсәтер өчен, башкортларны татардан арым күрә башлый. Алай гына да түгел, татарларны көчләп чукындырган чакта, күпләп лашманчылыкка керткән вакытта, рекрут итеп 25 елга патша гаскәренә алган чакларда, башкортлар шушы явызлыклардан азат ителгән булалар. Менә үзен-үзе саклап калу ниятеннән татарлар күпләп башкортлар булып язылалар да инде. Ул заманнарда татарлар һәм башкортлар бере-беренннән үз ара аерым итеп сизмәгәннәр, телләре, диннәре, җыр-моңнары бер булганга күрә, ул заманнарда аларның башларына кермәгән шундый уйлар. Шушы аермалыкны куерта башланды 20 гасырда гына, БР төзелгәч кенә. Хәттә республика төзелгән чорда да, 22 елда Уфа губернасын башкорт республикасына кушкан заманда да, җтатарлар каршы чыкмый, чөнки алар татар-башкортны аермый, шуңа күрә тавыш та куптарылмый. Менә совет заманында Мәскәү коммунистлары күргәзмәсе башкортларның башларын әйләндереп, татарга каршы куйдылар. Шушы хәл дошманнар таафыннан эшләнде, федераль үзәккә бере дә кирәк түгел, татары да, башкорты да. Әлегә алар уйныйлар башкортларны татарга икаршы куеп, буш урында низаг куптарып, аларга безләр белән идәрә итәргә җиңел. Ә татарга, башкортка кирәкме, җиде ят кауым безнең белән идәрә иткәне, безләргә баш булганы? Шуны аңларга безнең зиһенебез җитмимени?
________________________________________
кем: ураллы кайдан: Фаилгэ
җавап бир
01.02.2010 14:25
Туганкай, татар ауылдары шунда ук татар тип язылган ул. Башкорттар ауылга нигез hалып, ауылын hатып ултырмаган. Узе тотонмаган еренэн биргэн татар туганына урынды. Был ханлык ере лэ ханлык ере (йэнэhе татарзыкы булып сыга) тип тешегез тошэ, эле бына Мэскэу зэ hеззен ерзэрзе лэ, беззекен дэ узенеке ти. Ни менэн айырыла булып сыга инде был яуаптар?!
________________________________________
кем: ураллы кайдан: Уралдан
җавап бир
01.02.2010 10:56
Ниндэй гипнозлау турахында hойлэй автор!
18-се гасыр ревизия сказкаларын уз кулдарым менэн тотоп, узем тикшергэн кеше буларак, инанып эйтэ алам — был (тонъяк — конбайыш райондар) ауылдар шул вакытта ук башкорт тип язылган. Нинэ, ул вакытта ла Башкорт королтайы мэжбур иткэнме уларзы?!
Сословие тигэн бер hуз зэ юк. Экиэт!
Бэлки ибн Фадлан да сословие куреп кайткандыр был фантазия буйынса!
________________________________________
кем: Илгиз кайдан: Уфадан
җавап бир
02.02.2010 20:47
Казан патшалыгын явыз иван яулап алган чагында,башкортлар булышкан булсалар татарларга,бүген мин баш ияр идем аларга……
________________________________________
кем: Тимур кайдан: Яркәй
җавап бир
01.02.2010 15:56
Татар ул шундый чыдам, шундый нык халык. Ул дөнья беткәндә дә бетмәү юлын табар. Тик менә Иван Грозныйга барып, челобитие белән бәйсезлеген саткан, әле дә булса Россия аягындагы шакшы чабатаны үбеп ятучы башкорт түрәләреннең чирек миллионлы халкы нишләр? Татарны башкортка әйләндерәләр имеш җанисәп алган саен… Әгәр Россия провакациясе белән бу ике милләт арасында сугыш башланса (Алла сакласын!), татар ул үзенең нинди милләттән икәнен һичвакыт онытмый, үз милләтенә каршы корал күтәрми. Шул чакта Башкортстанда башкортның
бөтенләй булмаганы ачыкланып бетмәсме соң?! Бер телдәге, бер диндәге ике милләтнең дуслыгына, татулыгына ни җитә, кардәшләр! Күктән — күкәй, таудан тавык көтеп, ыштансыз кала күрмәгез инде сез башкорт дустар…
________________________________________
кем: Фаил кайдан: Туймазы
җавап бир
01.02.2010 13:49
Ярый, 18 гасырда фәлән авылга өч башкорт килеп нигез салсын ди (элекке Казан ханлыгы җирендә). Әмма бит шуннан соң ул авылларга татарлар килеп тулган. Үзегез үкенәсез бит — беркатлы булганбыз, татарларны «сыендырганбыз» дип. Башкортлар нигез салганга күрә генә этник составы тулысынча татарга ауган ул авыллар бүген дә «башкорт авыллары» буламы?
