Башкортлыкка өндәү хәер сорашуны хәтерләтә башлады

Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларында татар телендә сөйләшүче халыкны быел үтәчәк җанисәптә башкорт булып язылырга өндәүләр кызганнан кыза бара.

Җанисәпне “тиешле” итеп үткәрү мәсьәләсе башкорт элитасы өчен шул хәтле мөһимгә әйләнә бара ки, моңа багышлап, хәтта, республика хөкүмәтенең махсус утырышы үткәрелде. Бу утырышны Башкортстанда дәүләт телләрен гамәлгә кую комиссиясе рәисе, республика премьеры Раил Сарбаев алып барды.

Әлеге утырышта чыгыш ясаучыларның берсе – Башкортстандагы статистика органы башлыгы Әкрәм Гәниев – җанисәпне үткәрүгә җәмгысе 18 мең кеше җәлеп ителәчәк диде. “Ул кешеләрне сайлап алу һәм өйрәтү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе”, диде Гәниев.

Аңлашыла ки, татар районнарында татар исәбенә башкортларның санын арттыруның беренче этабы нәкъ өйдән-өйгә кереп махсус бланклар тутыручыларның “тиешле” итеп эшләүләреннән тора. 2002 елгы җанисәптә катнашкан берәү, исемен әйтмәүне сорап, шулай диде:

“Безгә, өйгә кергәч, башта башкорт булып язылырга тәкъдим итәргә кирәк, әгәр инде риза булмасалар, татар булып язылырга теләсәләр, “милләт” графасын каләм белән генә тутырырга кирәк, дип өйрәттеләр”. Шуңа күрә аңлашылып тора – андый кешеләрне “сайлап алу һәм өйрәтү”, чынлап та җаваплы эш булып тора.

Әлбәттә, мондый эшләрне оештыручылар, махсус сайланган һәм өйрәтелгән кешеләргә генә ышанып утырмыйлар. Татар милли хәрәкәте җитәкчеләре раславынча, төп “эш” әнә шул статистика органында эшләнә. Нәкъ шунда кирәкле саннар рәсмиләштереп ясала. Әлбәттә инде, Башкортстан җитәкчелеге өстән төшергән саннар ясала, диләр татар лидерлары.

Әмма, идеологик эш тә читтә калмый. Башкортстанның дәүләт телевидениесы атнасына биш тапкыр, “Минем кече ватаным” дигән телевизион тапшырулар аша, татар районнарындагы халыкның татар булмаенча, башкорт булуларын аңлата. Чират Кыйгы районына да җитте. Әмма, бу юлы пропагандага яңа төс бирелде.

Моңа хәтле моның ише тапшыруларда, райондагы саф татар телендә сөйләшүче берәүне яллап, аңардан үзен һәм авылдашларын башкорт дип әйттерәләр иде. Кыйгы районыннан оештырылган тапшыруларда исә, башкорт телен белүчеләр җәлеп ителде.

Бер нәрсә үзгәрешсез кала – тапшыру барышында диктор берничә тапкыр: “Кыйгы районындагы башкорт авыллары”, дип сөрән сала, ә экранда тасма рәвешендә райондагы авыллар исемлеге ага. Шулай итеп, район башлыкларына нинди авылларны шау башкорт авыллары итеп яздыртырга икән, дип баш ватасы юк – исемлекләре алдан төзелгән. Район түрәләренә планны арттырып үтәү турында гына уйлыйсы кала.

Кәрим Яуш, azatliq.org

Комментарии: 1 - Башкортлыкка өндәү хәер сорашуны хәтерләтә башлады

  • Хакимхан

    ВЫПИСКА ИЗ ЗАКОНА «Всероссийской переписи Населения»:
    13. Федеральный орган исполнительной власти, ответственный за проведение Всероссийской переписи населения, от имени Российской Федерации осуществляет правомочия обладателя официальной статистической информации, сформированной в результате проведения Всероссийской переписи населения, (п. 13 введен Федеральным законом от 28.11.2009 N 293-ФЗ)
    Статья 6. Сведения о населении и порядок их сбора
    Согласие опрашиваемого лица на обработку сведений о его национальной принадлежности считается полученным в случае, если соответствующий раздел бланка переписного листа заполнен непосредственно опрашиваемым лицом.
    (абзац введен Федеральным законом от 28.11.2009 N 293-ФЗ)
    5. Переписные листы заполняются на русском языке.
    При опросе населения переписные листы заполняются лицами, осуществляющими сбор сведений о населении, со слов опрашиваемых лиц или в случае отсутствия кого-либо из опрашиваемых лиц со слов членов домохозяйства, за исключением сведений о национальной принадлежности.
    Хїрмєтле миллєттєш татарлар! 2010 елныњ октябрь аенда ўтєчєк Бїтнрєсєй халык санын алу кампаниясендє, Халык санын алу кєгазен китергєч, “Миллєтењ“ дигєн урында Закон кушканча “миллєтем татар“ дип фєкать ўз кулыгыз белєн генє язарга тиешсез. Закон шулай куша. Єгєр дє ки закон куйган шартны ўтємисез икєн, бу инде алдау-йолдауларга юл кую дигєн сўз.
    Унышлар телэп, мин.

Отправить комментарий