Русияле ислам шәкертләренә ярдәм җәмгыяте медале

1918 елның 11 ноябре иртәнге сәгать 11дә Беренче дөнья сугышы кораллары тынып кала. Дүрт елдан артык дәвам иткән һәм 16 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән сугыштан соң солых килешүе гамәлгә керә. Әмма, миллионлаган русияле Германиядә әсирлектә җан асрый.

Әсирләрнең байтагын мөселманнар тәшкил итә. Германия императоры Вильгельм II әмере буенча Берлиннан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Вюнсдорф шәһәре янында әсир мөселманнар өчен махсус лагерь булдырыла.

Лагерьда күпчелекне татарлар тәшкил итә. Татар һәм урыс телендә “Әл-Җиһад” исемле гәзит нәшер ителә, башка төр басмалар да дөнья күрә. 1916 ел башында мәчет ачыла.

Моңа шактый дәрәҗәдә лагерь белән сәләтле зат Галимҗан Идрисинең идарә итүе сәбәп була дияргә нигез бар. Германиянең төрле уку йортларында белем алучы шәкертләргә ярдәм оештыру нияте белән 1918 елны лагерьда “Русияле ислам шәкертләренә ярдәм җәмгыяте” төзелә, җәмгыятьнең уставы кабул ителә. Һәм бу җәмгыятьнең махсус карары белән күпмедер шәкертләргә ай саен акчалата ярдәм күрсәтелә.

Бу һәм башка бик күп фактларны билгеле галим Искәндәр Гиләҗев үзенең хезмәтләрендә бәян итә. Әмма, аның игътибарыннан читтә калган тагын бер факт барлыгы беленде: искә алган җәмгыять укуда уңышка ирешкән шәкертләрне (бәлки, җәмгыятькә зур финанс ярдәм күрсәтүчеләрне дә) махсус көмеш медаль белән бүләкләгән.

 

Медальнең ал ягындагы текст:

Русияле Ислам шәкертләренә ярдәм җәмгыяте
1918

 

 

 

 

 

 


Медальнең арт ягында: глобус, циркуль, линейка, китаплар һәм сургучлы документ сүрәтләре китерелгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

Мондый медальнең нинди тираж белән басылганлыгы билгеле түгел. Ә инде китерелгән экземплярның бердәнбер исән калганы булуы бик ихтимал.

Кәрим Яушев

Отправить комментарий