________________________________________
кем: Сәһибҗамал
җавап бир
29.01.2010 08:53
Үз ханбикәсен саткан татарны,кем дип атыйк соң?Бүген дә аерма юк.Татар һаман шундый.
Бүген татар берберсе илә җакалаша,берберсенә пчрак ыргыта,берсенең башын берсе ашый.Бар да «мулла»,бар да «нәчәлник»,бар да «акыллы»,атка печән салучы гына юкСөйләшә белү юк,авызда шакшы сүзләр,вроде аң-белем дә бар шикелле,әмма гамәл юк.
Мондагы язганнарны укып аңлау юк,шунда ямсез сүзләр илә мыскыллау башлана.
Карап-карап торам да, тагын бер карап куям.
Кирәкмәгәнне булдыра татар,кирәк җирдә булдырмый.

Каты бәрклсәм бигайбә,җанашкайларым.
________________________________________
кем: Кадерле кайдан: Уфадан
җавап бир
28.01.2010 22:52
Элегерәк «Собеседник»гәзитендә безне мыскыл итеп язылган кечек кенә бер мәкаләдә татар, катнаш никахтан туганнарны да кыстырып, СССР да 45 миллион диеп язылган иде (СССР таркалмаган иде әле). Менә сезгә Җамал һәм башка шундый төрле «кисмәк»ләргә сүз. Империячел көчләргә татар куркыныч! Бәлки шул исәптән сезгәдә дер. Шуңа да ул аны бертуктаусыз кысып килде. Динен алыштырырга мәҗбүр итеп, төрле җәзаларга тартып, безне таркату-кыру инде күп гасырлар буе бара… Ә бүген ана күрәсез, башкырт итеп язалар, массово, авылы-авылы белән! Әлегә кадәр татар бик күндәм иде, Минтимер Шәймиевнең үзе сыман. Тик бит дөнйалар үзгәрә тора. Бүген демократия галәмәте дә әзме-күпме бар, интернет аша чит ил кешеләренә дә хәбәр юллап була, республикадагы хокук яклау комитеты аша да гариза җибәреп була… Шулай итеп, халкыбыз әкрен-әкрен күтәрелә башлап, үз хокукларын даулау дәрәҗәсенә җитәчәк. Ул вакытны инде (демократия нык үскән чорда) безне кысу да, икенче бер милләт дип теркәү дә булмаган вакытта, татар үзен җитлеккән милләт итеп, булдыклы һәм зур сәяси көч итеп күрсәтәчәк… Калганнары турында әлегә фикер йөртмик, аларын, без аңа лаек булган очракта, Аллаһы тәгалә үзе белеп бирер… Иншеаллаһ!..
________________________________________
кем: Әз-мәз Насретдин кайдан: Идел белән Урал арасыннан
җавап бир
28.01.2010 21:56
Бу изелгән һәм кол ителгән мескенлеккә төшерелгән үзен мөселман дип санаучы гап-гади татарга,башкортка һ.б. нишләргә соң?
Күзләрегез йомык килеш булса да, авызларыгызны ачып пәйгамбәребез саллалаһу галәйһи вәссәләм кушканча, урт тешләрегез белән Коръәни Кәримгә һәм аның сөннәтенә чын-чынлап ябышырга һәм ычкындырмаска. Әгәр шуны булдыра алсагыз, сизми дә калачаксыз ничек итеп Аллаһу сүбхәнәһү вә тәгалә сезнең телегезне дә, халык буларак милләтегезне дә саклаячак һәм үзегезне дә югары дәрәҗәләргә күтәрәчәк.
Дөньялыкта ук. Ә бигрәк тә Ахирәтегездә.
