Халкың белән бергә бул!

Татар иҗтимагый үзәге 15 октябрьдә Казанда узачак Хәтер көненә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка чакыру җибәргән. Милли хәрәкәт президенттан Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә рәсмиләштерүне сорый.

1552 елда Казанның Мәскәү гаскәре тарафыннан яулап алынуын искә төшереп, 15 октябрь көнне Казанның Ирек мәйданында Хәтер көне уздырыла. Матәм чарасына әзерлек ничек алып барыла? Бу турыда ТИҮ вәкиле Айрат Габдуллин “Азатлык”ка сөйләде.

– Айрат әфәнде, бүген Хәтер көнен оештыру ни дәрәҗәдә кирәк? Әзерлек ничек бара? Халык килерме?

– Быелгы Хәтер көне үзенчәлеклерәк уздырылачак, чөнки тиздән сайлау уза. Бу мәсьәлә дә күтәреләчәк. Аннан соң 14 октябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә татар иҗтимагый үзәге корылтае уздырыла. Җыенга Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан 350 делегат килүе көтелә.

Хәтер көнендә катнашучыларга килгәндә, соңгы елларда урамга чыгучылар саны кимеп киткән иде. Шулай да хәзер яшьләрнең активлашуы сизелә. Әллә аларга аң керде, әллә ата-бабаларының хис-тойгылары уянды, әллә мәсхәрә хәленә калуыбызны аңладылар. Бүген яшьләр хәрәкәтендә “Азатлык” оешмасы актив эшли. Әмма түрәләрнең дәшмәве кызганыч.

– Хәтер көненә шагыйрьләр, җырчылар чакырулымы?

– Күпләргә чакыру җибәрдек. Кайберләре киләселәрен әйтеп куйды. Түрәләргә дә чакыру җибәрелгән иде.

– Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Метшингамы?

– Бөтенесенә дә әйтелде. Билгеле, Миңнехановка гади хатлар барып җитми. Мондыйлары, бигрәк тә. Ләкин президент аппаратыннан бер генә кеше булса да Хәтер көненә килсә, дәрәҗә булыр иде. Бу очракта кәнәфиләрдә утырган түрәләр кешелек сыйфатларын югалтмаган дигән нәтиҗә ясар идек.

Шулай ук Язучылар берлегенә, театр әһелләре оешмасына да хатлар юлладык. Алардан бер-ике генә вәкил килсә дә, яхшы булыр иде.

– Айрат әфәнде, чарага дин әһелләре киләчәкме?

– Алар 14 октябрьдә ТИҮ корылтаенда да булачак. Анда дин һәм татар милләте бердәмлеге мәсьәләсе каралачак. Хәтер көне митингыннан соң Сөембикә манарасыннан азан әйтеләчәк. Шуңа күрә имамнардан башка эш барып чыкмый.

Алар безнең иң алгы сафта барырга тиешләр. Халык белән бер сафта булганда, дәрәҗә яуларлар иде.

Аннан соң Хәтер көне төшенчәсенә килгәндә, аны төрлечә аңлап була. Аның чын дөресе – Матәм көне.

– Ягъни татар дәүләтен югалтса да, егылмаган дигән мәгънә булырга тиешме?

– Әлбәттә, бу безнең тезләнмәү көне. Татар халкы егылмаган, бәлки, башын иеп торадыр. Үз дәрәҗәбезне күтәрергә кирәк.

– Айрат әфәнде, президентка Хәтер көнен рәсмиләштерү турында хат язгансыз. Иҗтимагый үзәк бу хатларны ел да президентка җибәреп тора, ләкин нәтиҗә юк.

– Быел да яздык. Русиядә мөселман халкы бәйрәмнәрен танымаганда, Татарстан түрәләре Хәтер көне мәсьәләсен кузгата алмас микән? Аларның көчләре җитәр микән? Аларның Мәскәүгә буйсынуын беләбез. Шулай да үз татар халкы алдында үзләрен күрсәтә алырлар микән, дигән мәгънәдә язылган хат ул.

– Хәтер көненең програмы ниндирәк?

– Чара иртәнге 10да Ирек мәйданында башлана. 45 минуттан соң халык төркем булып Сөембикә манарасына таба кузгала. Анда намаз укыйбыз һәм Казанны яклаучыларның сөякләре җирләнгән Иске татар зиратына китәбез.

Азатлык радиосы

******************************************************************************

1552 ел корбаннарына баш иябез!

