Ерактагы якын кешебез вафат булды

14 ноябрьдә Мюнхенда, тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак белән Мәләвез калалары арасындагы Җиргәннән булган, “Азатлык” радиосының татар-башкорт тапшыруларын оештыруда катнашкан, озак еллар шунда хезмәт иткән, милләт өчен зур эшләр башкарган Гариф Солтан 88 яшендә вафат булды. Ул бүген, 18 ноябрьдә Мюнхенның Нордфридһоф зиратында хатыны Мәдинә янына җирләнәчәк.

Ике ел чамасы элек Гариф абый “Азатлык” хәбәрчесе Дилбәр Исламовага күләмле әңгәмә биргән иде. Бу әңгәмәдә ул үзенең гыйбрәтле тормыш юлы, сугыш елларында һәм аннан соң күргәннәре-кичергәннәре турында сөйли, хатирәләре белән уртаклаша. “Әңгәмә вакытында шул күзгә ташланды: Гариф абый нинди генә вакыйга турында сөйләсә дә, ул вакыйгаларга татар милләте һәм аның язмышы күзлегеннән карап бәя бирергә тырышты”, — дип билгели Дилбәр ханым..

Сезгә шул әңгәмәнең Башкортстанга, татар-башкорт мөнәсәбәтләренә кагылышлы урынын тәкъдим итәбез (әңгәмәне тулысынча «Азатлык» сайтына кереп укырга мөмкин).

Кәрим Яуш, “Азатлык” радиосы

*************************************************************************

Гариф Солтан: Максат бер генә иде – милли мәнфәгать

Гариф абый, туган авылыгыз Җиргәндә яшәгән елларыгыз һаман да хәтерегездәме? Сагынасызмы?

Әлбәттә, сагынам. Җиргән ул вакытта зур, төзек йортлы, кәсепчеләр һәм сәүдәгәрләр авылы иде. Стәрлетамак белән Мәләвез арасында сәүдә юлы өстендә урнашкан, сәүдәгәрләр, күбесенчә татарлар, Ырымбурдан, Урта Азиядән товар китерәләр иде. Атнаның һәр якшәмбесендә базарга йөрдек. Ураза вакытында, без малайлар, мәчеттә азан тавышын ишетүгә: “Азан әйтте, азан әйтте, авыз ачарга!” дип кычкырып кайта идек…

Әтием Нигъмәтулла олау чаба, сигезләп аты, тарантаслары, йөк ташу арбалары бар, хәзергечә әйткәндә, транспорт тота, йөкчеләргә, юлчыларга хезмәт күрсәтә иде. Җиргәндә безгә каршы өйдә Дәрдмәндләр яшәде, аларның зур бакчаларын, кызыл кирпечтән салынган зур өйләрен хәтерлим. Безнең үзебезнең дә өебез зур иде, керә торган яктан ике ишекле, тышта келәтләр һәм алачык бар, җәй көннәрендә аш, икмәкне шунда пешерә иделәр. Үзебезнең коебыз да бар иде, ул вакыт һәркемдә дә кое булмады. Идел буенда мунчабыз торды, хәтеремдә, әтинең “знакомый” урыслары безгә мунчага йөрде, чөнки урыста ул вакытта әле мунча юк иде. Бик муллыкта яшәдек без.

Кулаксызландыру башлангач, гаиләбезне авылдан кудылар. Әтине Себергә сөрелүдән авылдашлары саклап калды. Иделнең икенче ягындагы Верхоторск дигән кечкенә шәһәрчектә, көнбагыш мае чыгара торган ширкәттә әтинең акцияләре булган, фатиры да бар иде. Җиргәннән куылгач, без шунда урнаштык. Ләкин безне аннан да кудылар. Хәтерлим, ниндидер бер башкорт авылында да яшәп алдык, әти Ишембайда эш тапканчыга кадәр. Аннан соң, Ишембай каласында әти танышлары аша эш тапкач, без анда күчендек, землянка казып, шунда яшәдек. Мин Ишембайдагы татар-башкорт мәктәбенә укырга йөрдем.

Җиргәннән куылгач, берничә тапкыр авылга кайтып килергә туры килде. Өебездән һәммә нәрсәне алып чыкканнар, җимергәннәр иде.

Әнием Зәйнәп морзалар нәселеннән, мин аның өченче баласы идем. Ул яшь булуга карамастан, алты бала тапкан. Безнең өйдә ярдәмче хатыннар да бар иде. Бүгенге көндә ике энем – Мидхәт белән Фәнис исән, аралашып яшибез, алар Германиягә дә килделәр.