________________________________________
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
җавап бир
28.01.2010 18:40
Әфәнделәр, ханымнар! Катнаш никахлар татарда да бар, баәкортта да бар, әле татар-урыс, урыс-татар никахының 50% артыгы белән үзләрен татар дип саный, ә башкорт-урыс, урыс-башкорт никахының күпмесе үзен башкорт дип исәпли? Белсәгез языгыз. Татарлар борынгы заманда (патша Рәсәендә) урыс белән катнаш никахка кергән туганнарыннан ваз кичә иделәр, шушы ук хәл булды совет заманасында да, бүгенге көндә катнаш никахларга икенче төрле караш барлыкка килде, хәзер баш тартмый башладылар, татар ягына авыштыру нияте белән. Мәскәү мохитында татарлаштыру җиңел түгел, шулайда юк түгел, андый очраклар бар. Татар бераз көчәеп китсә, татар милләте саны бермә-бер артыр иде, моңа вакыт кына кирәк. Бездә бар татарлар, кайсылары телне белмиләр, ә менә дигән милләтчеләр, телен камил белгән татардан 100% артык булып чыга кайвакыт. 100% татар үз милли проблемаларын яклап Мәскәү урамнарына чыгарга курыканда, менә татар телен белмәгән татар чыга татарны яклап, ике уйлап-та тормый. Шуңа күрә Марат әфәндегә тел начар белгән өчен генә кардәшеннән йөз чөерергә ярамас. Сез башкорт туганнарыбыз. юкка тузга язмаган сүзләр язып газап чикмәгез, татар бетми, татар дәүләтен төзергә тора иртәгә-бүген. Тик сез минем шушы сүзләремне ашыкмагыз органнарга җиткерергә, чөнки булды бит шундый хәл сезнең зыялылар белән 2002 елда. Менә шундый хәлләр.
________________________________________
кем: Шамиль кайдан: Бирск
җавап бир
28.01.2010 16:02
Кемнен башкорт кемнен татар икане турында суз ярыштыру, татар-башкортнен бер халык икенен айтеп тора. Теллер аермасы , гади кузлектен карасан, ч урынына с hем с урынына h авазын куллануга карап кала. Акустика ягыннан карасан, ч авазынын дулкын ешлыгы (несущая частотасы) с авазыныкыннан югары . Акустикадан билгеле булуынча югары ешлыклы авазлар тизрек сунелер (сильнее затухают), Шуны иска алып карагыз, урманда «чай эчерга килегез» дип кычкырсагыз, бу сузлар анлаешсызланала. Шунын очен бу шартларда ч урынына с авазы кулайрак.Ч урынына С куллангач, югарыда эйтеп кителган сэбэплер аркасында С авазы урынына H куллану табиги. Минемчэ татар белен башкортнын аермасы hам аларнын тел аермсы бик утэ де ясалма. Эгар электэгы сыман бер тэрле язма алфавит( беумча элек барыбызда тэрки язмасы булган) булса бу «ике» тел хэзерге радио- телевидение чорында куптэн шомамарып, бер берсенэ жайлашып беткен булыр иделар.Аннан сон шуны да айтерга кирэк. Татар сузе_ миллет исеме буларак безнен якта сонграк кулланыла башлады. Мин кичкена чагында керзшен, типтэр, томэн, башкорт сузлере кулланыла иде.Теллэр инде куптан бер булып беткеннар Без башкорт тугел татар диюлал кубрак шул тел саясатенэ протест нигезеннэн эйтелэ..Тагын бер кабатлыйсым килэ татар белан башкорт аермасы hам тел аермсы ясалма ,вакытлыча куренеш, без бер халык, бер телдэ сэйлешабыез. Жырларыбыз моннарыбыз- барыда уртак.Шунын очен тел галимнеребез hам политикларыбыз шушы хэлне аннап тиешле нэтижелер ясарга бурычлылар.Барыбызнын да Уфа hам Казан матбугат чыганакларын (шул исэптен радио, телевидение тапшыруларын) укырга , ишетергэ, курерга хакыбыз бар. .
________________________________________
кем: Сәһибҗамал(Җамал)
җавап бир
28.01.2010 16:00
Мөхәммәт әфәнде,
Мәскүдә күпме татар катнаш никахта тора,%ларда? Аларның балаларының күпмесе үзен татар дип исәпли?Сез беләсезме?
Сезнең оныкларыгыз ни хәлдә?
Шулай булгач, бүрәнә аркылы бүре күреп утыру яхшы булмас.
Үзләре риза булгач язылалар ,теләмәгәне язылмый бит.
Җитәр барыбер аңлатып җиткерә алмыйм.
________________________________________
кем: Җамал
җавап бир
28.01.2010 14:37
Марат.
Хәлемнән килсә, мин вообще татар белән башкыртны туглап бетереп, ТАТБАШ дигән нация ясар идем һәм ике рес-ны кушып бер ясар идем.Менә бер мощний ил булыр иде.