Мөхтәрәм җәмәгәт! Бу көнне безнең изге бабаларыбыз дошманга бирелмиче башларын салган. Шушы көннән башлап халкыбыз үзен-үзе саклап калу өчен бертуктаусыз көрәш алып бара. Көрәш гел авыр шартларда барган. Совет чорында ул шартлар коточкычка әйләнгән. Нәк совет заманының баштагы елларында татарның бераз өлеше яшәгән кечек кенә җирне Татарстан дип, икенче зур өлешен (Уфа губирнасының төп халкы, сан буенча татар республикасына тиң) Башкортстан белән кушып, калган өлешләрен Татарстан белән Башкортстанга чик булган өлкәләргә кертеп, безне пыран-заран китерделәр… Соңгы 20 ел эчендә дә Русия җитәкчеләре татар халкын дошмани халык диеп күрә.
Шуңа да әкрен-әкрен барган басым астында Татарстан курчак суверенитетын да югалтырга өлгерде инде.

Республика президенты халык тарафыннан сайланмый. Булдыклы халыкка бөтенләй кирәкмәгән ниндидер «компонента»ны да бүген татардан тартып алалар!…
Гомүмән без, татар халкы, статуссыз халык булып яшибез. Без кем?! Русиягә нигез салган халыкларның берсеме, яисә 1552 елны кол хәлендә калган халык статуслымы?! Беренче очрагы булса, нишләп безнең милли үсешкә бернинди дә хокукыбыз юк?! Кол хәлендәбез икән, безгә кол статусы бирелсен! Без чит илләр, Берләшкән милләтләр оешмасы ярдәмендә коллыктан арчаланырга тырышырбыз.

Бу сүзләр бигрәк тә Башкортстанда яшәгән татарларга нык кагыла. Халык санын алганда безне урыс язарга да, башкорт язарга да мөмкин; мәктәпсез, радио-телевидениесез тотарга да мөмкин!. Мең еллар яшәгән үз туган илендә ул бүгенге мескен хәле белән килешеп яшәргә тиеш. Шул ук вакытны безнең президентыбыз да, Конгрессыбыз да бар кебек. Тик мескен хәлгә төшерелгән Башкортстан татары өчен Татарстан президенты да, Татар конгрессы да терәк булырга теләмәде. Киресенчә, Конгресс җитәкчеләре безне изеп килгән режим белән хезмәттәшлек итеп, Татар Конгресыннан Рәхимов Конгресы ясады.

Ни өчен соң үзәк хакимийәт безне гел кыса?! Чөнки империйәчел көчләр татардан курка. Безне күпме кысалар, без шул тиклем үк көрәшебезне көчәйтергә тиешбез. Бүгенге шартларга туры килерлек чаралар кулланып, мәсәлән, Русия Конститутсиясен бозучыларны бертуктаусыз судка тартып…

Бу көрәштә халкыбызның һәр катламына урын бар: укымышлы катламы теоретик сикереш йасап, безгэ иң кулай көрәш юлы сызарга тиеш; урта катламы көрәшчеләргә матди йәрдәм күрсәтә ала; зыйалыларыбыз исә халкыбыз бәхете өчен көрәшүчеләрне (борыңгы заманнардан бүгенге көннәргә кадәр) поэма, роман, пьесса, кино, музыка геройлары итеп тасфирларга тиеш…

Татар иҗтимагый үзәгенә халкыбыз көрәшендә алдынгы төркемдә булырга йазган. Бу бөек йазмыш. Без аны горурлык белән кабул итеп, көрәшебезне нык активлаштырырга тиешбез. Бәйсез дәүләтебезне саклап башларын салган бабайларыбызны бер мизгелгә дә йөрәктән чыгармыйчы.

Татар иҗтимагый үзәге (Башкортстан) исеменнән Кадерле Имаметдин, 11 үктәбер 2009ел, Казан

Татарская трибуна

2 комментария Халкың белән бергә бул!

  • яуызик

    дин белан татар берлеге?астагафирулла-куфрдан татарны сакла.

  • рам ил

    Хэтер коне якыная, бу 20-че тапкыр зурлап уткэру була. Минемчэ ин зур проблемабыз- татар партиялэренен сайлауда катнаштырылмауында. Эле без хокуклар очен гел урамда плакатлар белэн генэ корэшэ алабыз. Эгэр татар партиялэре сайлауда катнаштырылса милли хэрэкэт кешелэре Татарстан хэм Башкортстан парламентларында урын алырлар иде, хэм корэшебездэ закун чыгару залында алып барылыр иде. Шунада бу проблема хэтер конендэ беренче булса якшы булыр иде.

Отправить комментарий