Рәхимов-Шәймиев: бер бәхәснең чагылышы


2002 елның 28-30 августында Казанда Өченче Бөтендөнья татар конгрессы узды. Әлеге форумда Русия президенты Владимир Путин да катнашты. Һәм нәкъ Путинның Татарстан белән Башкортстан башлыклары катнашлыгында татар делегатлары белән очрашуы вакытында, Мортаза Рәхимовка ачуыннан кызарырга туры килгән иде.

Башкортстандагы Бәләбәй татар гимназиясе директоры Нурмөхәммәд Хөсәенов Путинга Башкортстанда татарлаоны кысу, рухи изү сәясәте алып барылганын җиткерде. Татар балаларына ана телләрендә укуны административ ресурслар кулланып тыялар, диде ул.

Кызарынып бүртенгән Мортаза Рәхимов, татар ата-аналары үзләре балаларының татарча укуын теләмиләр, дип акланырга маташса да, аны тыңлаучы булмады. Русия президенты исә, мондый хәлгә: «Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает детям изучать родной язык»,- дип бәһа бирде.

Шуннан соң Мортаза Рәхимов ашыгыч рәвештә, конгресс эшен тәмамлаганын көтеп тормыйча Уфага кайтып китте. Кайткач, күрәсең “башкорт халкының намусы” Мостай Кәримгә Шәймиев исеменә нәфрәт хаты язарга әмер биргән. Безнең кулда әлегә ул хат юк, әмма Татарстан президентының җавап хаты бар. Җавап хатыннан Рәхимов ягының позициясен бераз шәйләп була. Хәер, Мостай Кәримнең ул хатын табып бастырырга тырышырбыз. Әлегә сезнең игътибарга Шәймиевнең Мостай Кәримгә җавабын тәкъдим итәбез.

Кәрим Яушев

************************************************************************

Хөрмәтле Мостай ага!

Сезнең сентябрьдә язган хатыгызны мин ялдан кайткач кына укыдым, соңлабрак жавап бирүемә үпкәләмәссез, дип өметләнәм.

Сезнең тормыштагы иң авырткан, четерекле нәрсәләр турында борчылып, гади, төпле итеп һәм беркемне дә рәнҗетмичә әйтә белүегез, катлаулы ситуацияләрдә уртак карарга ярдәм итә алуыгыз миңа бик кадерле. Дөресен әйткәндә, һәрвакыт Сездэн менә шуңа өйрәнергә тырыштым.

Сезнең олы язучы, акыл иясе, утлар-сулар кичкән, зур жыеннар, табыннар күргән һәм кабатланмас Мостай Кәрим, башкорт һәм татар халыкларының уртак аксакалы булып тарихта калуыгызны теләр идем. Әлбәттә, моның өчен бу кардәш милләтләрнең һәркайсы исән-имин, сәламәт килеш тагын күп гасырлар кичерсә…

Бөтендөнья татар конгрессы Сезне хафага салган икән. Мин моңа гажәпләндем. Болай матур һәм мәгънәле үтеп китте ул. Р.Хәкимовның бер бәхәсле җөмләсе яки шул турыда дискуссия яңгырамады анда. Галим һәм политолог булгач, ул ниндидер метафора, чагыштырулар кулланып, бәхәс уяткан икән — аны әллә кайчан Татарстан матбугатында тикшерделәр, кызу-кызу сүзләр әйтештеләр бугай. Һәркемнең үз фикерен әйтергә хакы бар. Бездә беркемнең дә авызын томаламыйлар. Ялгышканнарга, саксызларга төзәлергә беркайчан да соң түгел.

Башкорт халкының каян килеп чыгуы турында бер вакытта да үз фикеремне әйткәнем юк. Чөнки бу минем белгечлеккә караган мәсьәлә түгел. Әле татар тарихын төптән өйрәнергә өлгереп тә булмый. Белүемчә, без Идел-Уралдагы төрки халыклар, барыбыз да Алтын Урда заманындагы уртак бер милләтләр казаныннан чыкканбыз. Аерылып чыккан халыкларның үзенчәлекләре бәхәссез булса да, без барыбыз да бер-беребездән әллә ни еракка китә алмаганбыз. Мин моңа кайгырмыйм, сөенәм генә. Узара аралашып, бик жиңел аңлашып, туганнарча куанышып, рәхәтләнеп яшәгәндә, милли телләребез, мәдәниятләребезнең үзенчелеген саклап булыр, дип уйлыйм.