________________________________________
кем: Шакир кайдан: Чакмагыш
җавап бир
31.01.2010 01:46
Мондый омтылыш ярты гасыр элек булган инде ул, энем. Куйбышев өлкәсенә Татарстан, Башкортстан республикаларын кушып, КУТАТБАШ дигән зур республика төзү планы булган. Ләкин Башкортстаннан ысын башкорт таба алмау сәбәпле, туктатып торганнар…
________________________________________
кем: Азат кайдан: Уфадан
җавап бир
28.01.2010 22:20
Җамал туганым, үткән гасыр башында Ваисовлар Идел-Урал республикасын төзергә тырышып карадыларда соң, но бит Татар белән Башкортларның кушылуын теләмәүче әшәке кешеләр ,Зәки Валиди кебекләр күп булдылар шул,кызганычка каршы безнең арабызда бүгендә алар күпләр.Шуларның берсе Мортаза Рахимов.
________________________________________
кем: Жэмдихан кайдан: Шыгырдан
30.01.2010 11:06
Вэисилэр Идел-Урал тозергэ беркайчан да жыенмады. Алар Болгарстан дип шаштылар. Идел-Уралны Миллэт Мэжлесе игълан итэргэ жыенганда да, вэисилэр, идел-урал дошманнары Вахитов, Солтангалиевлэр, ягъни социалистлар белэн берлэшеп эш иттелэр. Шул ук социалистлар эзерлэгэн правокациядэн вэисилэр идеологы хэлак та булды. Аннары, калган гаскерлэре «басмачларга» каршы корешеп йорде, Фрунзе белэн эшнелеште. Аннары, вэисилэр хэрэкэте тулаем юк ителде.
Дорес, вэисилэрнен документларын, бигшрек тэ 1917 елга кадергелэрендэ бик кызык матдэлэр бар. Мэсэлэн, Русия паспортын алмау, алар гаскэренэ кушылмау…. Эмма, бу хэрэкэт, условно эйткэндэ, узлэренен оченче дэверендэ, тулаем, большевиклар хэм социалистларнын курчагына эйлэнде. Идел-урал идеасын жимеручелэрнен берсе булды. Ислам социализмы дигэн ялган тэгълимат таратты. Так что, бу божьи полкларны бик изгелэштерергэ не стоит)))

Җамал
җавап бир
28.01.2010 14:31
марат.
Соң җанашкаем булышыйк Башкорт дусларга.Татар 6.6млн,ә башкорт 1млн чамасы.Убудет татардан башкортка 1млн татарны бирсәк?Барыбер татар урыслашып югала бара.Үзегез әйтәсез,»двоюродный туганың урыслашты дип.Вот и работай над двоюродным братом.Үзебездән башлыйк.

Татар так и так «ростворяется» башка милләтләр арасында(өйләнеп,кияүгә чыгып). Менә бу проблеманы касыгыз төзәтә ,җанашкайларым,ә?Катнаш никахлар күбәйде,ә монысы бигрәк тә куркынычрак татарга.
________________________________________
кем: Сөембикә кайдан: Уфадан
җавап бир
29.01.2010 19:13
Җмәгать! Кәрим Яушев күтәргән мәсьәлә минемчә чак кына икенче. Ул бит бик җитди проблеманы кутәргән. Башкыртстанда яшәгән халыкның гомум мөлкәте булган Башкортстан юлдаш телеканалы (БСТ),“Юлдаш” радиосы бугенге кондә башкырт милләте ихтияҗларын гына кайгырта. Башкыртлаштыру политикасының топ рычагы шушы. Ничек уйлыйсыз, 20 ләп башкырт ңәмгыяте бар, булмәләре, телефоннары, окладка эшләүчеләре…, чыгымнарын кем каплый икән?
Әгәр уйлап карасак, башкыртстан халкының 15% тәшил иткән башкыртлар беркайчан да үз көчләре белән БСТ на да, “Юлдаш” каналын да булдыра алмаслар иде.
Шушы каналларда иртәдән кичкә тиклем башкырт тарихы, башкырт җырлары, башкырт биюләре, башкырт спортчылары….
Хәзер татар җырчыларына сәхнәгә чыгар өчен, гомумән халыкка көренү өчен БСТ га барып башкыртча җырларга кирәк. Алдай гына да тугел, концерт белән килгән Татарстан җырчыларына өстәп башкыртча җырлаучылдарны тыгалар. Бу бит мыскыл итүнең соңгы чиге.
Шушы шартларда ничек итеп татар халкына дөреслекне җиткерергә? Нинди чараларыбыз бар? Карамаскамы ул БСТ-ны?
Җавап шушы — “Азатлык” сайты. Хәзер компьютерлар арта, башкырт “ящигын” караучылар кими, бәлки һәммәбездә компьютер булыр.
Әйтергә кирәк, хәзер авылларда хәллерәк халыкта спуник тарелкалары ешрак күренә, Казанны карый теләгәннәр.
