Григорий календаре буенча яңа ел килә. Мөселман-татарлар өчен бу, чын мәгънәсендә, яңа ел булмаса да, безнең өчен дә ул яшәештәге бер чор чиге. Шуңа күрә дә бу көнне үткән көннәргә күз салу табигый күренеш, минемчә.
Кызганычка каршы, татарчылык идеялары өчен авыр ел булды, үткән 2013 ел. Һаман булса күренекле милләтпәрварларыбызны дәүләт структуралары тарафыннан кысу бара, ә без моңа каршы тору механизмын һаман булса булдырганыбыз юк.
Казандагы татар оешмалары утырган бинаны тупас итеп тартып алу, дөресрәге, татар активистларын урамга куып чыгару – бу инде хакимиятләрнең татарчылык идеялары белән янып йөрүчеләрнең битенә төкерүе булды.
Татарларның хокукларын яклау өчен дип булдырылган Бөтендөнья татар конгрессы, аның җитәкчесе Ринат Закиров, бер генә татарның – үзенең генә мөлкәти хокукын-мәнфәгатен яклау белән шөгыльләнүгә күчте. Хәер, аның тәхетенә терәк булучы берничә татар да үзләрен шактый хәлле тоя, бугай.
Шул ук Закиров, кайсы гына төбәккә барса да, андагы татарлар белән түгел, ә фәкать әшнәләре, аның айт дигәненә тайт дип торучылар белән очраша һәм, шулай итеп, татар хәрәкәтен бүлгәләп йөри. Күптән түгел Уфага килеп, бер ресторанда үзе яклылар белән очрашып киткән. Мондый “җитәкче” булганда, дошман кирәкми дә, әлбәттә.
Милли республикаларның соңгы хокуклары да бетерелеп бара. Башкортстан инде президент постыннан колак кага. Татарстанныкын саклау бар татарның бурычы. Кемдер әйтер – нәрсә бирә инде ул исем, дип. Күп бирми. Әмма ул дәүләтчелек символы булып тора. Ә сәясәттә вак әйбер юк.
Башкортстандагы татар шагыйре Наҗар Нәҗми бер шигырендә ачынып шулай дигән иде:
“Татар акылы төштән соң,
Кайчан төш җитәр икән?”
Үзебездән тора. Әйдәгез, 2014 елны татарның төш вакытына әйләндерик!
Кәрим Яушев
Син бик тә дөрес әйткәнсең!
Закировларга татар кирак тугел. Безга Екатеринбурга килгач та татарларны аерып йорде.