Казаннан килгән хәбәрләргә караганда, 20 сентябрьдә, җомга көнне, моңа хәтле Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә һәм башка татар милли оешмаларына караган, алар анда фидакяр нигездә, сукыр бер тиен акча да алмыйча эшләгән бинаны, калын кесәле кешеләргәме, татарны өнәмәгән затларгамы сатарга җыеналар икән.
Әгәр Татарстан җитәкчелеге, шушы ТАТАР ЙОРТЫН саттыра икән, бу бик зур сәяси хата булачак. Хата гына да түгел… Бу бина тирәсендәге хәлләр, ЙОРТНЫ яклап-саклап тигез булмаган көрәш алып бару, ирексездән 1552 елның шушындый суык көзендә Казанны яклау хәлләрен хәтерләтә. Әйтерсең дә, бүген дә, һаман булса Казан диварларында алыш бара. Бары тик дошманнар бүген туплардан атмыйлар – акча артиллериясен эшкә җигәләр.
Әлбәттә, бу бинаны вакытында татар оешмаларына хакимиятләр биргән. Юридик күзлектән караганда, бинага хакимиятләр хуҗа. Шуңа күрә, бик теләсәләр, алар аны сата да, сүтә дә алалар. Хаклары бар. Әмма, әхлакый хак дигән төшенчә дә бар бит әле. Менә анысы аларда юк, минемчә. Татарстанның бүген булган, чикләнгән булса да мөстәкыйльлеккә ия булуында татар милли оешмаларының да өлеше бәхәссез. Заманында моны Татарстан җитәкчелеге дә исендә тота иде.
Алда татарны ниләр көткәнен бер Ходай гына белә. Һәрхәлдә, Мәскәү ягыннан искән сәяси җилләр җан тынычлыгы алып килмиләр. Кем белә – бәлки тагын, 90нчы еллар башындагы кебек, милли күтәрелеш таләп ителер. Ә бит ул вакытта Бөтентатар иҗтимагый үзәге мөстәкыйльлек өчен көрәштә әйдәүче көч булды һәм оештыру эшләрен нәтиҗәле алып бару өчен штабы – бүген сатарга куйган бинадан күпкә зуррак ЙОРТЫ бар иде.
Әгәр инде кайберәүләр ТАТАР ЙОРТЫННАН милли оешмаларны куып чыгарып империячел көчләргә ярарга ниятлиләр икән – бу да зур сәяси хата. Татарстан җитәкчелегенең бу адымын андый көчләр фәкать көчсезлек билгесе сыйфатында гына кабул итәчәк. Дәүләтчелек көчсезлеге, милләт көчсезлеге, милләтчелек көчсезлеге сыйфатында гына.
Кәрим Яушев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы
Отправить комментарий