«Хакимовский сценарий был соблюден с привлечением подстрекателей» дип русча язып җибәрүегез мине аптыратты, Мостай ага. Конгресска килә алган булсагыз, могаен, алай уйламас идегез. Бу хакта Сездә һәм гомумән кардәшләрдә ялгыш тәэсир калмасын өчен әллә кайчан бу форумның материалларын таратасы булган. Башкарма комитет моның өчен шелтәгә лаеклы. Андагы иптәшләр Сезгә барлык мәгълүматларны җибәрерләр.

Бөтендөнья татар конгрессы — мөстәкыйль халыкара оешма, хәзер ул аякка басты. Өченче Конгресс минем указ буенча түгел, ә Башкарма комитет карары нигезенда үткәрелде. Республикада шундый зур чара үткәч, хөкүмәт бераз ярдәм итте. Татар халкы өчен Татарстан бик әһәмиятле булса да, Татар конгрессы дәүләт форумы түгел, ә милләт сайлап куйган вәкилләр җыелышы. Анда hәp татарның нигезле фикер-тәкъдиме яңгырый ала. Хакимиятләрне, шул исәптән мине дә тәнкыйтьләп алсалар, тыңларга туры килә.

Шулай итеп, узган Конгрессның «Хәкимов сценарие» буенча «котыртучылар» катнашлыгында үтүе турында миндә бернинди мәгълүмат та юк. Татарстанның, аның президентының һәм Татар конгрессының позициясе, карашлары минем һәм Индус Таһировның докладларында, Конгресс резолюциясендә, В.В.Путинга 30 августта яңа рәис Ринат Закиров тапшырган мөрәҗәгатьтә чагыла. Башка бернинди үзгәреш юк, уйдырмаларга ышанып, кәефегезне кырмагыз.

Ягъни, Казандагы бер генә чарада да, рәсми белдерүләрдә, Бөтендөнья татар конгрессында башкорт халкына тел тидергәне юк. Ә менә татарны бүлгәләргә омтылучылар бар. Татар һәм башкорт халыкларын бер кошның ике канаты, дип атаган идем. Менә шул канатның берсен каерып алып, керәшен, мишәр, типтәр, әстерхан, себер дигән каурыйларны йолкуга каршы чыкты Конгресс делегатлары.

Өч Конгресс үткәреп, бер тапкыр да Башкортостан татарлары турында ихтиярый һәм төпле, объектив чыгыш янгыраганы юк, дип тәнкыйтьлиләр безне. Быелгы Конгресста төштән соң Мортаза Гобәйдуллович белән без, Русия президенты килү сәбәпле, залдан чыгып киткән идек. Җыенның ахырында катнаша алмадык.

Алып баручы иптәшләр Башкортостан татарлары турында мәсьәләсен тикшерүдә саклык күрсәткәннәр. Моның сәбәбе миңа аңлашыла. Чөнки ике капма-каршы фикер яши. Бер яктан, барысы да ал да гөл, оҗмах һәм тигезлек, диелә. Икенче яктан, нәкъ киресен (этник басым, геноцид h.6.). Мондый хатлар, мөрәҗәгатьләр миңа еш кына килеп тора.

Кабул итүемне, ярдәм күрсәтүемне сорыйлар. Ике республиканың үз вәкәләтләрен бозмас өчен моңа кадәр мин бервакытта да кемне дә булса кабул итеп, сөйләшүләр алып бармадым. Башкортостан татарлары язмышы Башкортостанда хәл ителергә тиеш.

Ә инде Бөтендөнья татар конгрессында бөтенләй бу тема урап үтелә яки ал буяуларга буяла икән, бу форумга татар халкының ышанычы зур булмаячак. Минемчә, мәгариф, мәдәният, матбугат мәсьәләләре тиешле белгечләр, тиешле дәрәҗәдә тикшерсә һәм вакытында хәл итеп барса, бик яхшы булачак.

Президентлар, халык шагыйрьләре кебек ил агалары иң зур проблемалар турында һәм әһәмиятле чакларда гына җәмәгатьчелек эшендә катнашсалар, урынлырак. Бигрәк тә мәктәптә балаларны туган телдә укыту, дәреслекләр белән тәэмин итүне ниндидер зур сәясәт, сайлаулар белән бәйләү һич килешми. Заманасы да четерекле. Тәртип урнаштырыла, вертикальләр корыла, кайбер вәкәләтләр кысыла.