Монда язылган фикерләрнең юнәлешенә килгәндә, халыкның үз сүлендә генә кайналывы күренеп тора. “Сәхипҗамал (Җамал)” дигәне барысын да уздырып җибәгән. Ул Сөембикәне сатканнарга да, молласына да , начальнигына да, акылларына да …. бик тә ачулы икән. Ачуыннан 1 млн. татарны башкыртка бирергә җыенган. Һәр сантый үзенчә акылдан шаша диләр бит, дөрестер бу.
Руслашу дигәннән, “Шихан” дигән тау тирәсендә “Әптек” дигән башкырт авылы бар. Андагы башкыртлар үзара русча сөйләшәләр…
________________________________________
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
җавап бир
28.01.2010 14:28
Искитәрлек хәл. Уфа җирләрендә нинди башкорт авыллары булсын? Чынбарлыкта Башкортстан һәм Рәсәй үзе дә Татар җирләрендә урнашкан, менә татарлар үз җирләренә хуҗа булудан туктагач, татар җирләренә калмыкларны күчерәләр 18 гасырда. Менә калмыкларда татар җирләрендә гөмер кичерә. Ярар яшәсеннәр, ничек инде башкортлар татар җирендә яшәп, татар авылларын башкорт авылы дип сүз йөртәлә? Әллә без белмибезмени, күчмә башкорт халкы нинди авыллар шәһәрләр төзесен? Дунай елгасыннан алып, Байкал күленә чаклы җирләр иң борын заманнардан татарлар җире булган, чөнки кемнең дәүләте шуның авыллары да шәһәрләре дә инде. Билгеле, яшәгән башкортларда, анда мында күченеп йөрер өчен болыннар аз булганмыни? Менә чегәннәр күченеп йөриләр, әле соңгы вакыта төрле поселоклар да, шәһәр тирәләрендә тупланып яши башладылар, бароннары котедҗлар да яши. Менә инде берничә гасырдан соң аларда әйтәчәкләр, Тюмен шәһәре — чегән шәһәре дип. Әгәр алар кулына идарә күчкән булса, аларда моны раслый ала, шулай ук башкорт туганнар да шулай ук. Башкортларга татардан милләт таләп итеп юкка вакыт уздырмаска иде, без татарлар тарихта бер халыкны да җәберләгән юк, монысы һәр кемгә билгеле, шуны истән чыгармаска иде. Бүген татар көчсез, башкортлар урыс дәүләтенә таянып татарны таламакчы, татар гел көчсез булмас, хөкүмиәтләр дә, дәүләтләр дә гел тарихта үзгәреп торалар, ә халыклар гөмере аларныкы белән чагыштыргысыз озын. Татар тарихында күп вакыйгалар булды, ул югалтыда дәүләтен, кайтарды да, Алла кушса тагы кайтарыр, менә шул вакыт башкорт кардәшләребез ничек багар икән татар күзенә?
________________________________________
кем: кушнариннар кайдан: РБ
җавап бир
28.01.2010 13:41
Вил абзый! Сез дә нәселегез буенча кушнариннарга тоташасыз мени? Сезнең үткән юлыгызга карасаң – сокланырлык. Бу теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел. Бу ягыгыз белән кушнариннарга тарткансыз шул.
Ә инде Шакиров М.З. турында шуны әйтәм. Ул 2000нче елларда пенсионер иде инде. Безнең ул вакыттагы район житәкчесе Фаттахов Р.С. аны Кушнаренкодагы мәчет ачу тантанасына чакырган. Шакиров М.З. килә. Ә менә республиканың иң зүр түрәләре чакырмаган. Безнең район башлыгын шушының ѳчен эшеннән бушаттылар….А аннан соң килүчелар районныда бетерделәр инде…
________________________________________
кем: кушнариннар кайдан: РБ
җавап бир
28.01.2010 13:19
Җамал: «Башкорт булды ни дә, татар булды ни — икесе дә мөселман…» Мондый сүзең белән син проблемадан читкә тайпылмакчы буласың. Ә дѳресен язарга уйласаң ул болайрак яңгырар иде: «Башкорт – ул башкорт булып язылсын, татар –ул татар булып язылсын — икесе дә мѳселман». Тагын да дѳресрәк булыр иде ѳстәсәң:»Башкортларыбызны татарлар исәбенә арттырмыйк, алар бит безнең иң беренче кан-кардәшләребез. Бүгенге кѳн белән генә яшәмик, иртәгәсен дә уйлыйк. Безнең алдагы барасы юлларыбыз зур әле». Менә, җамал, мин сине аңлар идем…
________________________________________
кем: марат кайдан: казан
җавап бир
28.01.2010 09:23
Җамалга—татарлашкан башкорт дип әйтәсең, бу миңа сәеррәк тоела. чөнки татарлашкач ул башкорт түгел инде ул башка мәданият, башка менталитет кешесе. бер сүз татарча белмәгән, Пермь каласында яшәүче » двоюродный » туган белән сеңелне дә татар мохитендә үсмәгәч мин аларны татар дип берничек әйтә алмыйм. чөнки нәрсә генә әйтсәң дә аларда татарның «Т» хәрефе дә юк. кызганыч ләкин бу факт.
