Шулай итеп 4 мартта, Русиянең башка төбәкләре белән бергә, Башкортстанда да “Русия президентын сайлау” дип аталган үзенчәлекле чара үтте.
Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе игълан иткән мәгълүматларга караганда, Русиянең гамәли хакимияте нәмзәте булган, инде моңа чаклы ике тапкыр рәттән президент булып утырган, шуннан соң премьерлык кәнәфиендә президентлык кәнәфие бушаганын көтеп утырган Владимир Путин өчен Башкортстандагы сайлаучыларның 75.28% тавыш биргәннәр.
Һич тә сер түгел (моны 2011 елның декабрендәге Думага сайлаудан соң “Бердәм Русия” партиясе өчен аз тавыш “бирдерткән” губернаторларның эш урыннарыннан куылуы күрсәтә), Русиянең субъект башлыклары урыннарыннан колак какмас өчен Путинга күбрәк тавыш бирдертү өстендә җиң сызганып эшләделәр. Ә моның өчен, моңа ирешү өчен урындагы хакимиятләр кулында төрле ысуллар бар. Дума сайлауларыннан соң, мәгълүмат чараларында шул ысулларның кайберләре санап кителде.
Сүз, сайлаулардан теге яисә бу сылтау белән хәвефле нәмзәтләрне читләштерү, сайлауларга әзерлек чорында киңкүләм мәгълүмат чараларында фәкать шул ук Путинга гына яшел ут кабызылуы турында бармый. Ә сайлау көнендә кулланыла торган хәрәмләшү ысуллары турында бара. Сайлаудан соң 5 мартта Уфада үткән ризасызлык митингасында чыгыш ясаучылар, конкрет фактлар китереп, ничек итеп Путинга зур саннар бирдертелүе турында сөйләделәр.
Мәгълүм булуынча, сайлауларга әзерлек башланганда премьер Путин, сайлаулар үтә күренмәле һәм гадел үтсен өчен, һәр сайлау участогына веб-камералар куелачак, дигән иде. Куелдылар. Әмма, алар күз буучылар кулындагы игътибарны читкә җәлеп итү өчен кулланыла торган әйберне хәтерләткән булып чыкканнар.
Төп хәрәмләшүләр ул веб-камералардан читтә, сайлау нәтиҗәләрен протоколга язганда эшләнде диделәр, Уфадагы митингта чыгыш ясаучылар. Һәм “тиешле” саннарны тыныч кына язу өчен байтак сайлау участокларыннан күзәтүчеләрне төрле сәбәпләр табып куып чыгарганнар икән.
Митингта чыгыш ясаучыларның берсе, юрист Радик Рәхмәтуллин үзе Уфаның 115-нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогында күзәтүче булып утырган. Мәктәп директоры Зайченко кичке алтыдан башлап күзәтүчеләрне куа башлады, ди. Протоколга саннар язар алдыннан, иртәнге дүрткә хәтле шушы 369-нчы сайлау участогыннан барлык күзәтүчеләрне дә куып чыгардылар, диде Рәхмәтуллин.
Куып чыгару юкка булмаган, ахры. Бу участокта сайлау хокукына ия булганнарның саны 1440 булган. Бу исемлек сайлау участогында эленеп торган. Әмма, диде Рәхмәтуллин, соңыннан мәгълүм булды – имеш, бу участокта Путин өчен 1926 кеше тавыш биргән. Ягъни, хәтта, әлеге усастоктагы сайлаучыларның барысы да килеп Путинга гына тавыш биргән булсалар да, ул бары тик 1440 тавышка гына ия булыр иде. Ә аңа, шушы санга янә биш йөзләп тавыш өстәлгән булып чыккан.
Башка чыгыш ясаучылар да шулай итеп Путин файдасына саннар бүрттерелүе фактлары китерделәр.
Әмма, моның ише канун бозуларга ниндидер юридик бәһа бирелүе үтә шикле. 5 мартта журналистлар белән очрашуы вакытында, Рәхимов чорыннан бирле Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары булып эшләүче Наилә Алтынова, Башкортстанда сайлаулар гадел, кануни үтте дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Үзәк сайлау комиссиясенә риза булмаганнардан, имеш, барлыгы 9 гариза килгән. Аларда бер генә җитди факт та юк икән.
Иң мөһиме – 4 март кичен, сайлаулар тәмамлангач, сайлауларда җиңүче сыйфатында Мәскәүнең Манеж мәйданында чыгыш ясаганда, Владимир Путин “без ачык һәм гадел көрәштә җиңдек”, дип белдерде. Ә 7 мартта, журналистлар белән очрашуы вакытында, шул ук Владимир Путин оппозициягә төртеп күрсәтеп: “Черек тешләре белән хакимияткә янап кычкырмасып маташмасыннар”, диде. Димәк, сайлаулардагы хәрәмләшүләр булмаган дип игълан ителде. Димәк, аларны юньләп тикшерү булмаячак.
Кәрим Яуш, Башкортстан, Уфа
Отправить комментарий