Үзебез хокук, мөстәкыйльлек яклап, җәмәгатьчелекнең иркен сулыш алуына, интеккән халыкларыбызның әллә нигә бер җыелып, бераз гына “хөррият” хисләре кичерүенә каршы чыга алмыйбыз, минемчә. Халыкның үз кәефен, фикеркен сиздерүе бер дә Россиягә, Татарстанга, Башкортостанга зыян салмый.

Конгресска чакырылучылар турында. Аларның исемлегенә мәшһүр һәм җитәкче татарларны гына түгел, ә 5-10 ел буе фидакарь хезмәт итеп, Конгресска, съездларга керергә, үз фикерләрен әйтергә чара тапмыйча интеккән кешеләрне дә кертү турында тәкъдим ясаган “ конгрессчылар” бик хаклы.

Мин аларның кайберләрен Конгресста һәм В.В. Путин белән очрашуда күреп, бик куандым. Үз фикерен әйтергә бик теләгән кешеләр бу форсаттан файдаланды. Бәләбәй гимназиясе директоры үзенең шәһәре, республикасы белән горурланып, Башкортостан, Татарстан, Россия президентларына өметләнеп сөйләгән икән, моннан бик эшлекле, уңай тәэсир калды.

Россия президенты федерациядә яшәгән милләтләрнең хокукларын яклады, 8 октябрьдә шуңа бәйле күрсәтмәләр бирде. В.В.Путин кушуы буенча киләсе елның октябренә кадәр Россиянең милли сәясәте концепциясенә үзгәрешләр әзерләнергә тиеш. Кайсы якка булыр ул үзгәрешләр? Менә шунысы бик мөһим һәм шактый авыр мәсьәлә.

Халык санын алу үтеп киткәч, тынычлабрак, уңны-сулны карарга вакыт җитте. Монда да дөрес мәгълүматның әһәмияте зур. Уфада Башкорт корылтаенда чыгыш ясаганда, мин һәркемнең үз милләтен үзе билгеләргә хакы булуы турында әйткән идем. Закон буенча да шулай ул. Бернинди дә басым ясалырга тиеш түгел.

Югыйсә, мондый санау дерес һәм гадел булмый. Башкортостан матбугатының чыгышымдагы шушы фикерне төшереп калдыруы очраклы булмады ахры. Быелгы җанисәп милләт һәм туган тел мәсьәләсенә буталчыклар китереп, озакка сузылган җәнҗаллар тудырачагын сизеп торам. Бу турыда аерым сөйләшербез әле. Беркемгә дә әйтмәгән фикерләрем бар.

Әйтергә теләгән иң кадерле төп сүзем шул. «Татар түгел — киресенчә, башкорт», «Башкорт түгел — киресенчә, татар» дип ике милләтне каршы кую, аларны бер-берсеннән ерагайту һич кенә дә күңелемә ошамый. Сезнең белән без икебез дә типтәр дигән кавемнән чыгып, ике тугандаш милләтнең вәкилләре буларак, җәмәгатьчелеккә танылдык. Үзара туган телебездә сөйләшә һәм хат языша алуыбыз үзе бәйрәм. Киләчәктә дә шулай киңәш тотып, фикер аңлашып яшәрбез дип уйлым.

Рауза ханымга, оныкларыгызга сәлам җиткерегез. Сезнең иҗатыгызга, акылыгызга, кабатланмас язмышыгызга хөрмәтемне аңлата алдыммы икән?
Күптән түгел үткән туган көнегез белән тәбрик итәм. Сезгә сәләмәтлек, бәхет телим.

Хөрмәт белән, Минтимер Шәймиев
31 октябрь 2002 ел. Казан

4 комментария Рәхимов-Шәймиев: бер бәхәснең чагылышы

  • Тиктормас

    М.м..м…Да..а..а..Да чего сложным человеком был Мустай агай..

  • Громыхало

    Инде …
    Вертелся как уж на сковородке.

    Раз влип в дерьмо,а выпутаться не смог.Хотя пытался.