________________________________________
кем: марат кайдан: казан
җавап бир
28.01.2010 09:13
җамалга—- соң барыбер булгач нишләп соң башкортлар татарлардан тырыша тырыша , асларына сия сия көчләп башкорт ясап маташа!?
Аңлат алайса.
________________________________________
кем: марат кайдан: казан
җавап бир
28.01.2010 08:59
Җамалга—-Сәмәкәйдә булганым бар, анда мин бер генә дә башкорт чырайлы кешене күргәнем булмады.
________________________________________
кем: Уфалы
җавап бир
27.01.2010 22:24
Җамал дигән әдәм йаза, шундый җай.., оста. Күңеленең сафлыгына ышана йазган идем инде, әгәр… Минзәлә исемен чыгармаса. Күрәсезме ничек эш йөртәләр?! Имеш, барыбер мөселманбыз… Соң алай булгач, Җамал-кош, нигә син татар булып йазылмыйсың?! Тик шуны онытма, озак та үтмәс, безгә зур абзый басымына каршы бергәләп көрәшергә туры киләчәк. Бүген безне нык итеп кысканнар, сезгә әлегә бераз гына җиңелрәк. Ә киләчәктә барыбыз да бертигез һәм хокуксыз халыкка әйләнәчәкбез, әле бер-беребездән «сөяк» тартып алырга тырышсак та. Кисмәк-Җамал сыман татар-башкырт кайчан аңлый башлар икән моны?!..
________________________________________
кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
җавап бир
27.01.2010 22:02
Җамал: «Башкорт булды ни дә, татар булды ни — икесе дә мөселман…»
Бөтен хикмәт тә шунда шул: дин халыкларны вакытлыча гына берләштерә ала. Алар арасында икътисадый детерминизм уты кабынганчы гына. Ягъни, беркемгә дә һәм мәңге җитми торган мал-мөлкәт өчен көрәш башланганчы. Бөтен дөнья тарихы шуңа дәлил.
________________________________________
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
җавап бир
27.01.2010 23:01
Бик дорес яза Татар шымчысы. Энэ ничек сугышмадылар, ничек кан коймадылар Гирак белэн Иран. Э бит алар чеп-чи моселман дэулэтлэре. Энэ Гиракнын узендэ дэ бер моселман торкеме икенчесен кыра. Юк, миллэтне миллэт белэн ботарга кирэкми. Хэрберсе уз урынында булырга тиеш. Кочлэу беркемне дэ эле юньлегэ китермэде. Башкортлар шуны анласыннар иде. Аналамасалар, Уфага уры чекисты килэчэк наместник рэвешендэ. Башкорт монардан куберкэк югалтачак, хичшиксез.
________________________________________
кем: Җамал
җавап бир
27.01.2010 22:40
Татар шымчысы,кем кабыза ул утны-шымчылармы?

Соңы сорауыма ничек карый шымчы?
________________________________________
кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
27.01.2010 23:15
Бу ут «перестройка» башлангач үзеннән-үзе кабынып китте. Чөнки адәм баласының табигате шундый: бик сирәге генә бүген булып иртәгә бетә торган мал өчен түгел, ә үзенең дәвамлы тормышын, нәсел-нәсәбен, киләчәген саклап калу һәм булдыру өчен көрәшә. «Корсак» милләтләре»нең көннәре санаулы: башкорт булды ни дә, татар булды ни.
Шагыйрь әйтмешли, «Ниләр генә майтармасын коллар, Килеп чыга бары тик коллык». Барыннан да бигрәк мине менә шушы котылгысыз чынбарлык борчый.