Җиргән бик матур авыл иде. Ләкин соңыннан анда украиннарны китереп урнаштырдылар. Үзебезнең милли территориядән татар-башкортны кысрыклап чыгару сәясәте иде бу.

Гариф абый, мәктәпне тәмамлагач, сез нилектән алман теле укытучысы һөнәрен сайладыгыз?

Мәктәпне яхшы тәмамлаганга безгә – ике татар, ике башкортка стипендия бирделәр һәм без Уфа педагогия институтының германистика бүлегенә укырга кердек. Безгә Ишембайдагы татар мәктәбендә ят тел буларак, алман телен өйрәткәннәр иде. Институтта урыс телен һәм әдәбиятын предмет буларак кына өйрәндек. Безнең бөтен укытучыларыбыз татар укытучылары иде. Башкорт әлифбасы кабул ителгәч, башкортларга бер башкорт укытучысы аерым үз телләрендә дәрес бирде. Шулай да күпчелек татарча уку ягында булды.

Ләкин минем алман теле укытучысы буласым килми иде. Металлургия инженеры булу турында уйладым. Украинадан институтка бер вәкил килеп, яшьләрне заводка эшкә чакырды. 1941 елның җәендә педагогия институтының 1 курсын бетергәч, Днепропетровск шәһәренә киттем. Металлургия заводында эшләдем, акча да юк чак. Уку башлангач, металлургия институтына барып карау теләге бар иде.

Гариф абый, Сез Башкортстан татары буларак, татар белән башкортның бүгенге хәленә ничек карыйсыз?

Киләчәк өчен Татарстан һәм Башкортстан бергә булырга тиеш. Башкортлар белән аңлашу җиңел түгел, ләкин аңлашырга тырышырга, уртак тел табарга кирәк. Башкортстанда татарларны башкорт дип яздыру да бик аяныч хәл.

Башкортларның иң мәшһүр классик язучылары Мәҗит Гафури татар телендә иҗат иткән. Ул вакытта да, хәзер дә Мәскәү татар белән башкорт арасында конфликт булдырырга тырыша.

Уфада, Милләт мәҗлесе җыенында Идел-Урал штатлары төзү карары кабул ителә. Зәки Вәлиди исемле башкортны Мәгариф министры итәргә телиләр. Ләкин ул: “Мин башлык булырга телим, ә сез мине министр итәсез”, дип җыенны ташлап китә. Оренбурга барып, Башкорт хөкүмәтен төзи. Башта Керенский белән бергә эшли, соңыннан большевиклар белән килешә. Малая Башкирия төзүгә ирешә, ләкин анда башкортлар аз була. Ахырда большевиклардан качып, Төркиягә китә.

Зәки Вәлиди белән мин Нью-Йоркта таныштым, ул бер җыелышка килгән иде. Мин аңа: “Син сәяси хата эшләдең”, дидем. Зәки Вәлиди Нью-Йоркта да американнар алдында татарларга каршы булды. Казахлар белән бергә эшләде, башкортларны казахларга кушып чыгыш ясады.

Башкортларның бүген дә сәяси уйлавы, фикер-тәҗрибәләре әле бик аз, киләчәк хакында уйламыйлар кебек.

Гариф абый, гомерегезнең күп өлеше чит җирләрдә узган. Туган якларны кайтып күрү турында уйлаганыгыз юкмы?

Мин этник Ватаным дип Татарстан һәм Башкортстанны саныйм. Исән чакта кайтып күрү мөмкин булмады. Теләгем шул: вафатымнан соң, җәсәдем туган туфрагымда – Җиргәндә җирләнсә иде.

azatliq.org

Комментарии: 1 - Ерактагы якын кешебез вафат булды

  • Райан

    Татарга каршы корылган урыс кыры, урыс юнәлеше хәттә урыс һәм бапшкырт чиновнигыннан абсолют бәйсез булган Гариф Солтанны да үз орбитасында әйләндергән күрәсең. «Башкортларның классик язучылары»… Менә ул мәрхүм Гариф Солтанның рухи «бәйсезлеге». Шул ук сүзләрне Башкыртстан татарыннан гайре бар татар да әйтергә «базнат» итә. Чөнки алар бары да курку вирусы белән агуланган татарлар. Бу яклап аларга Башкыртстан татары югарылыгына күтәрелергә ерак әле. Мөмкин булган хәлдә дә.

Отправить комментарий