    Так и хочется обозвать его продажной шкурой.
    Но не буду …

  • Кадерле

    Бердэн, Шэймиевнен бу хатыннан анын нечкэ дипломат хэм ярыйсы жор телле калэм иясе икэне беленэ. Шундый да четерекле мэсьэлэлэрнен кайберсен ул уратып-уратып булса да анлашылырдай кондициягэ китереп житкерэ, э кайсысындыр киресенчэ, уратмый-нитми, турыга, гадилэштереп эйтэ… Шул ук вакытны «Татар конгресы дэулэт форумы тугел, э миллэт сайлап куйган вэкиллэр жыелышы»,-дип эйтуе бер дэ ышандырмый. Чонки, бу чынлап та шулай булган хэлдэ конгрес житэкчелэрен, хэм ин беренче чиратта анын рэисен халык эллэ кайчан алып ыргыткан булыр иде: халык аларны онэми.
    Икенчедэн, башкырт ягы Рафаил Хэкимов «сценариесеннэн» уттан курыккандай курка, шул анлашылды. Ул «сценарий» турында Минтимер Шэймиев (М.Ш.) узенчэ, гадилэп янадан язып жибэргэн: «…барыбыз да Алтын Урда заманындагы уртак бер миллэтлэр казаныннан чыкканбыз…».
    Тагын. М.Ш. Рэхимов вэкиле булган Мостай Кэрим алдында акланып, узенен Башкыртстан республикасында яшэуче татарлардан куплэп хат килсэ дэ, ул хат язучылар белэн бер генэ дэ курешеп анлашканы булмавы турында яза. Имеш, ул татарларнын язмышы Башкыртстанда чишелергэ тиеш…
    Хэзер икенче торле вэзгыйэтне куз алдыгызга китерегез. Имеш тэ Татарстанда, яисэ башка берэр тобэктэ бездэге татар кебек миллион ярым башкырт аерылып яшэп ятсын ди… Башкырт чиновниклары очен ул тобэк шул ук РБ-нын бер кисэге сымак булыр иде. Хэм, минемчэ, бу бик тэ дорес булыр иде. Э Татарстан чиновниклары очен, анын татар милли оешма житэкчелэре белэн бергэ, Башкыртстанга барып андагы татарларны яклау улем куркынычына бэрабэр.
    Алай гына да тугел, Шэймиев узе ук эйткэнчэ, Урал буе татары вэкиле ул кесэ конгресында бер мэртэбэ дэ топле чыгыш ясаганы юк. Хэм андый чыгыш буенча конгрес жыенынын махсус резолюция кабул иткэне дэ юк. Чонки конгрес житэкчелэре рохсэт итми… Менэ шундый конгрес бездэ, шундый житэкчелэр бездэ буген!

  • Алгир

    Инде мәрхүм булса да Мостай турында дөресен әйтергә кирәк: дан, шөһрәт өчен милләтен саткан мәшһүр «тәрликә тотучы», «сәяси фәхишә» иде… Зур татар авылы Келәштә бердән-бер башкортча супалап йөргән әдәми зат иде… Заманында 80-нче елларда Шакиров хөкүмәтенең идеологы буларак «башкортлаштыру» сәясәтенә нигез салган шәхесләрнең берсе булды… Ә Шәймиев, башкорт милләтчеләре белән «дуслык күперләре» корганда, уфа татарлары мәнфәгатләре шул «күперләр» астында бастырылуы турында ничек итеп оста темадан читкә китә? Кадерле абзый дөрес әйтә, безнең татар гына ниндидер вертуаль «пантюркизм», «милләтләр дуслыгы» бәрәбәренә 1,5 миллион милләттәшен корбан итергә әзер… Ык аръягында гына милләттәшләрегезгә карата генцоид үткәрелүен күреп тә бернинди чара күрмәвегез бөек ҖИНӘЯТЪ икәнен танырга кирәк сезгә иптәш Шәйми! Сәясәтне бит кулында административ ресурслары булган сәясәтчеләр ясарга тиеш,авылдагы алла бәндәләре түгел… Тынычланмагыз, әле дә БР хәлләр элеккечә: һаман шул ук закон-кануннар үз көчендә, эшләвен дәвам итәләр… Мәктәпләрдә шул ук хәлләр… Хәмитов властька килгәч бераз сүз иреге генә пәйда булды, ә эшләр әвәлдәгечә… Татар теленә дәүләт статусы бирми торып, яки «тел турындагы БР законын» бетермичә хәлләр үзгәрмәячәк!

Отправить комментарий