________________________________________
кем: Кадерле кайдан: Уфадан
җавап бир
27.01.2010 21:36
Әле генә «Эхо…» дан Жириновский чыгыш ясады. Билгеле, кем исеменнән сүз йөртә бу бәндә. Менә ул әйтә, имеш, СССР нидән таркалды? Ул республикаларга зур мөмкинлекләр биргәнбез икән,ди.Радио кабызасың, анда урысча берни юк, тегеләр сүзе… Менә безнең ялгышлык кайда булган, ди ул. Янәсе, республикаларга милли үсү өчен юллар артык ачылган. Алар китте, алар еракта, бәйсез илләр! Ә безне инде, аныңча, гомергә дә җибәрмәячәкләр! Менә шуңа судлар, шуңа куркыту, шул исәптән үсеп җитмәгән балаларны да (мөселман йәшләрен). Ә бездә, Башкыртстанда, алар — империячел көчләр — бик җай ысул тапканнар: менә сезнең берегезгә көчле республиканың хәкимият ресурсы, ясагыз алардан башкырт, күпме кирәк, шул кадәре. Ә безгә?! Безнең тавыш бер кайда да ишетелергә тиеш түгел. Безнең байтак халык башкырт итеп чутланырга тиеш. Татар-башкырт арасында дошманлык артканнан арта барып, киләчәктә Башкыртстан-Татарстан дошманлыгына әйләнеп, һәм ул, аларча, Русиянең таркалмавына гарантия хезмәтен үтәргә тиеш!..

кем: Җамал
җавап бир
27.01.2010 20:21
Аңламыйм,Башкорт булды ни дә татар булды ни-икесе дә мөселман.Нигә ызгышырга.
Ә менә татарның урыслашуына кем борчылыр икән?Исәп алганда, татарның урыс дип язылуы сезне борчымыймы соң?

Минзәлә районының күпчелеге татарлашкан башкорт.(Сәмәкәй авылы).
________________________________________
кем: кушнариннар кайдан: РБ
җавап бир
27.01.2010 18:30
Исмәк! Ябешмә Кәрим әфәндегә.Ул нинди генә булмасын, репортажы аның 100% белән дѳрес бит! Син , Исмәк, шушы дѳреслекне исәпкә алмаган булып СҮЗНЕ ИКЕНЧЕ якка аудармакчы буласың! Син Кәрим әфәнденең репортажына каршы сүзең бармы, булса, яз. Репортаж ничек бар – шулай язылган, молодец! Кәрим әфәнде дѳресен яза, Башкортостанда татар халкын башкортлаштыру буенчаЖАНИСӘБ башланды диеп дѳньяга оран сала бит ул! Исмәк, аңлашылмый мени? Менә син башкорт, мин татар, син минем башкорт булып язылуымны телисеңме, әйт әле! Булмас, ышанмыйм!
Без, татарлар, тарихтан билгеле булуынча, һәрвакытта да чит дин тотучыларга да, тѳрле халыкларга да толерантлы булганбыз. Бүген миңа калса, жанисәп урысны – урыс, татарны – татар, башкортны – башкорт….негрны – негр дип язарга тиеш.
Ә менә, чыннан да татар авылларының кайбер авыл тарихчыларының үз авылының тарихы белән кызыксынуы соңгы елларда әйбәт күренеш дип саныйм. Алар, профессиональ тарихчы булмаса да, авылның тарихын тѳрле чыганаклардан җыярга тырышалар Һәм зур гына эшләр эшлиләр. Ә менә милләт мәсәләсенә килеп житкәч «башкорт» дигән сүз ѳчрагач, «бәй, без бит башкорт икән ләбаса!» — диләр. Борынгы «башкорт» сүзе «бүгенге башкорт милләтен» аңлатмый бит ул. «Башкорт» сүзе – сословие, вотчинник, «җир хуҗасы»н аңлата. Ул «башкорт» татар да, черемис та , вотяк та булырга мѳмкин.( Сибагатов. Татары Башкортостана. 2000г; Ревизские сказки – карагыз. ) Кушнаренко, Чакмагыш территорияларендәге табылган кабер ташлары мона ачык дәлил булып тора. Бу ташлар 1342, 1350 елларда куелган ( КУЛИКОВО КЫРЫНДАГЫ сугышка 38 ел бар әле) Хәм борынгы тѳрки-татар телендә язылган. Кемнәр соң алар? Шушы «жирнең хужалары – башкортлар», ә телләре буенча нинди халык ( бу вакытта милләт тѳшенчәсе юк әле) – тѳрки –татар телле безнең бабаларыбыз. Борынгы башкорт сүзен СОСЛОВИЕ итеп карасаң, бѳтенеседә үз урынына утыра, авылның тарихчылары да башкорт сүзен бутамас иде.
________________________________________
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
җавап бир
27.01.2010 20:18
Кушнариннардан, минен хэтерем буенча, бердэн бер башкорт булды ул якларда. Ул да булса Башкортстан Коммунистлар партиясы олкэ комитетынын беренче секретары М. Шакиров. Э узе ул Карача Елгадан. Валитовлар нэселеннэн. Минем картэнием (ул да шул авылдан) этисе белэн анын картэтисе бертуганнар. Шэжэрэ буенча алар «сүрә елгасы буеннан» кучеп килгэннэрдэн. Шулай, катыралар кеше башын бу башкорт шовинистлары! Э гади башкортлар алай бик эйбэт халык. Минем берничэ туганымнын оныклары башкортларга ойлэнделэр. Бик яхшы торалар, ярышмыйлар, кем остэ, кем аста дип. Бу Рахимов узенен авыл командасы белэн тэмэм чордан чыккан. Бу шартларда, минемчэ, Мэскэу Башкортстанга узенен наместнигы итеп урысны куйсын инде. Ул, хичшиксез, чекист буларак, бик тиз «халыкара тынычлык хем дуслык» урнаштырыр.
________________________________________
кем: Эдем баласы
җавап бир
27.01.2010 18:18
Татарлар белен башкортлар арасына Ленин хем үзге большевиклар орыш озакка уйлап куйды. Алар уйлап шунды дөрес түгел Татарстан хем Башкортостан границаларын эшледелер.
Границаларны үзгертеп кене эш чыга.
________________________________________
кем: Әхмәт Зәки кайдан: Уфадан
җавап бир
27.01.2010 18:18
Син үзең кем, сасы кисмәк, Кәрим Яушны тетәсең. Телең буенча сине белеп тә булмый, сүзләреңнең ямсезлеге буенча «бомжны» хәтерләтәсең. Сине мин башкырт дип тә әйтә алмыйм. Чөнки мин аларны беләм, һәм минем күңелдә алар яхшы кешене хәтерләтеп уелып калганнар. Алар болай ямсез кыйланмас…
Ну биредә шуны искәртергә кирәк, мин бит торомыштагы, эштә очраган, үземнең дус-иш, туган-тумача турында сүз алып барам, чиновниклар һәм теге «профессорлар» турында түгел… Ә син «исле кисмәк» мөгаен башкыртлашкан татарсыңдыр әле. Үзләре башкыртлашкач, бар татар да башкыртлашырга тиеш дип уйлый ди алар. Булмас, киресенчә, сезнең,»иске кисмәк» үзләрегезнең һәм балаларыгызның да йөзләре күп дистә еллар кызарачак әле бүгенге ямсез кыйланышларыгыз өчен…
________________________________________
кем: Асия кайдан: Башкортостан
җавап бир
30.01.2010 21:35
Татар да башкорт дип булэсез дэ тиргэшэсез. Шунысын эйтегез эле, татарлар Финляндиядэ дэ, Кытайда да уз крайларын ойоштороп йэшэйлэр. Алар да шулай финнарны кытайларны сугэлэрме икэн?
Минэ буген генэ эйттелэр эле, куршен турында ни дип сэйлэсэн син узен шундый кеше. Башка эшегез юкмы, эллэ куршегезне бар донъяга хурлап, кэмсетеп, эллэ нилэр дип гэйеплэп утырасыз?
________________________________________
кем: Кеше кайдан: Дөнья
җавап бир
27.01.2010 18:10
Башкорт, башкорт дип башны катырдылар, татар булып язылам…
________________________________________
кем: Кадерле кайдан: Уфадан
җавап бир
27.01.2010 17:56
Җанисәп алуларының бу кампаниясе бәлкем закон нигезендәрәк үтәр. Шуңа да халыкның үзен кем дип атауыннан да нидер торыр. Элекке заманнарда, мәсәлән, кеше ничек кенә атаса да үзен, татар авылларында, татар дип, теркәүчеләр аның милләтен «задание» буенча теркәгән. Менә ни сәбәбтән «котырына» теге «профессор»лар! Һәр татар авылы, имеш, башкырт булып язылсын! 100%-ы белән! Менә кайда ул татар-башкырт дошманлашуының тамыры! Бу яклап республика һәм Мәскәү чиновниклары кулга-кул тотыынышып эшли. Тик аларның бу акылсыз гамәлләрен туктатучы гына күренми. Республика прокуратурасына һәм судларга гаризалар яарга кирәк. Кеше хокукларын яклау комитетларына мөрәҗәг»әтләр язу да артык булмас. Әйдәгез туганнар, тик ятмыйк, сыкраулардан гына бу «богау»дан котылып булмас.

Отправить комментарий